Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Зөлфияне котлыйбыз.
24.03.2013
КФУ тарафыннан оештырылган "Татарстан Республикасы һәм татар халкының тарихы, мәдәнияте" темасы буенча үткәрелгән конференциядә мәктәбебез укучысы Балтачова Зөлфия II икенче урынга лаек булды. Ә аның җитәкчесе, тарих укытучысы Ярмиева Гүзәл Мәсгут кызына Диплом тапшырылды.
-
Нәүрүз бәйрәме. 23.03.2013
Мәктәбебездә ел саен традиция буенча Нәүрүз бәйрәме үткәрелә.Быел да бу бәйрәм бик оешкан төстә үтте. Бәйрәм ярминкә белән башланып китте. Ярминкәдә 5, 6,7,8,10 нчы сыйныф укучылары аеруча актив катнаштылар. Нәүрүзнең төп оештыручылары 8 нче сыйныф укучылары иде. Ярминкәдән соң сүз аларга бирелде. Аларның җырлы-биюле музыкаль монтажлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан "Зур уен" булды. Һәр класс бер команда булып, үзләрен төрле дистанцияләрдә сынап карадылар.
-
Парламент дәресләре. 22.03.2013
"Дәүләт символлары " дигән тема буенча мәктәбебездә парламент сәгатьләре узды.Укучылар Россия һәм Татарстан Дәүләт символларының барлыкка килү тарихы, аларның әһәмияте турында белемнәрен киңәйттеләр, тирәнәйттеләр.
-
Котлыйбыз. 22.03.2013
Шәмәрдән лицеенда район һәм республика этабында призлы урыннар яулаган укучыларны һәм аларның укытучыларын котлау тантанасы булды.Бу тантанада безнең мәктәптән республикада һәм районда берничә призлы урын алган Балтачова Зөлфия һәм аның әти-әнисе, укытучысы Усманова Шәмсенур Гаязовна, 9 нчы сыйныф укучылары Сәйфуллин Ранил,Әхмәтгалимов Ранил, 11 нче сыйныф укучылары Мусина Рузилә, Минкабирова Рәлияләр катнашты.
-
Арчада фәнни-гамәли конференция. 20.03.2013
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә Арчада уздырылган "Кеше һәм табигать" дип аталган фәнни-гамәли республика конференциясендә уңышлы чыгыш ясап "Туган төбәк экологиясе турында иң яхшы белемгә ия"номинациясендә дипломга лаек булды.Укытучысы Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхановна.Нәргизәне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Раил җиңүче. 16.03.2013
Арташ җирлегендә Фәләхов Рифат Мәүлит улы истәлегенә үткәрелгән татар-башкорт милли көрәшендә 1997 нче елгы егетләр арасында 60 кг лы үлчәүдә мәктәбебез укучысы Әхмәтгалимов Раил I урын яулады.
-
Әлифба бәйрәме.
15.03.2013
1 нче сыйныф укучылары тәүге китап Әлифбаны тәмамлап "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм, җыр,бию һәм шигырь белән үрелеп барып, бик күңелле үтте.
-
Ярышлар 13.03.2013
Район үзәгендә Армспорт буенча ярышлар үткәрелде.Мәктәбебез укучылары 7 нче сыйныфтан Фахертдинов Рөстәм, 45 кг үлчәү категориясендә III урын, 8 нче сыйныф укучысы Газизов Рәдиф, 70 кг үлчәү категориясендә шулай ук III урынны яуладылар.
-
Пожарная безопасность
01.02.2013
В целях предупреждения возникновения пожаров и по обеспечению пожарной безопасности в нашей школе проведены следующие мероприятия:
1) Практические тренировки с обслуживающим персоналом, учащимися школы по отработке планов эвакуации в случае возникновения пожара.
2) разъяснительные беседы с учениками о соблюдении правил пожарной безопасности.
3) внеплановые противопожарные инструктажи с обслуживающим персоналом и педагогическим коллективам
-
Әти-әниләр җыелышы. 25.01.2013
Мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде."Балаларда рухи байлык тәрбияләү" дигән темага Фахертдинова Гөлфирә Наиловна, II чирек йомгаклары буенча директор урынбасары Шакирова Земфира Ринатовна чыгыш ясады.