Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары 23.11.2016

Эзмә урта мәктәбендә район мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары үткәрелде. Семинар барышында тарих укытучысы Сөләйманова Н.М. 8нче сыйныф укучылары белән тарих фәненнән, ә Хадиева Г.А. 5нче сыйныф укучылары белән җәмгыять белеменнән ачык дәресләр күрсәттеләр.Соңыннан “Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытуда яңа педагогик технологияләр куллану” темасы буенча түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды.
-
Конкурс нәтиҗәләре 21.11.2016

«Юл транспорт хәләкәтендә гомерләре өзелгәннәрне искә алу” көне уңаеннан үткәрелгән иҗади эшләр район конкурсында мәктәбебезнең 3 укучысының хезмәте комиссия тарафыннан уңышлы дип табылды. Укучылар бүген районда үткәрелгән бүләкләү тантанасында катнаштылар. Иншалар конкурсында 9 сыйныф укучысы Закарова Нәргизә I урын яулады. 3а сыйныф укучысы Мифтахова Азалиянең иншасы һәм Зиятдинов Исламның кул эше “Игътибарга лаек” дип билгеләнде. Бу укучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
"Иң акыллы укучы"
19.11.2016
Мәктәп балалар Думасының "Белем комитеты" бүген "Иң акыллы укучы" акциясе үткәрде. Алар сыйныфлардагы иң күп "5"ле алучы укучыларны барладылар һәм әлеге укучылар атналык йомгаклау линейкасында билгеләп үтелделәр.
-
Тимурчылык эше 19.11.2016

Мәктәп балалар думасы активистлары Эзмә авылында яшәүче тыл ветераны Фазлыева Зәкиябану әби янына барып хуҗалык эшләрендә булышып, хәл белеп кайттылар.
-
Всероссийский День правовой помощи детям.
18.11.2016
Сегодня в школе прошел Всероссийский День правовой помощи детям.Представитель исполкома Исхакова А.Р. и представитель ГИБДД Закиров Д.Р. провели беседу о правах и обязянностях с учениками 7-11 классов. Беседа сопроваждалась с показом презентации.
Педагог-психолог ППМС центра “Семицветик” Ногуманова А.И. в игровой форме с показом отрывков из мультфильмов беседовала о правах ребенка. Напомнила младшеклассникам о телефоне доверия.
-
Безнең мәктәп тормышы 11.11.2016

Мәктәп думасы информация комитеты членнары "Безнең мәктәп тормышы" темасына стенгазета чыгардылар.
-
Буду бдительным на льду 11.11.2016

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Буду бдительным на льду" рәсем конкурсы үткәрелде. Иң матур дип табылган эшләр республика конкурсында катнашу өчен җибәреләчәк.
-
Акция "День безопасности" 10.11.2016

Мәктәп балалар Думасының мәгълүмат комитеты хокук бозуларны кисәтү максатыннан акция үткәрде. Акция барышында өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде һәм кагыйдәләр җыелмасы өләшенде.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 10.11.2016

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы Набиева З.Т. "Ел укытучысы" конкурсының "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә катнашып, Тимершык урта мәктәбендә 2нче сыйныф укучылары белән "Дуслык бит ул - тормыш үзәге" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.
-
09.11.2016

Бүген мәктәбебездә 1-11нче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Укучыларыбыз әлеге эшне уңышлы башкардылар. Шулай ук мәктәбебездә психологик десант булды. Психолог Кошкина И.М. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен “ЕГЭ, ОГЭ га психологик әзерлек” темасына тренинглар үткәрде. Ә логопед Шарипова Э.И. сөйләмендә кимчелекләр булган укучылар белән эшләде.







