Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Татар теленнән ДЙА (ГИА) буенча республикакүләм семинар 16.04.2013

12 нче апрельдә Актанышта татар теленнән ДЙА (ГИА) буенча республикакүләм семинар булды. Бу җыелышта Саба районы укытучылары да - Сабаның кадет мәктәбеннән Гайнуллина Л.Ф., Шәмәрдән лицееннан Сабирова Р.А., Мулласалихова Г.Г. катнашты. ДЙА буенча күпмедер аңлату эшләре булганнан соң, укытучыларның сорауларына министр урынбасары Мостафин Д.М. җавап бирде.
-
«Талант – дар или труд?» 15.04.2013

8 апреля 2013 года, с учащимися 6 г класса было проведено открытое внеклассное занятие «Талант – дар или труд?» Занятие проходило в форме классного часа в режиме импровизации и имело коммуникативный и аналитический характер. Целью данного мероприятия было помочь учащихся выработать определенную систему отношений к своим способностям, формировать такие качества личности, как целеустремленность, труд, воля и вера в себя.
-
Межрегиональный семинар 15.04.2013

В пятницу, 12апреля, в городе В.Поляны, на базе средней общеобразовательной школы №5, прошёл межрегиональный семинар «Проектирование и реализация школьной модели духовно – нравственного развития и воспитания в соответствии с ФГОС. Опыт. Проблемы. Перспективы», в которой приняли участие учителя нашего лицея Якупова М.Н. и Шайхова Л.А. Участники семинара делились опытом, обсуждали проблемы. Спасибо организаторам семинара!
-
Татар милли театр сәнгатен өйрәтүдәге уңышларыбыз 15.04.2013

Лицеебызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галимова Л.В., Сабирова Р.Ә. Республикакүләм милли балалар театр фестивалендә катнаштылар. Аларга яшь буынга татар милли театр сәнгатен өйрәтүдәге уңышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
“Туган телем –шагыйрьләр теле” 15.04.2013

12 нче апрель көнне Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында “Туган телем –шагыйрьләр теле” республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. 7г сыйныф укучысы Хөсәенова Сөмбелә (укытучысы Сабирова Р.Ә.) “Р.Миңнуллин иҗаты үзенчәлекләре” секциясендә чыгыш ясап, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
«Толерантность – дорога к миру и согласию» 13.04.2013

Вчера, 12.04.13г, в Шеморданскую поселковую библиотеку были приглашены учащиеся 8г класса (кл.рук. Садыйкова Л.Р.). Завбиблиотекой Глебова Л.Е. и библиотекарь Дмитриева Е.А. провели час толерантности «Толерантность – дорога к миру и согласию» . Учащиеся узнали много интересного о толерантных и интолерантных качествах. В конце провели викторину «Мы ждём тебя, Универсиада».
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе 12.04.2013

Шәмәрдәндә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелде. Акцияне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галимова Л.В. һәм Сабирова Р.Ә. оештырдылар. Акциядә мәктәп укучылары гына түгел, шәмәрдәнлеләр дә актив катнашты.Укучылар хастаханә, кибет, китапханә, МЧС һәм полиция хезмәткәрләре, тегүчеләр, пешекчеләр белән очрашып, интервью алдылар.
-
Татар теленнән мастер-класс 12.04.2013

Билгеле булганча, лицеебыз федераль мәйданчык базасы булып тора. Быелгы уку елында инде өченче тапкыр лицей республикадан,чит өлкәләрдән укытучылар кабул итә.8 нче апрельдә Киров өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан укытучылар чакырылды. Башка дәресләр белән рәттән, аларны татар теле дәресләре дә кызыксындырды. Алар өчен татар теле укытучысы Мулласалихова Г.Г. мастер-класс үткәрде. Мари һәм удмурт милләтеннән булган хезмәттәшләребез татар теле белән үз телләре арасында күп кенә уртаклыклар булуын әйттеләр. Татар әдәбияты, аның тарихы турындагы сорауларына да җавап алдылар. Гомумән, татар теленә ихтирам белән караган кунакларга үзебезнең дә ихтирамыбыз артты.
-
Ачык дәрес 12.04.2013

Киров өлкәсеннән, Удмуртиядән килгән укытучылар алдында Шәмәрдән лицее укытучылары ачык дәресләр күрсәтәләр. ОБЖ укытучысы Вәлиуллин Д.М. 10г сыйныфы укучылары белән “Янгынны китереп чыгаручы сәбәпләр, аларны булдырмау чаралары” дигән темага дәрес үткәрде. Күрше өлкәләрдән килгән укытучылар әлеге дәреснең бик ошавын әйттеләр һәм рәхмәт белдерделәр. Соңыннан, Делюс Миндельевич кунакларны “Патриотик тәрбия бирү” музеендагы экспонатлар һәм аларның тарихы белән таныштырды.
-
М.Н.Моряков исемендәге республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе 12.04.2013

Лениногорск шәһәрендә М.Н.Моряков исемендәге республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Конференциядә безнең лицеебыздан 11 нче сыйныф укучысы Идрисова Алинә (җитәкче Хаева Д.И) катнашты һәм III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Шулай ук конференциядә катнашучылар өчен шәһәр буенча сәяхәт һәм нефтьчеләр музеена экскурсия оештырылган иде.Без, конференциядә катнашучылар, бу чарага бик теләп кушылдык һәм һич тә үкенмәдек. Музейда нефть чыгару тарихы белән таныштык, нефтьчеләр турында бик күп мәгълүмат алдык.Экскурсия ахырында истәлекле фоторәсемгә төштек.Канәгатьләнү хисләре кичереп өйләребезгә таралыштык.














