Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2016

9 нчы декабрь көнне Эзмә урта мәктәбендә Ватан Геройлары көне билгеләнеп үтелде. Гомуммәктәп линейкасында укучыларга әлеге көннең тарихы һәм Ватан геройлары турында мәгълумат бирелде. Мәктәп думасы активистлары педагог - оештыручы Н.С.Зиганшина белән берлектә һәйкәл-обелискка венок салдылар һәм батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Макулатура җыю 08.12.2016

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан игелекле эшләребез дәвам итә. Мәктәбебездә макулатура җыю оештырылды. Барлыгы 730 кг. макулатура җыеп тапшырып, аннан кергән сумма "Забота" фондына һәм Эзмә авылында яшәүче, ДЦП белән авыручы Шайдуллина Фәридә счетына күчерелде.
-
05.12.2016

Балалар мәктәп Думасы активистлары инвалидлар ункөнлеге уңаеннан "Мәрхәмәт" исемле стена газетасы чыгардылар.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2016

Бүген мәктәптә “Билгесз солдат” көне билгеләнеп үтелде. Гомум мәктәп линейкасында элеге акция турында сөйләнде һәм Билгесез солдат бер минут тынлык белән искә алынды.
“Кыңгырау” группасы эзтабарлары белән “Билгезез солдат батырлыгы” дигән темага отряд җыены үткәрелде. Җыенның практик күнекмәләр өлешендә обелискка куярга чәчәкләр ясалды.
Укучылар белән батырлар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр кую оештырылды. -
02.12.2016

Бүген балалар мәктәп Думасының белем комитеты членнары укучыларның формадан йөрүләренә, китап һәм көндәлекләрнең тотышына рейд үткәрделәр.
-
Фельдшер белән очрашу 01.12.2016

"Стоп ВИЧ СПИД" акциясе кысаларында бүген 8-11нче сыйныф укучылары белән Эзмә ФАП мөдире Шәйхетдинова Г.Ш. профилактик әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмә барышында укучылар видеофильм карап, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Чара укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Акция "СПИДка - юк!" 30.11.2016

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан мәктәбебездә акция үткәрелде. Акция барышында укучыларга ВИЧ һәм СПИД, аны дәвалау ысуллары, профилактика чаралары турында сөйләнде. Укучылар бердәм рәвештә "СПИДка - юк! Тормышка - әйе!" девизына кушылып, аның символы булган кызыл тасмаларны беркеттеләр.
-
Күңелле стартлар 29.11.2016

Балалар мәктәп Думасының спорт һәм сәламәтлек комитеты белән берлектә "Спорт-начар гадәтләргә каршы" исеме астында акция үткәрелде. Әлеге акциядә башлангыч сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" уены оештырылды.
-
Иң-иң кадерлеләребез - әниләребез 25.11.2016

Әниләр көненә багышлап 3а сыйныф укучылары белән “Иң-иң кадерлеләребез – әниләребез” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларыбызның әниләре дә чакырылды. Балалар әниләренә үзләренең иң изге теләкләрен матур шигырь, җыр, биюләре аша җиткерделәр, үз куллары белән ясаган букетларын тапшырдылар.
-
Әнием-кадерлем
24.11.2016
Әниләр көне якынлашып килгәндә мәктәбебездә иң кадерле кешеләребезгә карата план нигезендә чаралар оештырылу дәвам итә. Укучыларыбыз иҗади эшләр конкурсында да теләп катнаштылар. Алар әниләренә багышлап аппликация, панно, рәсемнәр ясадылар, шигырь һәм иншалар яздылар.







