Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Студентлар белән очрашу 06.02.2016

Бүген бездә кунакта мәктәбебезне төрле елларда тәмамлап, югары һәм махсус һөнәри белем бирү йортларында белем алучы студентлар булды. Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, студент тормышы белән таныштылар. Студентлар исә мәктәптә укыган елларын искә төшереп, төрле конкурсларда үзләрен сынадылар.
-
"Батырлар турында сөйләшәбез" 02.02.2016

1нче февральдән мәктәбебездә Хәрби-патриотик айлык башланып китте. Бүген 6 нчы класс укучылары "Батырлар турында сөйләшәбез" дигән тема астында музейга сәяхәт кылдылар. Сыйныф җитәкчесе Шарифуллина Г.А. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Әфганстан һәм Чечняда солдат бурычларын үтәгән якташларыбыз , тыл батырлары турында сөйләде.
-
И, газиз туган телем! 01.02.2016

Бүген, 1 нче февраль көнне, 5 нче сыйныфта "И, газиз туган телем!" дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Класс сәгате "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Прием заявлений для зачисления ребенка в 1 класс 01.02.2016

Уважаемые родители будущих первоклассников!
С 1 февраля начинается прием заявлений от родителей на зачисление ребенка в первый класс на 2016-2017 учебный год.
Информируем вас о необходимости наличия учётной записи ЕСИА для подачи заявлений в школу через Республиканский Портал Госуслуг. Вся информация о регистрации на портале:https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
С правилами приёма в школу сможете познакомиться на сайте нашей школы.
-
Тимурчылык эше 30.01.2016

5-8 нче сыйныф укучылары Югары Шытсу авылында яшәүче Суфия әбинең хәлләрен белеп, карларын көрәделәр.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 72 ел 27.01.2016

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйга санала. 871 көн дәвам иткән әлеге мәхшәр кайтавазы әле бүген дә үзен сиздерә. Әлеге вакыйганы искә алу көне уңаеннан, тарих укытучысы Нуриахметова Д.Р. 6-7 сыйныф укучылары белән чара үткәрде.
-
"На страже Отечества" 25.01.2016

Ватанны саклаучылар көненә багышланган "На страже Отечества" рәсем конкурсының район турында җиңеп, 8 класс укучысы Галимова Йолдызның эше республика этабына үтте.
-
"Дулкыннар" конкурсында 23.01.2016

Шагыйрә К.Булатованың 80 еллыгына багышланган "Дулкыннар" Республика бәйгесенең район туры узды. Әлеге бәйгедә "Нәфис сүз" номинациясендә 7 класс укучысы Гиниятова З., 5 класс укучысы Хабибуллин А., "Рәсем" номинациясендә Галимова Й., Гумерова Р. катнаштылар. 3 класс укучысы Гумерова Р. эше республика турына үтте.
-
Кошларга ярдәм 19.01.2016

2 сыйныф укучылары укытучылары Рамазанова Р.В.белән бергә "Юный помощник" дәрестән тыш эшчәнлегендә кошларга җимлекләр ясадылар. Канатлы дусларыбызга кышкы салкыннарны, усал җилләрне җиңәргә булыша алуларына балалар бик шат.
-
Классные часы "Что мы знаем о фашизме" 18.01.2016

Сегодня в 5,7 классах прошли классные часы, посвященные 70-летию Международного военного трибунала в Нюренберге.











