Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Язгы шәфкатьлелек"атналыгы дәвам итә
18.04.2016
"Язгы шәфкатьлелек" атналыгы дәвам итә.Бүген хореография түгәрәге җитәкчесе Галиева А.Ф. 5-8 нче сыйныф укучылары белән берлектә флешмоб үткәрде.Укучылар чын күңелдән биеп ял иттеләр.
-
Г.Тукай әсәрләре сәхнәдә.
18.04.2016
Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары югары сыйныф укучыларына Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.4 нче сыйныф укучылары "Эш беткәч уйнарга ярый", 3 нче сыйныфлар "Кызыклы шәкерт", 2 нче сыйныфлар" Фатыйма белән сандугач",1 нче сыйныфлар "Бала белән күбәләк" шигырьләрен сәхнәләштерделәр.Укучылар үзләрен чын артистларча тоттылар .Молодцы, укучылар!
-
"Күңелле стартлар"
18.04.2016
"Язгы шәфкатьлелек" атналыгы кысаларында бүген физкультура фәне укытучысы Ахметов А.Х.1-4 нче сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" спорт уены уздырды.Уенда 2 команда "Ак барс" һәм "Рубин" командалары көч сынашты.Җанатарлар уенчыларга көч биреп торды.Уен "Рубин" командасы җиңүе белән тәмамланды.Молодцы,укучылар!
-
"Язгы шәфкатьлелек "атналыгы
16.04.2016
16 нчы апрельдән "Язгы шәфкатьлелек" атналыгы башланып китте.Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары хореография түгәрәге җитәкчесе Галиева А.Ф.белән берлектә флошмоб үткәрде. 5-8 нче сыйныф укучылары Солтанов А.Н.җитәкчелегендә "Күңелле стартлар" уенында катнаштылар.Атналык күңелле башланып китте.
-
Г.Тукай һәм музыка. 15.04.2016

Халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан сәнгать фәне укытучысы Солтанова Р.Ф.5-8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Г.Тукай һәм музыка" дип аталган музыкаль калейдоскоп үткәрде.Кичә барышында шагыйрь Г.Тукайның иҗаты кабат искә төшерелде.Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар,аларның язылу тарихларына туктанылды.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 15.04.2016

1-8 сыйныф укучылары арасында Халык шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган рәсем ясау конкурсы игьлан ителде. Әлеге конкурста укучылар актив катнаштылар.
-
8нче сыйныфта әти-әниләр җыелышы 14.04.2016

Бүген 19.00 сәг.8 нче сыйныфта әти-әниләр җыелышы булып үтте. Әти-әниләрне ОГЭ бирүгә таләпләр һәм укучыларның әзерлекләре белән таныштырдылар.
-
"12 апрель-космонавтика көне" 12.04.2016

Ю.Гагаринның космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан Рахимов Р.М. укучылар белән видеофильм карау һәм викторина үткәрде.Укучылар Ю.Гагарин,космонавтлар,космонавтика турында кызыклы материал алдылар.
-
"108 минут Ю.Гагарин белән!" 12.04.2016

Бүген, 12 апрель,космонавтика көне. Шушы уңайдан Солтанова Р.Ф. башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә космос,космонавтика темаларына багышланган җырлар өйрәнделәр.
-
"Ю.Гагарин космоста!" 11.04.2016

Бүген Гильманова А.Н. 5-7 нче сыйныф укучылары арасында "Ю.Гагарин космоста !" баш астында рәсемнәр конкурсы оештырды.Күргәзмәдәге эшләрне укучылар яратып карадылар.









