Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 311 312 313 314 ( 315 ) 316 317 318 319 320 >>
-
Безнең киләчәгебез кадерле
14.10.2011
Замана елдан - ел катлаулана бара. Тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания кешелекнең тамырына балта чаба. Ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре тоеп үсү, белемгә тартылу максатыннан, бүген 11нче класс укучылары наркоманиягә каршы төрле чаралар күрсәтте. Чөнки наркомания - илебез, милләтебез иминлегенә куркыныч янаган афәт. Алар наркотикларның организмга китергән зыяны турында күп мәгълүмат әзерләгәннәр. Барысының максаты шул: кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга, спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән шөгыльләнергә. Безгә наркотиклар кирәкми, чөнки безнең яшисебез, бәхетле буласыбыз килә, диләр алар.
-
Тәмәке белән бергә тартучы да яна 13.10.2011

Бүген тәрбия сәгате 9нчы класс укучылары белән актлар залында үтте. Тәрбия сәгатенең уңышлы ягы шул булды: алар үзләре тәмәкенең организмга күпме зыян салуы турында күп мәгълүмат туплап, тәмәкегә каршы төрле чаралар әзерләгән иде. Кечкенә скетчлар, шигырьләр, җырлар укучыларга йогынты ясамый калмагандыр. Тәмәке белән бергә тартучы да яна, дигән бит халык мәкале дә.
-
Педиатр киңәшләре 12.10.2011

Бүген, 12 октябрьдә, 5-8 сыйныфларның сыйныф сәгатьләре актлар залында узды. Бу җыелышка Шәмәрдән шифаханәсе педиатры Галимзянова Наҗия Ахмадулловна килде. Наҗия Ахмадулловна укучыларга дөрес туклану, ОРЗ авыруына каршы саклану чаралары турында сөйләде. Сыйныф сәгате кызыклы һәм файдалы узды.
-
КАИ кунаклары белән очрашу 12.10.2011

11 октябрь көнне өлкән сыйныфлар өчен актлар залында КГТУ им. А.Н. Туполева университеты вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашу “Кая укырга керергә?”- дигән сорауга җавап бирү максатыннан уздырылды. Укучылар университет тарихы, андагы факультетлар һәм университет тормышы белән таныштылар. Бу очрашуда укучылар үзләренә мәгълүмат алдылар һәм бик канәгать калдылар.
-
Интернет-конкурс «Школьный дизайн» 11.10.2011

Ученики 2Б (кл.рук.Салахиева Л.М), 2 Г (кл.рук.Байгузина Г.Ю.), 3Г (кл.рук.Шакирова Л.Т.), 3Д (Шарипова А.И) участвовали в интернет-конкурсе «Школьный дизайн» , организованном сайтом «Страна мастеров». Работы, представленные в конкурсе, смогли увидеть ученики нашей школы на выставке, организованной на 3 этаже (блок начальных классов)
-
“КЭС-БАСКЕТ” 08.10.2011

Команда Шеморданского лицея заняла I место на зональном соревновании по Школьной баскетбольной лиги “КЭС-БАСКЕТ” среди юношей. Поздравляем их и желаем удачи!!!
-
Укытучыларыбыз бәйрәме 08.10.2011

Лицеебызда укучылар көче тарафыннан Укытучылар көненә багышланган бәйрәм булып узды. Укучылар остазларына булган хөрмәтен концерт номерлары аша җиткерделәр. Бәйрәм укытучыларга багышланган шигырьләр белән башланып китте. Яраткан мөгаллимнәренә багышлап матур җырлар яңгырады. 2г класс җитәкчесе Гөлназ Юсуповна укучылары белән мәктәп тормышыннан күңелле күренешләр әзерләде. Укытучылар көне бик күңелле һәм истә калырдай булды. Мөгаллимнәребез күрсәтелгән кадер-хөрмәттән бик канәгать калдылар. Үзләрен шушындый җаваплы, изге эшкә багышлаган барча укытучыларга күп сабырлык, сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
-
зональные отборочные соревнования по кэс-баскет 08.10.2011

8 октября прошли зональные отборочные соревнования по кэс-баскет,где команда юношей и команда девушек прошли отборочный турнир на районные соревнования заняв первые места по баскетболу. участвовало 6 команд. Руководителями и ответственными за проведение соревнований: Газизов Дамир Ильнурович,Хусаинов Данияр Динисламович, Рахманов Инсаф Рамилович.
-
“Ватан” конкурсындагы җиңүләр
07.10.2011
5-6нчы октябрьдә Саба мәдәният йортында “Ватан” конкурсына республикабызның 11 районыннан сәнгатькә гашыйк укучылар җыелган иде. Бу көнне аларны Казан шәһәреннән килгән жюри бәяләде. 6нчы октябрьдә лицейдан “Күңелле балачак” квартеты һәм Вафина Зилия нәфис сүз номинациясендә чыгыш ясады. Кызлар ансамбле диплом белән бүләкләнде, ә менә Вафина Зилия (җитәкчесе Шакирова Альфира Әхәтовна) Казан шәһәрендә узачак “Ватан” республика сәнгать конкурсының йомгаклау турында чыгыш ясау бәхетенә ия булды. Аңа зур уңышлар теләп калабыз!
-
Аҗаган- 2011 06.10.2011

Теләче районы Сауш урта мәктәбе базасында “Аҗаган”- республика хәрби- спорт уенының зона этабы булып үтте. Анда 6 районнан иң көчле командалар гына җыелган иде. Районда беренче урынны алган лицей укучылары (команданың җитәкчесе- ТИН укытучысы Вәлиуллин Д. М.) әлеге “Аҗаган” уенында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Монда яшүсмерләргә, шулай ук кызларга да үзләрен Россия солдаты сыйфатында күрсәтергә, бирелгән биремнәрне тырышып үтәргә кирәк иде. Анда укучыларны җитезлектә, өлгерлектә, булганлыкта сынадылар. Лицеебыз командасы әлеге уенда сынатмадылар, гомуми зачетта II урынга лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Алда аларны республика ярышы көтә. Алдагы сынауда да уңышлар телибез!














