Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Җиңүчеләр 29.04.2016

Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләт»кә нур булган йолдызлар» республикакүләм ачык әдәби бәйгесе “Сәләт” яшьләр оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр һәм Спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бу бәйгегә 350-дән артык гариза кабул ителеп, финалга 45 эш үткән. 28-нче апрель көнне, «Сәләт» йортында язучылар һәм журналистлар катнашында түгәрәк өстәл һәм бүләкләү тантанасы үтте.
Безнең укучыларыбыз Гыйниятова Зәлия һәм Әхтәмҗанова Алинә 12-14 яшьлекләр арасында “Проза” номинациясендә 2-3 урынга, ”Драма” номинациясендә Гыйниятова Зәлия 2 урынга лаек булып, Диплом һәм Г Камал исемендәге Академия һәм Драма театрына “Галиябану” спектаклен карарга чакыру билеты алып кайттылар. Җитәкчеләре - Мусина Җ.Х.
-
Балаларның ышаныч телефоны 28.04.2016

Халыкара Балалар телефоны көне уңаеннан классларга буклетлар, ышаныч телефоны турында информацияләр өләшенде. Материаллар класслардагы стендларга куелды.
-
Европа иммунлаштыру атнасы 27.04.2016

Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында 7 класс активистлары "Мифы и факты об иммунизации" дип исемләнгән буклет эшләделәр һәм укучыларга тәкъдим иттеләр.
-
Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру 27.04.2016

Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 15 еллыгы уңаеннан классларда тәрбия чаралары үтте. Мусина Җ.Х 7 сыйныф укучылары белән "Табигать сулышы " дип исемләнгән ачык чара уздырды, 5 -8 сыйныф укучылары мәктәп тирәсен җыештырдылар, "Хәнәфи кое"сын чистарттылар.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2016

26 апрель - бөек шагыйрь Г. Тукай туган көн. Шул уңайдан татар теле укытучысы Мусина Җ.Х. "Безнең күңелләрдә син, Тукай" дигән әдәби -музыкаль кичә үткәрде.
-
Чернобыль фаҗигасе 26.04.2016

1986 нчы елның 26 апрелендә 1 сәг. 24 минутта В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Шартлау вакытында температура 1600-1800 градуска җитә. Бу фаҗига кешелеккә бик зур зыян салды. БДБ илләренең 13 өлкәсе радиоактив матдәләр белән зарарланды. Аварияне бетерүгә Татарстаннан да 3500 ликвидатор чакырыла.
Быел бу фаҗигагә 30 ел. Шул уңайдан, мәктәбебездә "Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын " дигән дәрес үтте.
-
Табигать дуслары 25.04.2016

Мәктәбебездә ТР Җир Хартиясенең 15 еллыгы уңаеннан эш башланды. 6 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Шарифуллина Г.А. белән "Салкын чишмә" буен чистартырга бардылар
-
Тукай иҗаты буенча викторина 23.04.2016

Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан чаралар дәвам итә. Бүген Мусина Җ.Х. 6 класс укучылары белән шагыйрь иҗаты буенча викторина үткәрде.
-
"Җиребезне саклыйк!" 22.04.2016

22 апрель - Бөтендөнья Җир көне уңаеннан "Җиребезне саклыйк!" дигән тема астында чаралар үтте.
-
Шигырь бәйрәме 21.04.2016

Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь бәйрәме үтте.











