Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Наша Дума-лучше всех. 25.01.2013
Мәктәп Думасы район күләмендә үткәрелгән "Наша Дума-лучше всех" дип аталган видеороликлар конкурсында III урынга лаек булды.
-
Акча начар хуҗа, әллә яхшы ярдәмчеме?
21.01.2013
Районда "Ел укытучысы" бәйгесе дәвам итә. Бүген башлангыч класс укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗитовна Саба гимназиясендә "Акча начар хуҗа, әллә яхшы ярдәмчеме?" дигән темага класс сәгате үткәрде.
-
Портрет-кичә. 19.01.2013
Явлаштау мәдәният йортында мәктәбебезнең математика укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкаручы Шигабиева Фәйрүзә Нурисламовнаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан портрет-кичә үткәрелде.Бу кичәдә районнан профсоюз җитәчесе Гузялова Гөлнәзирә Мударисовна, хатын-кызлар советы рәисе Дания Муллануровналар катнашты. Юбилярны авылдашлары,үзе укыткан укучылары котлады.
-
Авылым: бүген һәм иртәгә. 18.01.2013
Районда үткәрелгән "Авылым: бүген һәм иртәгә"дигән конкурста инша номинациясендә Газиҗанов Илшат II урынны алды.Шулай ук проект эше номинациясендә Шәймуллина Ләйсән, Хәзиева Рәфиянең эшләре дә яхшы дип табылды.Алар грамота белән бүләкләнделәр.
-
Котлыйбыз. 16.01.2013
Бүген бездә бәйрәм. Ак буранлы салкын кыш аенда безнең хөрмәтле укытучыбыз Фәйрүзә Нурисламовна үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аны укытучылар коллективы һәм укучылар котлады.
Балаларны бик-бик ярата ул,
Табигатьне үлеп ярата.
Ул- табигать кызы, иң гадие
Дияр идек аңа карата.
-
Ел укытучысы 2013 15.01.2013
"Ел укытучысы 2013" кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗитовна " Jimdo.com бушлай сайт төзү конструкторында сайт ясау" темасы буенча мастер класс күрсәтте.
-
Педагогик киңәшмә. 12.01.2013
"Яңа стандартларга күчү үзенчәлекләре" темасы буенча укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе үткәрелде.Педагогик киңәшмәдә Шакирова Земфира Ринатовна, Хәзиева Рәмзая Хамитовналар тема буенча чыгыш ясадылар. Шакирова Марсилә Мәҗитовна мастер класс үткәрде.Яртыеллык нәтиҗәләре, алга куелган бурычлар, проблемалар, олимпиада нәтиҗәләренә анализ ясалды.
-
12.01.2013
12 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең 5 сәләтле укучысы Лесхоз бистәсендә үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
-
Суда йөзә аласыңмы? 09.01.2013
Кыш көне су коену бигрәк тә рәхәт! Үзебезнең Мишәдә түгел лә, бассейнда. Бүген 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары бассейнга барды.
-
Сәяхәт көне. 08.01.2013
Лагерьның 6 нчы көне - сәяхәт көне.Укучылар башкалабыз Казанга сәяхәт кылды. Сәяхәтнең программасы бик кызыклы иде: Г.Камал исемендәге театрда С. Хәкимнең "Искән җилләр көенә" спектаклен карау, 3 D форматындагы кинога керү, Бауман урамында ял итү, һ.б.