Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Нәни хоккейчылар. 30.03.2012
27-28 март көнне Яшел Үзән шәһәрендә хоккей уеннары булып узды. Районның җыелма "Тимерхан" хоккей командасы составында безнең мәктәптән Галиев Рәнис, Ярмиев Рәзил, Аухадиев Салават катнаштылар. 3 урынга ия булып бронза медальга ия булдылар.
-
Бадминтон ярышы. 29.03.2012
28 март көнне район күләмендә мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән бадминтон ярышында безнең мәктәп командасы да катнашты һәм бик зур уңышка иреште. Ир-ат директорлар арасында безнең мәктәп директоры Гибадуллин З.Ф. I урынны яулады. Котлыйбыз!!!
-
"Ломоносов укулары" 28.03.2012
Чаллыда уздырылган Республикакүләм "Ломоносов укулары"на багышланган фәнни-практик конференциядә 8 сыйныф укучысы Хазиева Рәфия (җит.Галиева Г.Х.) һәм Шаймуллина Ләйсән (җит. Шакирова З.Р.) катнашып сертификатка ия булдылар. Котлыйбыз!!!
-
"Теле барның-иле бар". 28.03.2012
II Республикакүләм Г.Тукай исемендәге "Теле барның-иле бар" сәнгатьле сөйләм конкурсының район этабында түдәндәге укучылар катнаштылар: 2 кл.- Акбиров Альмир (җит. Шакирова М.М.), 4 кл. - Галимҗанова Илүзә (җит. Хазиева Р.Х.), 7 кл.- Хафизова Нәргизә (җит. Галиева Г.Х.), 8 кл. Сайфуллин Ранил (җит. Шакирова З.Р.), 11кл.- Шакиров Алмаз (җит. Усманова Ш.Г.).11 сыйныф укучысы Шакиров Алмаз 2 урынны яулады һәм калган барлык укучылар Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Мини-футбол.
28.03.2012
2001-2002 елгы малайлар арасында үткәрелгән мини-футбол ярышында безнең мәктәп командасы 3 урынны алды.Молодцы!!!
-
Пробный ГИА. 27.03.2012
Бүген 9 сыйныф укучылары Шәмәрдән лицеенда математикадан пробный ГИА бирәләр .
-
Мини-футбол. 27.03.2012
Бүген, безнең мәктәпнең 2001-2002 елгы малайлары, Шәмәрдәндә уздырылачак мини-футбол ярышында катнашалар. Аларга уңышлар телибез!!!
-
Пробный ГИА. 26.03.2012
Бүген 9 сыйныф укучылыры Шәмәрдән лицеенда рус теленнән пробный ГИА бирделәр.
-
Нәүрүз. 24.03.2012
Бүген мәктәбебездә һәр елны уздырылып килүче Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмнең беренче яртысында Нәүрүзне каршы алып, кышны озату күренеше һәм ярминкә уздырылды. Анда балалар үзләре теккән һәм бәйләгән әйберләрне, үзләре пешергән ризыкларны саттылар. Ярминкәгә авыл халкы да бик күп килгән иде. Бәйрәмнең икенче яртысында спорт ярышлары үткәрелде: капчык киеп йөгерү, көңгерә йөгереше, кул көрәше, аркан тартышы һәм көрәш. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Математикадан он-лайн тест 21.03.2012
Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан КФУ уздырган он-лайн тестта катнашалар. Аларга уңышлар телибез!!!