Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Сабантуе - хезмәт туе! 02.06.2016
Әлеге бәйрәм балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру, үзара дуслашу һәм берләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милли спорт уеннарына кызыксыну уяту максатыннан оештырдык. Сабантуй йоласы буенча иң, элек, бәйрәмне гармунчылар парады ачып җибәрде. Соңыннан, мәйданыбыз түрендә, зурлар төркеме балалары сабан батырларына багышлап музыкаль сәламләү композициясе башкардылар.
-
1 июнь - балаларны яклау көне! 02.06.2016
1 июнь балаларны яклау көне Балачак балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен зур бәйрәм булды. Әлеге матур көнне без үзенчәлекле үткәрергә уйлап, балалар өчен милли бәйрәмебез - САБАНТУЙ үткәрдек. Иртәнге яктан ук, әти-әниләрне сабыйлары белән капка түреннән бирнәләр белән, күңелле сабантуйга багышланган җырлар белән каршы алдык. Балалар да, кичтән үк якыннары белән әзерләгән бирнәләре белән, күчтәнәчләре белән килделәр һәм озак та көттермичә зур бәйрәмебез башланып та китте. Әлеге тамашаны “Саба дулкыннары” телевидениясе дә төшерде һәм эфирга ул 3 июнь көнне, сәг. 17.30 га чыгачак дип көтелә. ТВ эфирларын күзәтеп барыгыз һәм карарга онытмагыз!
-
Уеннарыбыз гөрләп барды! 01.06.2016
Заманча биюләр, САБАНТУЕНА багышланган җырлардан соң бәйрәмнең кульминацион өлешенә дә күчтек. Балалар матур итеп бизәлгән спорт мәйданчыгына уздылар һәм милли уеннарыбыз башланып та китте. Һәр төркем балалары “Су ташу”, “Капчык сугышы”, “Калак белән йомырка ташу”, “Таяк тартышу”, "Чүлмәк вату", "Капчык киеп йөгерү", “Эстафета”, “Аркан тарту”, “Көрәш” кебек уеннарда катнашып күңел ачтылар. Бәйрәмдә бер бала да бүләксез калмады, әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре ярдәме белән тупланган бирнәләр сабантуй рухын тагы да күәтләп күңелләрне күтәрде. Музыка җитәкчесе Сафина Мәдинә Ш., физик культура инструкторы Закирзянова Айгөл Р. Һәм тәрбиячеләр тарафыннан оештырылган әлеге чара балалар күңелендә озак сакланыр дигән теләктә калабыз.
-
Малыши познают мир 31.05.2016
Всем известно, что излюбленным местом игр малышей является песочница. Особенно с удовольтвием проводят время на свежем воздухе детки ясельной группы. Вместе с воспитателями Исламовой Р.Р и Шагиевой Л.Р. детки познают мир, играют разные игры, развиваются и укрепляют свое здоровье.
Детские игры в песочнице - это традиционные детсадовские игры, одобренные педагогами, наверное, всех времен и народов. Как и любые игры, они развивают фантазию, тактильные (сенсорные) ощущения ребенка, закрепляют в них разные навыки (например, при ролевых играх - в машинки, в гараж, в магазин).
-
"Балачак"та мөдирләр җыйналды 31.05.2016
31 нче май көнне "Балачак" балалар бакчасында "Балалар бакчасында укыту – тәрбия эшен федераль дәүләт таләпләренә туры китереп эшләү үзенчәлекләре” темасына бакча мөдирләре семинары булып үтте. Семинарны район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгече Гөмәрова Луиза Мәҗит кызы алып барды һәм бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәҗел саналган мәсъәләләргә тукталып, аларны чишү юллары хакында ассызыклап китте. Шулай ук, Луиза Маҗитовна тәрбия өлкәсендә булган яңалыклар, яңача укыту программасы төзүдә булган үзенчәлекләр белән, җәйге айлардагы эшчәнлек барышы белән таныштырды. Ул үз чыгышында балалар бакчаларының еллык план төзүдә булган уңай һәм кимчелекле якларны билгеләп үтте, 2015-2016 нчы уку елында үткәрелгән чараларга йомгак ясады, билингваль балалар бакчаларына булган таләпләрне әйтте, "Электрон укыту” системасында балалар бакчалары сайтларының эшләнүенә анализ ясады, алда торган эшләр: яңа уку елына әзерлек, территорияне бизәү, отчетларны тапшыру тәртибе белән таныштырды.
-
31.05.2016
Уважаемые родители! С 1 июля 2016 года на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru планируется реализация услуги «Назначение основной и дополнительной компенсаций части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательных организациях, реализующих образовательную программу дошкольного образования» (далее - Услуга) с возможностью подачи заявления и получения Услуги полностью в электронном виде, без необходимости личного обращения в органы социальной защиты. Инструкцию по авторизации через ЕСИА на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан вы можете найти на официальном сайте нашего детского сада
-
Күзәтү мавыктыра 27.05.2016
Эшчәнлекләрдә алган белемнәрне, үз куллары белән ясаган тәҗрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияли, гадәти әйберләрдә дә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга, эзләнергә өйрәтә.Бакчабыз нәкъ табигатнең кочагында утырганлыктан, балалар белән күзәтүләрне үткәрү бик уңайлы. Икенче кечкенәләр төркеме бу көннәрдә, бик кызыксынып, биләмәбезнең еш кунагы кәҗә белән "дуслашты. Балаларга экологик белем hәм тәрбияне без халык уеннары аша да алып барырга тырышабыз. «Болар нинди агач?», «Бу кайсы агач яфрагы?», «Уйлап кара әле» h. б. ш. дидактик, хәрәкәтле, татар халык уеннарын даими кулланабыз.
-
Саф һавада физкультура 27.05.2016
Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим.Шуны истә тотып иртәнге гимнастика көндәлек үткәрелеп килә. Быелгысы уку елыннан гимнастика һәм физик культура шөгыльләре өчен ак футболка, кара шортик һәм чешкалар булдырылды. Ә җәһге чорга күчкәч, иртәнге гимнастика һәм физик тәрбия бирү саф һавада үткәрелә. Балаларны төрле уеннар, эстафеталар үткәреп җәлеп итәргә тырышабыз, моның өчен велосипедларны куллану нык ярдәм итә. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.
-
Уку елына йомгак ясалды 27.05.2016
Бүген, “Узган 2015-2016 уку елын без ничек уздырдык?” темасына чираттагы, уку елына йомгаклауга багышланган педкиңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә өлкән тәрбияче Вафина Л.И. ел дәвамында үткәрелгән чараларга, план нигезендә үткән күзәтүләргә нәтиҗәләр ясады, педагоглар алдында куелган бурычларның үтәлеше һәм башка педагогик процессларның барышы, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлеген тикшерүгә уздырылган диагностика нәтиҗәләре белән таныштырды, тәрбиячеләрнең эшләнгән эшләре буенча, программа үтәлешләре буенча, (мониторинг) отчетлары (диаграммалар, тестлар, фото – күргәзмәләр һ.б.) буенча йомгак ясады. Бакча мөдире Халитова Ф.Р. балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә эш планы үтәлешенә аналитик, чагыштырулы нәтиҗәләр ясады, тәрбиячеләр алдында куелган бурычларны тагын бер кат ассызыклап үтте. Педкиңәшмәдә җәйге белем һәм тәрбия, сәламәтләндерү – профилактик юнәлештә эшчәнлекнең планы кабул ителде һәм елның җылы вакытына көндәлек режим, бердәм эшчәнлек челтәре расланды.
-
Акция по сбору макулатуры " Соберем макулатуру- сохраним дерево! 26.05.2016
В эти дни в нашем детском саду прошла акция "Соберем макулатуру - сохраним дерево!" , где с большой активностью участвовали как и сотрудники детского сада, так и родители наших воспитанников. Выражаем огромную благодарность всем участникам акции, ведь этими сколькими килограммами макулатуры можно спасти дерево, достаточно всего лишь 100 килограмм. Для предотвращения нежелательного исхода, а также для спасения зелёных насаждений, в России акция действует постоянно, которая относится к каждому жителю. Её суть, заключается в том, чтобы: убедить людей бережно относится к природным материалам и ресурсам, в том числе и бумаге; не выбрасывать ее в мусор, а проводить регулярный сбор и сдачу в соответствующие службы; заниматься переработкой и производством из вторичного сырья; уменьшить вырубку деревьев.Если кто не знает, сколькими килограммами макулатуры спасают дерево, то достаточно всего лишь 100 килограмм. К примеру, всего лишь один обычный офис, в котором работает 10 человек, за год может вырабатывать не менее тонны бумажных отходов, если это вторсырье сдать на переработку и вторичное производство, то можно: сохранить 10 деревьев; сэкономить 20 000 литров запасов воды; получить 1000 кВт электроэнергии; а, главное, уменьшить опасные для природной среды выбросы СО2 на 1700 кг.