Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Турникта тартылу ярышы
11.02.2016
Гражданлык һәм хәрби- патриотик тәрбия бирү айлыгы планы нигезендә бүген турникта тартылу ярышы булып узды. Ярыш 52/45 нәтиҗәсе белән I ротага җиңү китерде.Молодцы,егетләр!
-
Парламент дәресе
10.02.2016
10 нчы февраль көнне тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Марданова С.Х. "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт."дигән темага Парламент дәресе үткәрде.Укучыларга аңлаешлы рәвештә әлеге төшенчәләргә бәяләмә бирелде. Гражданин буларак укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында мәгьлумат алдылар.Дәрестә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф.катнашты.
-
Музыкаль калейдоскоп
10.02.2016
"Татарның атаклы композиторлары һәм аларның музыкаль әсәрләре" темасына үткәрелгән кичәдә укучылар күп кенә композиторлар һәм аларның әсәрләре белән таныштылар.Соңыннан викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Сак булыгыз-грипп! 09.02.2016

Укучыларга грипп һәм аннан саклану чараларын үз эченә алган видеофильм күрсәтелде.Фильм бик күп файдалы киңәшләргә бай иде.Әлеге киңәшләрне истә тотсак-авырмабыз! Сәламәт булыйк,дуслар!
-
Музейга сәяхәт. 09.02.2016

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан,тарих фәне укытучысы Марданова С.Х.музей буйлап сәяхәт оештырды.Әлеге сәяхәт укучыларга бик файдалы һәм кызык булды.
-
"Оста куллар" түгәрәгендә. 08.02.2016

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар 23 нче февраль- Ватанны яклаучылар көненә әзерләнә башладылар.Бүләк өчен крючок белән брелоклар ясыйлар.Бүләкләр күз явын алырдай матур.Молодцы,укучылар!
-
Пневматик мылтыктан ату ярышы
06.02.2016
Айлык план нигезендә бүген 2 рота арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары булып узды.Кызлар да егетләр дә командалары өчен тырышлык күрсәттеләр.Җиңү- I нче ротада булды.
-
Булачак беренчеләр мәктәптә! 06.02.2016

2016-17нче уку елында беренче сыйныфка укырга керүче балалар мәктәпкә килеп,мәктәп тормышы белән танышып киттеләр.Аларга бигрәк тә технология,информатика,химия кабинетлары,спортзал,актлар залы,китапханә,музейлар ошады.Алар инде бүгеннән укучы булырга теләк белдерделәр.
-
Спартакиада тәмам.
06.02.2016
Кышкы спартакиада тәмам.Гомуми исәп буенча Саба районы командасы 3 нче урынга лаек булды.Ярышларда катнашкан коллегаларыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Кызлар арасында волейбол ярышы
04.02.2016
Айлык план нигезенә таянып, ОБЖ фәне укытучысы Ахметов А.Х.кызлар арасында волейбол ярышы үткәрде.Ярыш II нче рота кызларының җиңүе белән тәмамланды.Молодцы,кызлар!









