• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Новости

Кабатланмас мизгелләр

Опубликовано: 10.11.2011

   Көндәлек мәшәкатьләре һәм истәлекле вакыйгалары белән уку елының 1чиреге дә тәмамланды. Кабатланмас күпме вакыйгалар артта калды, искә төшерик әле. Уку елы башында лицеебыз белән яшь энергияле һәм заман белән бергә атлаучы директор Вафин Рөстәм Әхмәт улы җитәкчелек итә башлады. Сентябрь аенда күмәк көч белән бакчадан көзге уңыш җыелды, кышка әзерләү өмәләре үткәрелде.

  Көн саен булып торган бәла-каза һәм фаҗигалардан соң уйланырга мәҗбүр итә.Үз иминлегебез үз кулыбызда, аны саклау күп вакыт үзебездән тора, сүзләрен аңлату өчен, Шәмәрдән лицеенда янгын сүндерүчеләр, МЧС белән берлектә уку тревогасы узды. Уку тревогасы сигналы яңгырауга, лицей бинасыннан  укучы,укытучы, хезмәткәрләр урамга ашыкты.  6  минутта халык эвакуацияләнде. Рапортлар тапшырылгач, лицейда дәресләр дәвам итте.

  Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Шәмәрдәндә урнашкан төрле оешма, предприятие эшче, җитәкчеләре белән очрашу- әңгәмәләр дә узды.

    Спортта да уңышлар бар: мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Район ярышында укучы кызлар арасында Шәмәрдән лицее командасы I  урынга,  егетләр арасында  II урынга лаек булдылар.  Командалар мактау грамоталары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Кызлар командасы район данын Республиканың зона ярышында яклаячаклар. Шәмәрдән лицее егетләр командасы   мәктәп баскетбол лигасы зона ярышларында “КЭС-БАСКЕТ”  1 урын яулады.     

   "Аҗаган" хәрби-спорт уенының республика этабы Казан шәһәрендә булып үтте. Безнең  укучылар да укытучылары Вәлиуллин Д. М. белән әлеге чарага бик ныклап әзерләнде. Яшь патриотлар төрле турда сынау үттеләр: чын хәрби хезмәттәгечә каршылыклар полосасын үтү, автомат сүтеп-җыю, сорауларга җаваплар бирү һәм башка биремнәрдә актив катнаштылар. Үзләренең көчләрен спортта, зирәклектә, стройда басып тору, стройда йөрү, төз ату буенча сынадылар. Галямутдинова Язилә медицина буенча II урын, разведчик Васильев Динар II урын, төз атучы Сәйфетдинов Аскар III урын, “Азбука морзе” турында Биктимиров Рамил II урын алдылар. Уналты район арасында лицей командасы алтынчы урынга лаек булдылар.

   Шәмәрдән лицеенда укучылар Көзге бәйрәм- Сөмбелә бәйрәмендә актив катнаштылар.Актлар залының сәхнәсендә матур итеп киенгән, оста итеп чыгыш ясаган укучыларны күргәч, күңел сөенә. Нәрсәләр генә уйлап тапмый замана балалары.

  “Могҗизалы яшелчәләр” конкурсына йомгак ясалды. Монда башлангыч класс укучылары катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең фантазияләренә нигезләнеп, яшелчәләрдән көзге композицияләр, букетлар, җәнлекләрне бик үзенчәлекле итеп ясаганнар.  

    Укучыларының  “Көзге бал” бәйрәме “Көзге яфрак” конкурсы белән башланды. Барлык класслар да бик тырышып әзерләнде. Икенче конкурс “Көзге фантазия” монда укучылар музакаль номерлар күрсәтте. Бөтен сыйныфлар да бик тырышып һәм көзге темага туры килгән номерлар әзерләгән иделәр. “Көзге бүләк”кә һәр сыйныф жюри составына сюрприз ясады, аңлатып бирде.  Өлкән класс укучылары КВНы бик оста оештырылган, бүгенге укучы, мәктәп тормышын яктыртты.Актлар залы гөрләп торды.

    Укытучылар тәҗрибә уртаклашып эшли.Ресурс үзәге планы буенча район информатика, математика укытучыларына лицеебыз укытучылары укучыларны БДИ, ГИАга әзерләү, яңа стандартлар буенча белем бирү темасына дәресләр, мастер класслар күрсәттеләр.

    Укучыларыбыз төрле яктан сәләтләрен үстерә.Укучыбыз Вафина Зилия “Ватан” конкурсының район этабында 1 урын яулады. Ул 11 район арасында 1 урын яулап, республика финал ярышларында 3 урынны алды.Ул Г. Тукайның “Чын илә ялган” шигыре һәм татар халык иҗатыннан “Көй каян барлыкка килгән?” риваятен башкарды. Җитәкчеләре- Шәмәрдән лицее китапханәчесе Шакирова Альфира,Шәмәрдән сәнгать мәктәбе музыка укытучысы Харрасов Рушат. Укучыларыбыз үз чыгышлары белән Укытучылар көнендә, Өлкәннәр көнендә дә чыгыш ясап безне сөендерәләр.

   Укуны, хезмәтне һәм сәнгатьне бергә бәйләп яши безнең лицеебыз.

        Шәмәрдән лицее тарих укытучысы

        Галиуллина Энҗе



К списку новостей