Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме!
01.09.2015
Мәктәп юлы- хезмәт юлы,
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елын
Башлаган бу иртә!
Бүген, 1нче сентябрь-Белем бәйрәме мәктәбебездә тантаналы төстә үтте.Кыңгырау чыңы балаларны тәүге дәрескә дәшеп чыңлады.Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез, сезгә ныклы сәламәтлек,эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар теләп калабыз!
-
"үз мәктәбеңә булыш!" акциясе 31.08.2015

-
Лагерьнең соңгы көне 24.06.2015

Бүген лагерьны ябу тантанасы булып узды, бу тантанага бик күп кунак чакырылган иде. Аларның арасында – Шүрәле карт, Убырлы карчык, Патша, Патша кызы, Казан каласыннан чакырылган артистлар да бар иде. Алар барысы бергә лагерьга йөрүче балалар белән күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, төрле-төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Лагерьга йөрүче укучылар ГТО нормаларын тапшырып, спортның кайсы юнәлешендә өлгер булуларын ачыкладылар.Көндезге аштан соң зур сабантуй оештырылды. Укучылар төрле уеннар уйнап күңел ачтылар, бер генә укучы да читтә калмады.Лагерь тантаналы рәвештә ябылды, лагерь флагы төшерелде. укучылар кабат очрашулар теләп өйләренә таралдылар.
-
"Кояшкайда" күңелле яллар 23.06.2015

Бүген балалар ИП "Ахметшин" автомойкасына сәяхәт ясадылар. Мойка хуҗасы Ирек Ахметшин машина юу серләрен өйрәтте, машина юып күрсәтте, биредә булган җиһазларлар белән таныштырды. Балалар үзләре дәкызыксынып машина юып карадылар.Биредә балаларга бик ошады. Көн азагында көндәлек эшкә йомгак ясалып,”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде..
-
"Кояшкай" ял лагереның унтугызынчы көне. 22.06.2015

-
"Кояшкай"да сәяхәтләр көне
18.06.2015
"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Чөнки барлык шартлар да тудырылган: тәмле ашау, күңелле, файдалы уеннар, яхшы тәрбиячеләр. Бүгенге көндә дә төрледән-төрле чаралар узды. Иртәнге аштан соң ООО "Саба"" Сатыш №1" филиалына сәяхәткә бардылар. Сәяхәт барышында кымыз ясау цехына, утлап йөрүче атлар карап сөенеп кайттылар. Төшке аштан соң бадминтон уены оештырылды. Уен бик кызык барды . Җиңүче команда билгеләнде.Бүгенге көннең иң актив укучылары билгеләнде.
Хезмзт һәм ял лагерена йөрүче укучылар да мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм ООО "Саба" филиалында эшләделәр. Көн файдалы һәм кызыклы үтте.
-
"Кояшкайда" файдалы һәм күңелле яллар 17.06.2015

“Бер, ике, өч – бездә бөтен көч!” дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде. Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар. Әйбәтләп кулларын юганнан соң, балалар иртәнге ашны ашап алдылар. Көндезге аштан соң Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырылды, балалар урман музеенда булып андагы экспонатлар белән таныштылар, Нургали Миннехановның эшчәнлеген күреп үзләрендә табигатькә карата уңай мөнәсәбәт уяттылар. "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп тимераякларда шуып,күңелле ял иттеләр.
-
"Кояшкай" ял лагерьның 13 нче көне. 16.06.2015

-
Бүген "Кояшкай" ял лагерының 12 нче көне 15.06.2015

-
"Кояшкайда" Россия көне 12.06.2015

Һәр иртә Татарстан гимны астында флаг күтәрү белән башланып китә. Бүгенге көн дә нәкъ шулай яхшы кәеф белән тулы состафта башланып китте.Россия көне уңаеннан отрядларда рәсем конкурсы үкәрелде. Балалар һәрьяклап үзләренең белем һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Мәктәбебезнең физика укытучысы Рәдиф абыйлары җитәкчелегендә физика серләренә төшенүне дәвам иттеләр. Наратлыкка экскурсия вакытында , туган як табигатенең матурлыгына, байлыгына сокландылар. Көндезге аштан соң, балаларның сәламәтлеген камилләштерү максатыннан чыгып, "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар бүгенге көннән бик кәнәгать булып, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.









