Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Горнолыжный спорт 13.02.2017

Мәктәбебездән 10 укучы (җитәкчеләре Галиев А.Г.) Югары Осланда узган ТР Беренчелегенә тау чаңгысы буенча ярышларда булып кайттылар. 6нчы сыйныф укучысы Сафиуллина Иделия 3нче, ә 7нче сыйныф укучысы Габдрахманова Лилия ике тапкыр төрле дисциплиналарда 2нче урын алды. Калган укучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Аларның барысына да алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз.
-
"Чаңгы юлы -2017" 11.02.2017

Мәктәбебездә Эзмә авыл җирлеге белән берлектә "Чаңгы юлы-2017" үткәрелде. Әлеге мероприятиедә укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бердәм катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
Котлыйбыз!
11.02.2017
10нчы сыйныф укучысы Гибадуллина Айзилә (укытучысы Һадиева Г.Ә.) һәм 11нче сыйныф укучысы Юсупова Ризәлә (укытучысы Мифтахова В.Х.) татар теленнән республика олимпиадасында призер булдылар. Кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Лыжные гонки 11.02.2017

Команда Изминской СОШ в районных соревнованиях по лыжным гонкам заняла 1 место. Молодцы!
-
10.02.2017
Сегодня в школе прошла встреча с представителем Казанского кооперативного техникума.
-
Мин - табигать баласы 09.02.2017

Әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы социаль - актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 4нче сыйныф укучылары белән "Мин - табигать баласы" дип исемләнгән сбор үткәрелде.
-
Ачык ишекләр көне 09.02.2017

Бүген мәктәбебездә “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Районыбыз укытучылары өчен дәресләр, түгәрәкләр эшчәнлеге, мастер-класс тәкъдим ителде.
-
Котлыйбыз! 08.02.2017

Бүген үзенең бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Вәсилә Хәмит кызының олы юбилее.
Хөрмәтле Вәсилә Хәмитовна!
Сезне ихлас күңелдән шушы матур юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Ихтирамлы һәм игътибарлы булганыгыз, хезмәтегезне намуслы башкарганыгыз, тырыш һәм ярдәмчел булуыгыз өчен Сез хезмәттәшләрегез арасында да, әти-әниләр, укучылар арасында да хөрмәткә ия булдыгыз. Гомер үткән саен тормыш сынауларына бирешмичә, хезмәтегезгә гашыйк булып, саулыкта, сәламәтлектә, гаиләгезнең горурлыгы, якыннарыгызның таяначы булып, яшәгез, эшләгез.
-
Иң яхшы әйдаман - 2017 08.02.2017

Балалар иҗат үзәгендә бүген отряд әйдаманнары өчен "Иң яхшы әйдаман" Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Мәктәбебез укучысы Галиева Әдилә әлеге бәйгедә 1нче урын яулады. Әдилә үзен актив, иҗади, кыскасы, бар яктан да килгән әйдаман итеп күрсәтте. Аңа зона этабында да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 06.02.2017

Мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Закарова Нәргизә (укытучысы Закарова Г.Р.) МХК фәненнән Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабында призер булды. Нәргизәне чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.







