Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
21 көн-"Сабантуй-милли бәйрәм" 25.06.2013Лагерьның соңгы көне күңелле мизгелләргә бай булды. Беренчедән, бүген чыгарылыш 11 класс укучыларының аттестат алу тантанасы узды. Икенчедән, яраткан укытучыбыз Алсу Рәшитовнаның 50 яшьлек юбилей кичәсендә катнаштык. Бирнә җыю күренешен сәхнәләштереп, лагерь сабантуен үткәрдек. Малайлар татарча көрәш бәйгесендә бил алышты, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, чүлмәк вату һәм башка уеннарда балалар катнашып, берсе дә истәлек бүләксез калмады. "Җәйге ялларны имин үткәрергә язсын!"-дигән теләктә, лагерьны ябу линейкасыннан соң өйләргә таралдык.
-
20 көн- "Универсиаданы каршылап" 24.06.2013Тиздән, бик тиздән күптән көтелгән зур вакыйга Казанда "Универсиада 2013" җәйге спорт уеннары узачак. Шул уңайдан без дә бүген лагерьның 20 көнендә кече универсиада үткәрергә булдык. Физик тәрбия укытучыбыз Руслан Рашитович белән берлектә тәрбиячеләребез безне нинди генә спорт төрләрендә сынап карамадылар. Без барысын да булдырдык. Көн ахырында ике командага бүленеп, маршрут буенча байрак эзләдек. Җиңүне "Лачын" командасы яулады.
-
19 көн -"Милли уеннар" 22.06.2013Лагерьның 19 көнен "Җырлыйк әле" конкурс-җырлы уены белән башладык. Шунда ук татар халкының җырлы-хәрәкәтле уеннарын уйнадык. "Саба" бассейнына барып сәламәтлегебезне ныгыттык. "Сугыш ветераны, хәлең ничек? акциясе кысаларында сугыш ветераны, шифаханәдә дәваланучы Нәҗип абыйның хәлен белештек. Ул безгә үз чиратында изге теләкләрен җиткерде. Авыл уртасындагы билгесез солдатка куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык, бер минут тынлык белән аларны искә алдык.
-
18 көн-"Мин-мөселман баласы" 21.06.2013
Изге җомга көнен "Мин-мөселман баласы" дип атадык. Шул уңайдан "Иманлы бала-кем ул? түгәрәк өстәл янында сөйләшү узды. Мөселман киеме, яулык бәйләү серләренә төшендек. Аннан соң мәчет белән таныштык һәм вәгазь тыңладык. Көндезге аштан соң "Озын толым" бәйгесендә кызларыбызның чибәрлектә, уңганлыкта булганлыкларын сынадык.
-
17 көн- "Туган төбәк-кадерле як" 20.06.2013"Туган төбәк-кадерле як" темасына багышланган лагерьның 17 көнен "Дөләш" чишмәсенә экскурсиядән башладык. Анда чишмәләр турында җанлы әңгәмә үтте, чишмәне чистарттык. Шунда ук эссе какканда, агуланганда беренче ярдәм күрсәтү белән таныштык. Гражданнар оборонасы буенча викторинада катнаштык. Саф һавада хәрәкәтле уеннар тагын да күңелле булды. Экскурсия вакытында төшерелгән фотолардан "Авылым-горурлыгым" газетасы чыгардык. Бу газета мәктәп музеена тапшырылачак.
-
16 көн-”Сабам минем- гүзәл ягым.” 19.06.2013Лагерьның 16 нчы көне район үзәгенә экскурсия белән башланып китте. Балалар иң беренче "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә булып, журналистлар һәм аларның вазифалары белән таныштылар. Авылдашлары телерадиокомпания директоры Әлфия Мөбәрәкова һәм Венера Закирова чыгышын тыңладылар. "Туган якны өйрәнү" музеенда кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Экскурсия "Саба таңнары" газетасы редакциясендә булу белән тәмамланды. Лагерьга кайткач, "Иң оста биюче"не билгеләделәр, бирнә җыю күренешен сәхнәләштерделәр. Лагерь диварларын үзләре төшергән кызыклы фотосурәтләр белән бизәделәр.
-
15 көн-“Һәйкәлләр ни сөйли?” 18.06.2013
Лагерьның өченче атнасы патриотик тәрбиягә багышлана. Шул уңайдан бүгенге көн - "Һәйкәлләр ни сөйли?” дип аталды. Көндәгечә зарядка күңелле узды. Файдалы иртәнге аштан соң, балаларның бер төркеме "Балалар фольклоры" турында әңгәмәгә җыелдылар. Презентация ярдәмендә барган бу чарада балалар актив катнаштылар. Кечкенәләр төркемендә "Һәрвакыт булсын кояш!" рәсем конкурсы узды. Спорт мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Шунда ук кызыклы рекордлар билгеләнде. Мәсәлән, "Иң кечкенә буй", "Иң озын борын", "Иң бәләкәй табан". Мәктәп музеенда булып, балалар янәдән хәтер яңарттылар. Авылыбыз уртасындагы билгесез солдат һәйкәлен чистарту оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре үткәргән татар халкының милли уеннары турында әңгәмә укучыларга файдалы булды
-
14 көн -"Урман хуҗалыгына сәяхәт". 17.06.2013
Бүгенге көнне укучыларыбыз зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки шушы көнгә Лесхоз бистәсенә төрле экскурсияләр билгеләнгән иде. Сихри яшеллеккә төренгән урман юлы аша бару үзе үк ни тора бит!? Иң беренче урман хуҗалыгы музеена керделәр.
-
13 көн- “Урман көне” 15.06.201313 көн- "Урман көне”н иртәнге зарядка белән башладык. Туган телебездә Татарстан Республикасы гимнын башкару безнең күңелләрне тагын да күтәреп җибәрә. Көнне дәвам итеп без медпунктта киттек.
-
12 көн - “Җырлы-моңлы балачак” 14.06.2013Шау-гөр килеп "Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры үз эшчәнлеген дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Менә бүген дә иртәнге линейка һәм зарядкалар үткәч, "Җырлы-моңлы балачак” концерт программасы куйдылар.