Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Финал конкурса "Учитель года" 15.02.2012

Вчера, 14.02.12г., прошёл II тур конкурса «Учитель года». Финалисты провели классные часы и мастер-классы. Учитель Кильдебякской школы Мунира Солтанбековна в 7 г классе провела классный час на тему «Какой он успешный человек?»
-
XIV Республиканская математическая олимпиада 15.02.2012

11.02.2012 в Сабинской гимназии проходил I тур XIV Республиканской математической олимпиады среди 6-х классов, в котором приняли участие 14 учащихся из 6 Б и 6 В классов. Семеро участников (6 В – 5 человек, 6 Б – 2 человека) прошли в финал и примут участие во II туре, который будет проходить в г. Казань. Желаем успехов!
-
ДЕНЬ СВЯТОГО ВАЛЕНТИНА 14.02.2012

Всемирно известный праздник, День Святого Валентина, или день всех влюбленных, отмечается 14 февраля. Поздравляем всех с этим прекрасным тёплым и светлым праздником! Дарите друг другу улыбки, считайте минуты до встречи! Огромного счастья вам и светлой судьбы! Любите и будьте любимы не только в этот день, но и всю жизнь!
-
Хәрби - патриотик тәрбия айлыгы 14.02.2012

Февраль - укучыларга патриотик тәрбия бирүне камилләштерү, яшүсмерләрне Ватанны сакларга әзерләү максатыннан хәрби - патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Бу уңайдан лицейда бик күп чаралар үткәрелә, спорт уеннары һәм башка төрле күп кенә конкурслар планлаштырыла. Бүген Валиуллин Дилүс Миндельевич җитәкчелегендә дә автомат сүтү- җыю, турникта тартылу һәм ату буенча ярышлар булып үтте. Барлык төр ярышлар буенча да аерым нәтиҗәләр ясалды, урыннар чыгарылды.
1 урын- Руслан Гаврилов;
2 урын- Гатауллин Илнур;
3 урын-Хәйретдинов Ленар.
-
Бөек Ватан сугышы һәм интерноционалист сугышчылар белән очрашу 14.02.2012

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Бүген сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез - сугыш ветераннары һәм интерноционалист сугышчылар бездә кунакта булдылар.
Ветераннар укучыларга тыныч тормыш һәм бәхет-сәламәтлек теләделәр. Хәзерге заман мөмкинлекләреннән файдаланып, төпле белем алыгыз дигән теләктә калдылар. Тыныч тормышта яшәүнең кадерен белергә чакырдылар.
-
“Ел укытучысы -2012 “ конкурсы дәвам итә 14.02.2012

Укытучы- мөгаллимнәр арасында ел саен төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелә.Аларда катнашучыларны төрле яклап сыныйлар, һөнәри осталыкларын бәялиләр һәм эш тәҗрибәсен өйрәнәләр. Бу укытучылар өчен үз-үзеңә бәя бирү, эш- тәҗрибәңне күрсәтү, яңа эш алымнары өйрәнү өчен дә әһәмиятле.
Быелгы “Ел укытучысы -2012 “ конкурсына да январь аенда старт бирелде. Барлык мәктәп турында җиңүче укытучылар район этабының беренче турында үз предметлары буенча ачык дәресләр күрсәттеләр. Матур һәм эчтәлекле, тормышчан дәресләр күрсәткән 5 укытучы икенче турга узды. Алар:
Шәмәрдән лицееның башлангыч класслар укытучысы Назмутдинова Энҗе Рафиковна,
Килдебәк урта мәктәбе рус теле укытучысы Хилалетдинова Мөнирә Солтанбәковна,
Саба гимназиясе башлангыч класслар укытучысы Багавиева Гөлшат Нәкыйповна,
Олы Кибәче урта мәктәбе технология укытучысы Галиәхмәтова Илмира Мөдәрисовна,
Саба кадет интернат- мәктәбе информатика укытучысы Галихуҗина Гөлназ Фәридовна.
Район этабының икенче турына узган укытучылар 14 февраль көнне Шәмәрдән лицеенда тәрбия сәгатьләре һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
-
Гашыйклар көне 14.02.2012

Изге Валентин – Гашыйклар көнен аеруча яшьләр зарыгып көтә. Берничә ел элек килеп кергән бу бәйрәмне инде “татарчалаштырып”, Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Әлеге бәйрәм мәктәпләрдә дә билгеләп үтелә хәзер. Традиция буенча лицейда матур итеп бизәлгән тартмачык куелды. Аны укучылар бик көтеп алды һәм үзләренең чын йөрәктән язылган валентинкаларын тартмачыккка "яудырдылар" , ә ул үз чиратында открыткаларны ияләренә тапшырыр. Барлык гашыйкларны Изге Вәли көне белән котлыйбыз!
-
Китапханәче белән чираттагы очрашу 13.02.2012

Шәмәрдән балалар китапханәчесе Гатиятова Надия Ринатовнаның лицей укучылары белән чираттагы очрашуы 1б сыйныф укучылары белән булды. Ул балалар өчен чыгып килгән газета- журналлар буенча кызыклы чара үткәрде. Укучылар бик кызыксынып табышмакларга җавап эзләделәр, уеннар уйнадылар. Газета- журналлар турында кызыклы мәгълүмат алдылар һәм язылырга да теләк белдерделәр. Надия Ринатовна аларны китапханәгә чакырды, ә укучылар аңа зур рәхмәт әйттеләр.
-
Тәмәке белән бергә тартучы да яна 10.02.2012

9 нчы февральдә Шәмәрдән лицееның 4а сыйныфында «Тәмәке белән бергә тартучы да яна» темасына тәрбия сәгате үтте.(сыйныф җитәкчесе Закирова Г.И.) Тәрбия сәгатенең максаты - тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү иде. Укучылар, тәрбия сәгате барышында, тәмәкенең зыяны турында бик күп гыйбрәтле мәгълүматлар алдылар, сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлегенә тагын бер кат ышандылар.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл 10.02.2012

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләрме әле? Менә безнең лицеебызда да балаларны сәламәт үстерү өчен бик күп эшләр эшләнә, укучылар спорт белән шөгыльләнергә бик яраталар. Шуларның берсе булып, әлбәттә, чаңгыда йөрү тора. Быел да Хәрби- патриотик ай кысаларында 5-11нче сыйныф укучыларын чаңгы юллары ярышка дәште. Чаңгы ярышы бик күңелле үтте. Спортны яратыйк, дуслар!














