Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Саф һавада 26.05.2016
Уен чыныктыра, тәрбияли, өйрәтә, уен баланы рухи яктан үстерә. Балалар бакчасына килүнең беренче минутыннан алып тантаналы чыгарылыш кичәсенә кадәр бала белән төрле уеннар уйнала. Кечкенәләр өчен педогогикада аннан да яхшырак ысул әлегә уйлап табылмаган. Бакчабызның биләмәсендә балалар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган, заманча җиһазландырылган уен мәйданчыгы бик уңайлы һәм җәлеп итеп тора.Уен – һәр баланың табигый шөгыле. Ул балага укырга мөмкинлекләр ача, аның физик һәм акыл ягыннан үсешенә уңай йогынты ясый. Ә иң мөһиме: уен баланы башка балалар үз эшен яхшырак башкарырга булыша.
-
20.05.2016
Атна дәвамында һәр төркемдә ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Тәрбиячеләр әти-әниләргә балаларның уку елы дәвамында алган белемнәрен презенация ярдәмендә күрсәттеләр, ә уртанчылар - мәктәпкә әзерлек төркеме ( тәрбиячеләр Низамиева Р.В., Ахметшина А.Г.) интегральләшкән бердәм эшчәнлек әзерләделәр.
-
Коллективная аппликация "Весенний ковер" во второй младшей группе 20.05.2016
Во второй младшей группе состоялось творческое занятие по аппликации «Весенний ковер» (воспитатель Ахметшина А.Г.) .Очень красивые весенние «солнечные» цветы растут на территории нашего детского сада. Наши воспитанники захотели сделать эти цветы из бумаги. Посмотрите, что у нас получилось. Целью этой деятельности является: закрепить умение создавать части коллективной композиции. Упражнять в симметричном расположении изображений на квадрате и полосе, в различных приемах вырезывания. Развивать эстетические чувства (композиции, цвета, ритма) и эстетическое восприятие. Воспитывать любовь к природе и бережное отношение к ней.
-
Чәчәкләр утыртабыз 18.05.2016
Яшәсен бу туфракта җирнең
Һәр үләне, чәчәге, куагы.
Ни әйтсәң дә, без бит – җир хуҗасы
Тугел дуслар – аның кунагы.
"Балачак" балалар бакчасының керү юлында менә шундый чәчәклек ясарга ниятлибез.
-
Төркемнәрдә әти-әниләр җыелышлары үтте 14.05.2016
Бакчабызда 13 май - гаилә бәйрәме көнне әти-әниләр җыелышлары үтте. Әлеге көнгә туры килүе очраклы түгел һәм шул уңайдан әти-әниләребезне уен-викториналарда сынап алдык. Шулай ук, бергә тупланган вакытта тәрбиячеләр балаларның өйрәнгән яңа һөнәрләре, алган белемнәре, үзләштерүләре хакында сөйләделәр, алда көтеләсе бурычларны ассызыкладылар.
-
14.05.2016
Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, балаларга әхлак тәрбиясе бирү, балаларның күп төрле табигать күренешләре турындагы күзаллауларын киңәйтү.,күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын үстерү максатыннан бакчабызда даими эш алып барыла. Бакчабыз бик матур яшеллек арасында урнашкан. Биләмәне тузганак чәчәкләре әйләндереп алды һәм без балалар белән рәхәтләнеп саф һавага чыккач аларга сокланабыз. Күзәтудән соң балалар әлеге темага карата рәсемнәр дә ясыйлар. Мәсәлән, 1 нче кечкенәләр төркеме (тәрб. Багавиева Г.Р.) балалары "чәчәк аланындагы" күбәләкләрне буяп, аннары ябыштырып үзенчәлекле ысул белән панно ясадылар. Әлеге матурлыкны сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Батырларга мәңге дан! 11.05.2016
Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
Җиңү көне алдыннан без икенче кечкенәләр һәм зурлар төркеме балалары белән мәңгелек ут янында булып, батырларыбызны искә алдык!
-
Җиңү парады 10.05.2016
Җиңү килде җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Сабада Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парад һәм бәйрәм демонстрациясе үтте. Безнең коллектив бердәм булып әлеге олы чарада тәүге тапкыр катнашып, шарлар, чәчәкләр тотып чыкты.
-
КӨТЕП АЛГАН ҖИҢҮ КӨНЕ! 06.05.2016
9 нчы май... Җиңү көне... Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, ләкин яшь буынга тынычлык бәхетен, батырларыбызны онытырга ярамаганлыгын төшендерү безнең төп бурычыбыз булып тора!
-
КӨТЕП АЛГАН ҖИҢҮ КӨНЕ! 06.05.2016
Бәйрәмебез традицион рәвештә батырларыбызны искә алып, аларга 1 минутлык тынлык игълан итеп, патриотик җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Кызлар башкаруында "Синий платочек" җырына куелган бию сугыш чорындагы мизгелләрне күзалларга ярдәм итте.