Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Лагерьнең җиденче көне 08.06.2016

Иртәнге аштан соң балалар "Туган ягым -Татарстан" темасына брейн-рингка җыйналдылар. Татарстанның күренекле шәхесләре, табигате, халык авыз иҗаты буенча белемнәре сыналды. Төшке аштан соң "Тынычлык тели җирдә балалар " дип исемләнгән концерт булды,"Кем җитезрәк, кем тизрәк?" дигән спорт уеннары үтте. Мәктәп яны бакчасындагы эштән соң "Дуслык" лагере балалары тәрбия минутында суицид турында сөйләштеләр.
-
Лагерьнең алтынчы көне 07.06.2016

Бүген "Ал җилкән" һәм "Дуслык" лагеренда ял итүчеләр Кырлайда Тукай музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Лагерьнең бишенче көне 06.06.2016

Лагерьнең бишенче көнендә 6 июнь - рус теле көне уңаеннан "Великий русский язык" дигән чара үтте. Укучылар рус телендә шигырьләр укыдылар, шарадалар, анаграммалар чиштеләр."Һәйкәлләр ни сөйли?"дип исемләнгән тәрбия минутыннан соң, тыл ветераннарына куелган обелиск янын чистарттылар.Шагыйрь Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, асфальтта рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьнең дүртенче көне 05.06.2016

Бүген иртәнге аштан соң укучылар "Белсен безне,онытмасын, юлга чыккан һәр кеше" дип исемләнгән уен- ярышта белемнәрен сынадылар. Аннан соң узган "Хәзинә эзләүчеләр" уенында ТИН, география, әдәбият, физкультура дәресләрендә алган белемнәрен искә төшереп, "хәзинә" эзләделәр.Төшке аштан соң "Мин матурлыкны ничек аңлыйм" темасына рәсем конкурсы булды.
-
Лагерьнең өченче көне 03.06.2016

Бүгенге көнебез "Туган ягым" темасы астында үтте. Иртәнге аштан соң "Минем туган авылым" темасына мәкаләләр конкурсы булды. Аннан укучыларыбыз "Урыс коесы" дип аталган чишмәне чистартырга бардылар. Чишмә тирәсен чүп-чардан арындырып, ясмин куаклары утыртып кайттылар.Төшке аштан соң татар халкындагы матур йола - бирнә җыю йоласы турында тәрбия минуты узды. Укучылар сингапур методикасының Токин -мэт структурасын кулланып, барысы бергә "Сабантуй көне" плакаты эшләделәр.
-
"Ал җилкән" лагереның икенче көне 02.06.2016

Лагерьның икенче көнендә укучылар "Әткәм -әнкәм һөнәре" дигән тема астында ындыр табагында һәм конторада экскурсиядә булдылар. Саф һавада күңелле уеннардан соң "Герой -шәһәрләр " темасына тәрбия минуты булды.
-
"Дуслык" лагереның беренче көне 01.06.2016

-
"Ал җилкән" лагереның беренче көне 01.06.2016

15 балага исәпләнгән "Ал җилкән" лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Балалар отрядларга бүленеп, исемнәр,җыр, девиз сайладылар. Бүгенге чаралар Балаларны яклау көненә багышланган иде.
-
Фестивальдә 31.05.2016

-
Фестивальгә әзерлек 30.05.2016

Иртәгә мәктәбебездә Балаларны яклау көне уңаеннан фестиваль планлаштырыла.Шул уңайдан бүген бирнә җыю оештырылды.











