Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Кызыклы сәяхәт 16.06.2016
Бүген, 16 июнь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Багавиева Г.Р. белән «Мавыктыргыч матурлыкка сәяхәт” дигән темага район электр челтәре оешмасына экскурсия ясадылар. Сәяхәт оешманың капка алдындагы матур фонтан белән башланып китте һәм оешманың биләмәсендә дәвам итте. Балаларны электр челтәре хезмәткәре кранчы Нуруллла абый каршы алды, ул балалар бик матур итеп әңгәмә уздырды, барысын да аңлатырга тырышты, иң мөһиме элетр челтәрендәге саклану чаралары турында тәфсиллләп сөйләде. Безнең сәяхәтчеләрне оешма коллективы бик җылы каршы алды. Аларга бик зур рәхмәт!.
-
Лего белән уйнау күзаллауны арттыра 14.06.2016
Иң кечкенәләр төркеме балалары леголар белән төркемдә генә уйнап калмыйлар, ә һәрдаим робототехника кабинетына кереп, зур һәм йомшак модульләр, леголар белән бик теләп уйныйлар. Балалар, берсеннән-берсен уздырып, төрледән-төрле төзелешләр төзиләр: өйләр,машина өчен гараж, коймалар,башнялар... Балалар леголар белән уйнап кулларның моторикасын, күзаллауларын, уйлау сәләтләрен үстерәләр. Балалар төркемгә зур кәнагатләну хисләре белән кайталар.
-
10.06.2016
9 июнь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме ”Табигатьнең зур китабы” дигән темага саф һавада экологик экскурсия ясадылар. Балалар бик кызыксынып агачларны, бөҗәкләрне күзәттеләр, кошлар сайравын тыңладылар, чүпләрне җыйдылар. Экскурсия балаларга бик ошады. (Тәрбияче Багавиева Г.Р.)
-
Компьютер мавыктыра 10.06.2016
Бүген компьютер – телевизор һәм телефон кебек үк гадәти әйбер. “Бала һәм компьютер” сүзтезмәсе дә инде берәүне дә шаккаттырмый. Киресенчә, балалар аны тизрәк үзләштерә, мәктәпкә барганчы ук компьютер белән “дуслаша”. Компьютер баланың акыл үсешенә ярдәм итә, хәтерен һәм игътибарын яхшырта. Шуның өчен безнең балалар бакчасында атнага 2 тапкыр зурлар төркеме балалары тәрбияче Низамиева Рәзилә Вазиховна белән компьютер кабинетында Power Point программасында төрле рәсемнәр ясыйлар, төрле презентацияләр ярдәмендә авазлар өйрәнүдә, математика буенча белемнәребезне тикшергәндә кулланалар .Әлеге шөгыльләр балаларга бик ошый.
-
“Табигатьнең яшь сакчылары - Эколятлар бәйрәме” 09.06.2016
Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә 2 нче – 11 нче июнь көннәрендә Дөньякүләм тирә - юньне саклау һәм эколог көненә багышланган зур чаралар үткәрелә. Шул нияттән, бүген, Байлар Сабасының 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы биләмәсендә, Сабаның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары җыйналып, үзләренең чын эколог булып үсүләрен күрсәттеләр. Әлеге “Табигатьнең яшь сакчылары -Эколятлар бәйрәме” чарасы табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты "Эколята – Дошколята" кысаларында үткәрелде.
-
“Табигатьнең яшь сакчылары - Эколятлар бәйрәме” 09.06.2016
Чара бик күңелле, төрле уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән әкияти геройлар – Чыршыкай, Шаянкай, Акыллыкай, Тынычкай, Шүрәле, Каенкай – барысы да балаларны төрле кызыклы биремнәрдә сынадылар: балалар чүпләрне аерып җыйдылар, табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, сайрауны тыңлап кошларның исемнәрен атадылар һәм башкалар. Бәйрәмдә Байлар Сабасының һәр балалар бакчасы музыка җитәкчеләре балаларның күңелләрен ачтылар, биеттеләр, җырлаттылар, бирем үтәгән саен кызыклы музыкаль тәнәфес ясадылар. Күңелле тамашадан соң бәйрәмнең кульминацион өлеше – яшь экологларның антын әйтеп, гимн җырлап “эколята-дошколята”га багышлау тантанасы булды. Әлеге чара балалар күңелендә эле озак сакланыр һәм алар табигатьнең чын сакчылары булырлар дигән теләктә калабыз!
-
Чәчәкләр көне 09.06.2016
7 июнь көнне, 1 нче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбияче Багавиева Гөлия Ринатовна) “Чәчәкләр көне” үткәрделәр. Балалар төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясадылар. Менә шундый чәчәкле матур алан килеп чыкты.
Чәчәкләрем ал гына,
Ал гына да бал гына,
Аңкып тора хуш исе,
Нинди матур хуш исле.
-
Гомуми әти- әниләр җыелышы. 09.06.2016
9 июнь көнне әти- әниләр өчен чираттан тыш җыелыш үткәрелде. Җыелышта Ак Барс мед директоры Гумеров Рафаэль Ильдарович һәм район хастаханәсе баш балалар педиатры Гайнуллина Ильмира Гусмановна катнашты.
Рафаэль Ильдарович үзләренең эшчәнлеге, мед.полисларны алу тәртибе, аларны куллану тәртибе, өстенлекләре белән таныштырды. Әти- әниләрнең сорауларына җавап бирде. Шулай ук анкеталар тутыртып районда медицина ярдәменә карата әти- әниләр фикерен белде.
Ильмира Гусмановна куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балалар сәламәтлеген кайгыртырга, прививкаларны вакытында ясатып барырга, авыртып китк ән балаларны бакчага китерерг ә ярамавы, балалар бакчасында күрсәтелергә тиешле медицина ярдәме турында тәсфилләп аңлатты. Шулай ук әти- әниләрне ң сорауларына җавап бирде.
Мөдир Халитова Флюзия Рафаиловна барлык әти-әниләрне Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллегеннән килгән хат белән таныштырды һәм аларны булдырмау чараларын аңлатты. “Игътибар! Ачык тәрәзә һәм балалар!” темасы буенча аңлату эшлэре алып барды.
ЕСИА белән таныштырды. Барлык гаиләләргә дә дәүләт порталына кереп, авторизация үтәргә кирәклеген аңлатты. Инструкция балалар бакчасының сайтында, “Әти- әниләр өчен” бүлегенә куелуын әйтте.
Бакчабызда август аенда ясле төркеме җыелачагы, теләгән балаларның балалар бакчасына электрон чиратка басарга мокинлек булуын, әле чиратка басу өчен урыннар булуын әйтеп үтте.
Гомуми җыелышта балалар бакчасындагы хезмәткәрләргә һәм әти-әниләргә балаларның сәламәтлеген саклау, аларны хәвеф- хәтәрләрдән саклау өчен бөтен чараларны күрергә һәм үтәргә кирәк дигән карар кабул ителде.
-
Экологик тәрбия 05.06.2016
Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык булсын өчен балаларга кече яшьтән үк экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Моның өчен без балалар төркемнәрендә аерым шартлар тудырдык, экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына яшь үзенчәлегенә туры килерлек карабодай гөле (бегония), йөзьяшәр (алоэ), яран, бриофиллюм, традесканция кебек бүлмә гөлләре утырттык. Балалар көн дә гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарта, су сибә, тузанын сөртә. Табигатьтә hәм табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләребезне дә сабыйларны кызыксындырырлык итеп оештырырга омтылабыз. Алар анда бик теләп эшли. Яз көне клумбалар hәм яшелчә түтәлләре әзерләү, үсентеләр, яшелчәләр утырту, су сибү, аларның ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясау – менә шундый эшләр белән мәшгуль без.
-
Кызыклы тәҗрибәләр 05.06.2016
Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Рәсемдә икенче кекенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Гиззатуллина А.А. белән бөҗәкләрне күзәтәләр.