Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Фикер алышучылар турниры
25.10.2011
24 октябрь көнне Саба районының 6 командасы фикер алышучыларның I республика турнирының сайлап алу турына җыелдылар. Демократлар (Шәмәрдән лицее), Эрудитлар(Тимершык мәктәбе), Часы С.Дали (Саба җыелма командасы), Эзмә яшьләре (Эзмә мәктәбе), Экстрим(Кадет мәктәбе), Яңа караш( Саба гимназиясе) командалары төрле темага үз фикерләрен яклап бәхәсләштеләр. Командаларның һәр сорауга тапкыр җаваплары, югалып калмавы, тапкыр һәм заманга яраклашкан шәхесләр үсүен күрсәтте. Нәтиҗәдә, районыбыз данын республика ярышларында Саба гимназиясенең “ Яңа караш” командасы яклаячаклыгы ачыкланды. Барлык катнашучы командаларга дебатны оештыручы “ Бердәм Россия “ партиясенең истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Программа декады математики, физики, информатики. 25.10.2011

(26.10-5.11)
1. «Математическая сказка», конкурс для 5-6 классов, отв. Владимирова Резида Равиловна( в теч. декады)
2. «Геометрия в искусстве », конкурс рисунков для 6-7 классов, отв.Батыршина Лилия Назиповна (в теч. декады)
3. «О вреде курения- языком математики», классный час для 5-7 классов, отв. Галиахметова Алсу Салимовна (26.10)
4. «В поисках четвертого измерения» классный час для 10-11 классов, отв. Закирова Ильсеяр Салихзяновна (27.10)
5. «Разгадай кроссворд», конкурс для 5-9 классов, отв. Шигапова Елена Николаевна, (в теч. декады)
6. «Радио -рассказы о физике и физиках», отв. Маметов Азат Алмазович (28.10)
7. Районный семинар для учителей математики на базе ресурсного центра по подготовке к ЕГЭ (2.11)
8. Школьный тур олимпиады по математике (26.10)
9. Школьный тур олимпиады по физике (1.11)
10. Школьный тур олимпиады по астрономии (1.11)
11. Школьный тур олимпиады по информатике (27.10)
12. Районный семинар для учителей информатики (1.11)
13. «Занимательная информатика», брейн-ринг для 8 классов, отв. Иванова Алина Андреевна (3.11)
14.Конкурс ребусов для 5-7 классов, отв. Каримова Р.А. (в теч. декады)
15. «Математическая викторина», классный час, 9бкл., отв. Сальманова Розалия Габдульфартовна, (3.11)
-
Көзге бәйрәмнәр 24.10.2011

Кем ничектер, мин үзем
Яратам елның көзен.
Шәмәрдән лицеенда укучы башлангыч һәм урта сыйныфларда укучылар шушы юлларны , мөгаен Көзге бәйрәм- Сөмбелә башлангач әйтәләр.Соңгы 2 атнада актлар залының сәхнәсендә матур итеп киенгән, оста итеп чыгыш ясаган укучыларны күргәч, күңел сөенә. Нәрсәләр генә уйлап тапмый замана балалары.
“Могҗизалы яшелчәләр” конкурсына йомгак ясалды. Монда башлангыч класс укучылары катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең фантазияләренә нигезләнеп, яшелчәләрдән көзге композицияләр, букетлар, җәнлекләрне бик үзенчәлекле итеп ясаганнар.
Укучыларының “Көзге бал” бәйрәме “Көзге яфрак” конкурсы белән башланды. Барлык класслар да бик тырышып әзерләнде. Иң матур, оригиналь яфрак ясаучы 5б, 5г сыйныф укучылары булды. Сыйныфлар ясалган яфраклар белән актлар залы бизәлде. Икенче конкурс “Көзге фантазия” монда укучылар музакаль номерлар күрсәтте. Бөтен сыйныфлар да бик тырышып һәм көзге темага туры килгән номерлар әзерләгән иделәр. “Көзге бүләк”кә һәр сыйныф жюри составына сюрприз ясады, аңлатып бирде. Жюри катнашучыларга грамота тапшырды Бәйрәмнәр күңелле һәм истә калырлык булып узды.
-
Белем алуның иң яхшы юлы - уку 24.10.2011

Мәктәптә ничә еллар эшләсә дә, дәрәҗәле исемнәргә ия булса да,балаларга белем һәм тәрбия бирүче һәр укытучы 5 елга бер тапкыр курсларга барырга тиеш. Бу эш- тәҗрибәсен уртаклашу, башкаларның эшен күзәтү һәм бәяләү, өйрәнү өчен дә кирәк.
Шәмәрдән лицее укытучылары да белем күтәрү курсларына даими баралар. Октябрь аенда тарих укытучылары Галиуллина Э.И., ХамзинаА.М. курсларда булдылар. Курслар теоретик, практик эшчәнлекне үз эченә алды. Казан шәһәренең № 126, №8 гимназиясе базаларында укучыларны ГИА, ЕГЭга әзерләү тәҗрибәсен уртаклашуга юнәлдерелгән иде.Тарих, җәмгыять белеме дәреслекләрен бастыручы “Дрофа”, “Вентана-граф”, “Русское слово” нәшриятләре икенче буын стандартларына дәреслекләр тәкъдим иттеләр. Укытучылар аларга үз теләк, таләпләрен җиткерде. Курсларда узган һәр көн, лекцияләр киләчәк эш өчен файдалы, кирәкле булачак. Укучыларга белем, тәрбия бирүдә бу яңалыклар ярдәм итәр дип ышанабыз.
-
МИНИ-ФУТБОЛ 24.10.2011

22 октябрь көнне Килдебәк урта мәктәбендә укучылар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Район ярышында укучы кызлар арасында Шәмәрдән лицее командасы I урынга, егетләр арасында II урынга лаек булдылар. Командалар мактау грамоталары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Кызлар командасы район данын Республиканың зона ярышында яклаячаклар. Аларга уңышлар телибез!
-
Мини футбол ярышы 20.10.2011

19 октябрь көнне Шәмәрдән лицеенда мини футбол ярышы булды. Монда 6 мәктәп укучылары катнашты: Курсабаш, Явлаштау, Шекше, Эзмә, Иштуган. I урынны Шәмәрдән лицее кызлары һәм малайлар командасы алды. Шекше мәктәбенең кызлар командасы II урын алды. Котлыйбыз! Алдагы сынауда да уңышлар телибез!
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уенының республика этабы 18.10.2011

"Аҗаган" хәрби-спорт уенының республика этабы Казан шәһәрендә булып үтте. Безнең мәктәп укучылары да укытучылары Вәлиуллин Д. М. белән әлеге чарага бик ныклап әзерләнде. Яшь патриотлар төрле турда сынау үттеләр: чын хәрби хезмәттәгечә каршылыклар полосасын үтү, автомат сүтеп-җыю, сорауларга җаваплар бирү һәм башка биремнәрдә актив катнаштылар. Үзләренең көчләрен спортта, зирәклектә, стройда басып тору, стройда йөрү, төз ату буенча сынадылар. Галямутдинова Язилә медицина буенча II урын, разведчик Васильев Динар II урын, төз атучы Сәйфетдинов Аскар III урын, “Азбука морзе” турында Биктимиров Рамил II урын алдылар. Уналты район арасында лицей командасы алтынчы урынга лаек булдылар.
-
Осенний бал для учащихся 5-х классов 18.10.2011

18 сентябрь көнне 5 сыйныф укучыларының “Көзге бал” бәйрәме булып узды. “Көзге бал” бәйрәме “Көзге яфрак” конкурсы белән башланды. Барлык класслар да бик тырышып әзерләнде. Иң матур, оригиналь яфрак ясаучы 5б, 5г сыйныф укучылары булды. Сыйныфлар ясалган яфраклар белән актлар залы бизәлде. Икенче конкурс “Көзге фантазия” монда укучылар музакаль номерлар күрсәтте. Бөтен сыйныфлар да бик тырышып һәм көзге темага туры килгән номерлар әзерләгән иделәр. Ахыргы конкур “Көзге бүләк”. Һәр сыйныф укучылары көзге бүләкне жюри составына аңлатып бирде. Ахырда жюри барлык катнашучыларга грамота тапшырды. “Көзге бал” бик күңелле үтте.
-
Укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге
17.10.2011
15 октябрь көнне Килдебәк һәм Саба гимназиясе мәктәпләре базасында укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте.Укучы егетләр арасында Шәмәрдән лицее командасы 1 урынга, кызлар арасында II урынга лаек булдылар. Командаларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук егетләр һәм кызлар арасында иң яхшы уенчыларны да билгеләделәр. Кызлардан Шөгаепова Алсу (10 б) , егетләрдән Шакиров Ильдар (10 б) иң яхшы уенчылар дип табылды. Иң яхшы тренер исеменә Шәмәрдән лицееның укытучысы Газизов Дамир Илнурович лаек булды.
-
“Могҗизалы яшелчәләр” конкурсы 14.10.2011

Лицейда көз фасылына карата бәйрәмнәр башланып китте. Бүген “Могҗизалы яшелчәләр” конкурсына йомгак ясалды. Монда башлангыч класс укучылары катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең фантазияләренә нигезләнеп, яшелчәләрдән көзге композицияләр, букетлар, җәнлекләрне бик үзенчәлекле итеп ясаганнар. Әлбәттә, аларга урыннар да билгеләнде. Шулай ук "Көзге бал" бәйрәмен үткәрергә әзерлек эшләре алып барыла.














