Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Химия фәненнән олимпиада.
12.12.2012
Химия фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында мәктәбебез укучысы Сәйфуллин Ранил II урынга лаек булды. Укучыбызны һәм аның укытучысы Галимҗанова Равилә Габделбәровнаны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Европа чемпионы бездә кунакта.
27.11.2012
Мәктәбебезгә бадминтон буенча Европа чемпионы Ольга Козлова килде. Ул бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар белән мастер-класс үткәрде.Укучылар бик канәгать калды.
-
Биологиядән уңышларыбыз.
26.11.2012
Биология фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында мәктәбебез укучылары Балтачова Зөлфия(10 сыйныф) һәм Минкәбирова Рәлия(11 сыйныф) III урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның укытучылары Галимҗанова Равилә Габделбәровнаны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Икенче урын безнеке.
26.11.2012
Балалар милли театр ибатын үстерү,театр сәнгате жанрында талантлы балалар һәм сәнгать коллективларын барлау һәм күтәрү, яшь тамашачыны театр сәнгатенә җәлеп итү,танылган якташыбыз СССР ның халык артисты, РСФСР ның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Биктимеров Шәүкәт Хәсән улының эшчәнлеген танытуны дәвам итү, татар язучылары һәм артистларының иҗатын пропагандалау максатыннан үткәрелүче Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсында безнең мәктәп укучылары Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзек куеп II урын яуладылар.
-
Әниләр көне
24.11.2012
Әниләр көне уңаеннан мәктәбебез укучылары мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә концерт куйдылар.
-
Әти-әниләр җыелышы.
23.11.2012
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булды."Укучы балалар һәм әти-әниләр арасындагы конфлектлар,аларны чишү юллары" дигән темага Шигабиева Фәйрүзә Нурисламовна чыгыш ясады.
-
"Ялгыз нарат"ка экскурсия.
23.11.2012
Бүген " Туган як" түгәрәгенә йөрүче укучылар, Гүзәл Мәсгүтовна җитәкчелегендә, Явлаштау авылы символы булган "Ялгыз нарат" янына экскурсиягә бардылар, аның тарихын тирәнтен өйрәнделәр.
-
Технология фәненнән олимпиада.
22.11.2012
Мәктәбебез укучысы Ахметгалимов Раил технология фәне буенча үткәрелгән район олимпиадасында II урынга лаек булды. Раилне җиңүе белән котлыйбыз.
-
Җиңүегез белән котлыйбыз!!!
17.11.2012
17 нче ноябрь көнне Саба спорт комплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон ярышлары булып үтте. Мәктәп директорлары арасында безнең мәктәбебез директоры Гыйбадуллин З.Ф. 1 урынны яулады. Аны әлеге җиңүе белән чын күңелебездән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Мин уйлап тапкан эшләнмә"
15.11.2012
3 сыйныф укучысы Акберов Альмир " Мин уйлап тапкан эшләнмә" конкурсында катнашып финал өлешенә үтте. Финалда уңышлы чыгыш ясп Рәхмэт хаты белән бүләкләнде.