Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛИБЕЗ! 06.05.2016
Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык. Бу көн һәрберебез өчен бик кадерле һәм безнең бурыч яшь буынга тынычлыкның мөһимлеген төшендереп үстерү. Әлеге максат белән без "Балачак" балалар бакчасында БӨЕК ҖИҢҮ көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттек. Уртанчылар - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары нәниләргә, бакча хезмәткәрләренә бәйрәм уңаеннан зур концерт әзерләделәр. Җырлы-биюле патриотик чараны "Һәрвакыт булсын кояш!" җыры белән тәмамлаганнан соң балалр белән бергәләшеп урамга чыгып, тынычлык билгесе шарларны кояшлы күккә очырдык. Бу символик гамәлебез балалар күңелләрендә озакка уелып калыр һәм алар туган яктагы тынычлыкның кадерен белеп үсәрләр дигән өметтә калабыз!
-
Без бәйрәмгә әзер! 05.05.2016
Җиңү көне уңаеннан бакчабызда зур әзерлек эшләре барды. Уртанчылар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе Мәдинә Шәүкатовна белән чәчәкләр һәм тынычлык билгесе- күгәрченнәр ясадылар.
-
Саба ипподромына сәяхәт 29.04.2016
Бүген, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик дулкынландыргыч мизгелләр кичерделәр, чөнки без Саба ипподромында булып, чабышкы атларны күзәттек. Атлар барысы да бик зифа һәм матур, аларны тәрбияләүчеләр арасында безнең бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре дә бар. Игнатова Кира Николаевна, мәсәлән, ипподромда инструктор булып эшли. Ул һәр атның холкын белеп, аларны бик яратып тәрбияли, шуңа да һәрберсе турында бик кызыклы итеп сөйләде. Бу сәяхәт балаларга бик мавыктыргыч булды, беренчедән алар атлар тормышы белән һәм аларны караучы һөнәре белән таныштылар, үзара дустанә аралашып, бердәмлек хисе тәрбияләнде.
-
УРМАН - ЗУР БАЙЛЫК! 29.04.2016
Бүген көнебезне сәяхәтләргә багышладык. Иртәнге яктагы бердәм эшчәнлекләрне үткәргәннән соң, зур автобуска утырып, балалар белән Сабаның Бөрә урманына юл тоттык. Табигать почмагына баруыбыз юкка түгел, бу атна тематик план буенча "Урман-зур байлык" исеме астында булды. Шуңа да, сәяхәтебез, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә аңлы ,сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, күзәтүчәнлекне,үз фикереңне әйтә белү, чагыштыру күнекмәләрен үстерү максатында үтте. Бөрә буенда балалар белән язның килү билгеләрен, агачларның үзгәрүен,аларда бөреләрнең уянуын, язгы чәчәкләрне күзәттек.
-
Саба ипподромына сәяхәт 29.04.2016
Ипподромда бик кызыклы. Атлар үзләренең зифалыгы, матурлыгы, көчлелеге белән балаларны гына түгел, ә безне дә таң калдырды. Бүгенге сәяхәтебез барыбызга да позитив, яхшы кичерешләр бүләк итте.
-
Без чисталык өчен! 28.04.2016
Бакчабыз бик матур урында, Сабаның иң югарылыгында урнашкан. Биредә бакчабызны зифа буйлы агачлар уратып алган һәм тирә ягыбызны чисталыкта тоту - безнең мөһим бурычыбыз булып тора. Шушы көннәрдә без коллектив белән биләмә янындагы юл кырыйларын чүптән арындырдык.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 27.04.2016
Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы Г.Тукайның 130 еллыгын билгеләгән көннәргә туры килүе очраклы гына түгел. Балалар һәм бакча хезмәткәрләре әдипнең туган көне уңаеннан әти-әниләр өчен әдәби-музыкаль чара әзерләдек. Әкияти геройлар чыгышларыннан соң, бакча мөдире "Балачак"ның бүгенге тормышы һәм алда күздә тотылган эшләр хакында сөйләде, яз айларында башкарасы эшләрне әйтеп чыкты.
-
Бишек җыры 27.04.2016
Әдиби -музыкаль чара Г.Тукайның тормыш юлын тасвирлап, кызыклы сюжетлар, биюләр белән үрелеп барды. Икенче кечкенәләр төркеме кызлыры башкаруындагы "Бишек" җыры әти-әниләргә бик ошады.
-
Бала белән күбәләк 27.04.2016
Барыбызгы да таныш булган "Бала белән күбәләк" шигырен Мәликә белән Регина сөйләп, кызлар чәчәкләр һәм күбәләкләр биюен башкардылар.
-
Г.ТУКАЙ безнең күңелләрдә 26.04.2016
Г.Тукай тууына 130 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан оештырылган чарада безнең "Балачак" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары "Шүрәлеләр" биюен башкардылар. Музыка җитәкчесе Мәдинә Шаукатовна куйган биюне тамашачы яратып кабул итте.