Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Белем бәйрәме. 01.09.2012
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елын башларга.
-
Лагерьдагы 13 нче көн. 15.08.2012
Лагерьның 13 нче көне аеруча мавыктыргыч булды.Иртәнге аштан соң, мәктәп музеена экскурсиягә бардык. Анда Явлаштау авылы тарихы белән таныштык, борынгы әйберләрне карадык. Кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиядән соң пионербол, футбол буенча ярышлар булды.Спорт ярышларында ике команда егетләре дә сынатмады.Ә "Җәй кызы" конкурсына әзерләнеп килгән кызларыбыздан күзләр камаша иде. Конкурсның җиңүчеләре булып Миләүшә, Гөлфизә, Айсинә, Илүзә табылды.
-
Лагерьдагы 12 нче көн. 14.08.2012
Бүген Лесхозга Боз сараена шуарга бардык. Балалар бер сәгать буе рәхәтләнеп шудылар.
-
Лагерьдагы 11 нче көн. 13.08.2012
Бүген дә балалар шау-гөр килеп лагерьга җыйналдылар. "Мишә" мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр өчен табигать бүген дә бик матур җәйге кояшлы көн бүләк итте.Иртәнге аштан соң балалар чишмәләр чистартырга бардылар.Чишмәләрнең атамаларының килеп чыгышы белән таныштылар.
-
Лагерьдагы 10 нчы көн. 12.08.2012
Авылыбыз балыклы суларга бик бай. Шуны истә тотып, бүген "Балыкчы" көне үткәрергә уйладык. Һәр бала өйләреннән кармаклар алып килделәр. Су буенда иң зур балык тотучыны билгеләдек. Ул Газизуллин Азат. Иң беренче балыкны да Азат тотты. Иң кечкенә балык эләктерүче Ахатов Рәис. Аларга призлар бирелде.
-
Лагерьдагы 9 нчы көн. 11.08.2012
Бүген без бассейнга барачакбыз! Иртәнге зарядканы күңелле итеп ясап алдык та, тәмле боткалар белән сыйландык. Аннан соң хәрәкәтле уеннар уйнап алдык. Бераздан безне әйдаман апаларыбыз "Акыл - тезген, белем - ат, тезгенеңне белеп тарт "дип аталган бәйгегә чакырдылар. Ике отряд арасында төрле сораулар, биремнәрне яудырып кына тордылар. Сораулар төрле өлкәдән иде. Бәйгедә бүген “Салават күпере” отряды җиңүче булды. Афәрин! Тәмле итеп төшке ашны ашаганнан соң Сабага бассейнга киттек. Андагы рәхәтлекне сүзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел! Бик тә, бик тә күңелле һәм шәп булды!
-
Лагерьдагы 8 нче көн. 10.08.2012
Иртәнге аштан соң һәр отряд аерым бүлмәләргә таралышты. Бүген бездә "Бантиклар" бәйрәме.Һәр укучы булдыра алганча бантиклир җыеп килгән. Аннары шулар белән үзләрен бизәделәр. Иң күп бантикны Илүзә Галимҗанова җыйган иде. Аңа беренче урын куелды. Икенче урынны Гөлинә Галиева, ә өченче урынны Айсинә Яруллиналар яуладылар
-
Лагерьдагы 7 нче көн. 09.08.2012
Иртәнге аштан соң җыелышып якындагы урманга экскурсиягә киттек. Башта балалар урмандагы матурлыкка хозурланып йөрделәр, аннары күп итеп табигый материаллар җыйдылар. Бераз ял итеп алгач, хәрәкәтле уеннар башланды. Балаларга аеруча "Аучы" уены ошады. Урманнан кайткач, үзләре җыйган материаллардан күргәзмә оештырдык.
-
Лагерьдагы 6 нчы көн. 08.08.2012
Бүген балаларның күңелләре бик күтәренке. Чөнки без Казан шәһәренә сәяхәткә барабыз. Иртәнге гимнастикадан соң, иртәнге ашны ашадык та автобусларга утырып юлга кузгалдык. Сәяхәтебез зоопарктан башланды. Балалар бик кызыксынып хайваннарны күзәттеләр.Аеруча бегемот, тигр, еланнар яныннан китмәделәр. Аларга ботаник бакчадагы үсемлекләр дә бик ошады.Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт ясадык. Балалар бик канәгать калды.
-
Лагерьдагы 5нче көн. 07.08.2012
Бүген бездә “Яшь актерлар” конкурсы. Балалар иртәдән үк конкурска әзерләнә башладылар. Киемнәр әзерләделәр. Салават күпере отряды “Теремкәй”, “Шалкан” әкиятләрен, ә Кояшкай отряды “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерде. Әлеге конкурсның җиңүчеләре - Багутова Миләүшә, Давлетова Язилә, Яруллина Айсинә. Бу укучылар иң яхшы артистлык сәләтенә ия дип табылды. Спорт мәйданчыгында уйнаган уеннарны да балалар бик ошаттылар. Аеруча “Саннар” уенын балалар яратып уйнады. Физкультурачылар көне унаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән спорт ярышлары да балалар күңеленә хуш килде.Балалар рәхәтләнеп йөгерделәр, сикерделәр. Көннең үткәне сизелми дә калды.