Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Әдәби-географик квест 20.04.2016

Бүген 5-6 нчы класс укучылары катнашында әдәби- географик квест үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп, 7 станция уздылар. Һәр станциядә аларны кызыклы биремнәр, сюрпризлар көтеп торды.Балалар М.Твенның "Том Сойер маҗаралары" әсәре һәм география фәне буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
Донорлар көне 20.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Кем ул донор?" дигән темага әңгәмә үтте. Укучылар донорларның игелекле эшләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Флешмоб 20.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында флешмоб узды.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе дәвам итә 19.04.2016

Әлеге акциянең бүгенге көне "День доброго кино" исеме астында үтте. Башлангыч сыйныф укучылары кино сәнгате, Россия киносы тарихы белән танышканнан соң, гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләүче "Живые сердца" документаль фильмын карадылар. Яраткан мультфильмнарына иллюстрация ясадылар.
-
Тукай иҗаты - рәсемнәрдә 19.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә. "Тукай иҗаты безнең рәсемнәрдә" дип исемләнгән күргәзмә үтте.
-
"Дуслык көне" 18.04.2016

"Язгы игелек атнасы " дәвам итә. Бүген 5-6 классларда "Чын дус" дигән темага аралашу сәгате үтте.
-
"География дуслары" 18.04.2016

Бүген 7 сыйныф укучылары арасында "География дуслары" дигән ярыш үтте. Укучылар география өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр."Геологика", "Метаграмма", "Геокарта", "Топонимика", "Геошутка" һ.б турларны үтеп, аз гына өстенлек белән "Глобус"командасы җиңү яулады.
-
"Үз илеңне беләсеңме?" 15.04.2016

Бүген 8 сыйныф укучылары арасында "Үз илеңне беләсеңме?" дигән темага интеллектуаль уен булды. Уенда география дәресләрендә алган белемнәр ныгытылды. Укучылар "Миграция" һәм "Атлас" командаларына бүленеп көч сынаштылар.23:19 исәбенә "Миграция" командасы җиңү яулады.
-
Тукай -бөек шагыйрь 15.04.2016

Бөек татар шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан китапханәче Мусина Җ.Х. китап күргәзмәсе оештырды.
-
"Саба дулкыннары"нда кунакта 14.04.2016

Бүген мәктәбебез укучылары "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә "Мәктәпләр тормышы" тапшыруында чыгыш ясап кайттылар.











