Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Лагерьдагы 4 нче көн. 06.08.2012
6 нчы август - Хиросима көне. Шул унайдан "Хиросима кабатланмасын" дигән чара үткәрдек һәм кәгазьдән торналар ясадык. "Йолдызлы сәгать" уенын да бик ошаттык. Әлеге бәйгенең сораулары бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган иде.
-
Лагерьдагы 3 көн. 05.08.2012
Көндәгечә көндәлек режим буенча иртәнге линейка, зарядка һәм аш булды. Бүген без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очраштык һәм аларның эшчәнлеге, авыл мәдәният йортының тарихы белән таныштык, “Нәүрүз” фольклор ансанбленең чыгышын карадык. Безне авылыбызның үзешчән абый-апаларының чыгышы таң калдырды. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыклары белән алар зур артистлардан бер дә ким түгел! Тамаша залында үзеңне тоту кагыйдәләрен исебезгә төшердек. Авыл музее һәм китапханәсендә булдык. Без дә сәхнәдә үзебезнең осталыкларыбызны күрсәттек. Мәдәният йорты директоры Гәүһәрия апа белән китапханәче Тәгъзимә апага, “Нәүрүз”леләргә зур рәхмәт! Саф һавада футбол, “Самовар”, “Буяулы”, “Йөзек салышлы”, “Сантики-фантики”, “Аю-бүреле”. “Сәгатьле”, “Тартмада ни бар?” уеннарын уйнадык. Күңелебездә бары тик матур тәэсирләр калдырып, лагерның тагы бер көне үтеп тә китте.
-
Лагерьдагы 2 нче көн. 04.08.2012
Бүген лагерь ачылу тантанасы үтте. Күңелле биюләр, дәртле җырлар, матур шигырьләр һәркемнең күңеленә хуш килерлек булды. Лагерь начальнигыбыз Фәйрүзә Нурисламовна һәм вожатый апаларыбыз безгә күңелле яллар теләделәр. Аннан соң кызыклы сораулар илендә сәяхәттә булдык. Әлеге илдә үзен иң белемле һәм тапкыр итеп Әүхәдиев Фәннүр танытты. Тәмле ризыклар белән сыйланыр алдыннан саф һавада берсеннән-берсе кызыклы уеннар уйнадык. Иң соңыннан “Сәлам юллыйм” уенын оештырдык. Көнгә нәтиҗәләр ясап, һәммәбез дә канәгать булып өйләребезгә таралыштык.
-
Лагерь башланды. 1 нче көн. 03.08.2012
-
Рус теленнән БДИ. 31.05.2012
31 нче май көнне 11 сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшырдылар.
-
Математикадан ДЙА. 29.05.2012
Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе узалар. Аларга бүгенге һәм киләсе имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!!!
-
Биология һәм информатикадан БДИ. 28.05.2012
Бүген 11 нче сыйныф укучылары биология һәм информатикадан БДИ тапшыралар.Уңышлар телибез!!!
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 25.05.2012
Бүген мәктәбебездә күңелле дә, моңсу да бәйрәм - "Соңгы кыңгырау " бәйрәме үтте.
-
Футбол ярышы. 22.05.2012
21 май көнне 2001-2002нче елгы малайлар арасында Саба муниципаль районы беренчелегенә футбол ярышы булып үтте.Бу ярышта безнең мәктәп командасы да уңышлы уйнады.
-
Район ярышында.
10.05.2012
5 май көнне спорт һәм янгын сүндерү төрләре буенча район ярышында укучыларыбыз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.