Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Олимпиадалар башланып китте
21.09.2015
21 нче сентябрьдан мәктәп туры олимпиадалары башланып китте. Бүген укучылар экономика фәненнән олимпиадада көч сынаштылар.
-
Тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре
21.09.2015
2-11 нче сыйныфларда тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сөйләшүләр үткәрделәр.Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан үткәрелгән әлеге сөйләшү файдалы үтте.
-
"Без бүгеннән Варислар!" 15.09.2015

15 нче сентябрь- Варислар туган көн. Шушы уңайдан бүген мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучыларын "Чишмәкәй" балалар берлегенең Варисларына кабул иттеләр.Укучылар тантаналы төстә тырышып укырга, тәртипле булырга, Варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз бирделәр.
Мәктәп радиосы аша тәнәфесләрдә Варислар турында мәгьлумат бирелде,җырлар тапшырылды.
-
Шефлык эше дәвам итә. 12.09.2015

Яшь Тимурчылар яңа уку елында үз эшләрен башлап җибәрделәр. 5 нче сыйныф укучылары бу уку елында авылыбызда урнашкан һәйкәл-обелискка шефлык итәләр.
-
Бөтендөнья грамоталылык көне 08.09.2015

Бүген Бөтендөнья грамоталылык көне билгеләнеп үтелде.Шул уңайдан классларда укучыларның грамоталылык дәрәҗәләре бәяләнде.
-
"Тормыш- изге эшләр өчен бирелгән" 08.09.2015

"Көзге шәфкатьлелек айлыгы" кысаларында китапханәче Гильманова А.Н. "Чишмәкәй" балалар берлеге эзтабарлары белән "Тормыш- изге эшләр өчен бирелгән" дип аталган класстан тыш чара үткәрде.Кичәнең төп максаты- укучыларда шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү иде.
-
Экологик дәрес 07.09.2015

Айлык план нигезендә 5-8 нче сыйныфлар өчен бүген химия- биология укытучысы Хасанова В.Р.бердәм экологик дәрес үткәрде.Укучылар кабат экологик белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
"Күңелле стартлар"уены 05.09.2015

Бүген, 5 сентябрь көнне, "Парк һәм скверлар көне" уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә , физкультура укытучылары Ахметов А.Х., Ахметшин И.И. "Күңелле стартлар" уены үткәрделәр. Уенда "Бөркетләр" һәм "Дуслык" командасы көч сынашты.Уеннар матур җырлар белән үрелеп барды. Уен "Дуслык" командасының җиңүе белән тәмамланды.Молодцы, укучылар!
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге
04.09.2015
2нче сентябрьдан мәктәбебездә түгәрәкләр эшли башлады. Бу уку елында "Хореография", "Оста куллар", "Умартачылыкта оста куллар","Баскетбол","Ф утбол" түгәрәкләре эшли.
-
Рәсемнәр конкурсы 03.09.2015

3 сентябрь көнне мәктәптә "Экстремизмга каршы көрәш чаралары" айлыгы кысаларында рәсемнәр конкурсы үткәрелде.Укучылар үзләренең уй-теләкләрен, фикерләрен рәсемнәр аша җиткерделәр.









