Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Сәламәт яшәү рәвеше 12.07.2016
Төрле хәрәкәтле уеннар баланың үсешендә мөһим урын алып тора.Алар пространствода ориентлашуга өйрәтә,бер-береңә бәрелми йөрү күнекмәләре үстерә, җитезлекне тәрбияләргә ярдәм итә. Фотода 5 нче төркем балалары саф һавада хәрәкәтле уеннар вакытында.
-
ЛЕГО мавыктыра 04.07.2016
Җәйне барлык балалар да сагынып көтеп ала. Җылы комда рәхәтләнеп уйнап була. Тик җәйнең дә җилле яңгырлы көннәре бар. Андый көндә урамга саф һавага чыкмый торабыз. Тик шулай күңелсезләнеп ятмыйбыз. Лего бүлмәсенә кереп, конструктордан, һәртөрле лего уенчыкларыннан төрле биналар, кызыклы предметлар, җәнлекләр төзибез. Әлеге шөгыль кызыклы вакыт үткәрү, ял итү чарасы гына түгел, ә башны уйлату, фикерләү сәләтен, хәтерне яхшырту өчен бик кирәк.
-
Әкияти математика 01.07.2016
Балаларда танып белүне, логик фикерләүне үстерү, санау күнекмәләрен ныгыту максатыннан “әкияти математика” дигән шөгыль уздырылды. Балаларда үзләренең таныш әкият геройларын күрү зур кысыксыну уятты. Балалар тәрбияче Низамиева Р.В. биргән кызыклы сорауларга бергәләп җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр.
-
Комлыкта 30.06.2016
Нәниләрнең иң яраткан шөгыльләре - комлыкта уйнау. Ком төрле тәҗрибәләр, эзләнүләр аша үзенең төрле сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге генә бирми. Ул балада уңай хисләр тудыра, табигатъне өйрәнүгә кызыксыну, кайгырту теләге формалаштыра. Саф һавада вакытта 3 төркем Гөлия Ринатовна җитәкчелегендә, комнан сарайлар ясады. Балаларга төрле сыннар, комнан фигуралар ясау бик ошады. Ком сарайлары бик матур килеп чыкты.
-
Комлыкта уйнау файдалы 30.06.2016
Бу атнада 4 нче төркем балалары Айсина Айратовна җитәкчелегендә комнан төрле манаралар, биналар ясады. Әлеге шөгыль һәр баланың күңеленә хуш килде. Ә 5 нче төркем кызлары Гарифуллина Алинә, Яруллина Рәзинә, Саитова Саида, Шарафиева Гөлнара, Вафина Регина,җитәкчеләре Рәзилә Вазиховна белән вулкан турында күп мәгълүмат алдылар. Алар аны комнан ясап та карадылар. Лава урынына, су һәм таш кулланылды.
-
Котлыйбыз! 29.06.2016
Шушы көннәрдә тәрбияче Багавиева Гөлия Ринатовна "Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле" дигән темага авторлык программасы алды. Без педагогны әлеге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм зурдан зур уңышлар теләп калабыз.
-
Күңелле стартлар 29.06.2016
Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Шуңа күрә дә, балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең төп бурыч булып кала. Буген зурлар төркеме балалары саф һавада җитезлектә сыналдылар, балалар тәрбияче Низамиева Р.В., музыка җитәкчесе Сафина М.Ш. белэн спорт уеннары уйнадылар. Балаларга эстафеталар, төрле каршылыкларны үтү бик ошады, һәрберсендә алар кызыксынып һәм теләп катнаштылар. Спорт уеннары балаларны берләштерә, дуслыкны ныгыта, бүген дә алар бер-берсе өчен җан атып тордылар.
-
Милли уеннарыбыз 27.06.2016
Уеннар-халык ижат жимеше ул. Алар һәрвакыт халыкнын үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Бик борынгы заманнарда яшәгән әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше уеннарга әйләнеп, безнең заманнарга килеп җиткән. Әлеге уеннарны без балалар бакчасында да яратып уйныйбыз. Мэсэлэн, "Буяу салыш", "Гөлбану", "Йөзек салыш", "Ак калач" уеннары балаларның уйлау сәләтен, физик һәм акыл үсеше өчен бик кирәк. Рәсемдә, икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Гиззатуллина А.А. бүгенге халык уеннарын уйнаган вакытлары.
-
Чишмәгә экскурсия 23.06.2016
Мәктәпәчә яшьтәге балаларны туган ягы, туган төбәге белән, аның тарихы, табигате белән таныштыру, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү без өлкәннәрнең төп бурычы. Шушы уңайдан беренче, икенче кечкенәләр һәм зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән чишмәгә экскурсиягә бардылар. Чишмәнең килеп чыгу тарихы, аның исеме белән таншытылар, чишмә суы җир астыннан чыгуын,аның чиста, саф, үтәкүренмәле, салкын булуын күзәттеләр. Чишмәнең суы мул булуын, аның тирәсен һәрдаим чистартып, тазартып торырга кирәклегенә төшенделәр, тирә- юньдә булган чүп-чарларны җыйдылар. Кечкенә генә чишмәләрнең зур елагаларга, елагаларның диңгезләргә, диңгезләрнең океаннарга барып тоташулары балаларга җиткерелде. Әйләнә-тирәбезнең гүзәллеген, матурлыгын, чисталыгын саклауга кешеләр үзләре җаваплы булуы аңлатылды.
-
Без-нәни артистлар. 16.06.2016
15 июнь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме А.Алишның “Сертотмас Үрдәк” әкиятен караганнан соң, әкият геройлары белән якыннан таныштылар. Балалар курчакларны хәрәкәтләндерү, ширма артында тоту күнекмәләренә өйрәнделәр.