Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
"Табигать балалары" 14.05.2013
Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Зарипова Гүзәлия Республика күләмендә үткәрелгән "Әгәр мин экология министры булсам" дигән иншалар конкурсында җиңү яулап, беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
Булачак Сабантуйлар батыры. 11.05.2013
Татар - башкорт милли көрәше буенча 1997 нче елгы егетләр арасында 65 кг лы үлчәү категориясендә районнар арасында үткәрелгән турнирда мәктәбебез укучысы Ахметгалимов Раил II урынга лаек булды. Раилне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2013
-
Тукай безнең күнелләрдә. 26.04.2013
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан мәктәбебездә 8 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби-музыкаль монтаж әзерләнде. Тукайның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы бик эчтәлекле презентация күрсәтелде.Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Сәләтле бала-өметле киләчәк.
25.04.2013
XIII районкүләм "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль-конкурсында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Кашафетдинова Гөлнур "Тылсымлы энә" номинациясендә I урын яулады. 2012-2013 нче уку елында республикакүләм чараларда актив катнашкан Зиннатова Ландышка Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Молодец,Ранил! 24.04.2013
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәйфуллин Ранил 1996-1997 нче елгы егетләр арасында җиңел атлетика буенча IX Спартакиада уеннарының сайлап алу этабында 800 метрга йөгерү буенча-I, ә 100 метрга йөгерү буенча-III урын яулады. Ранилне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын аңа.
-
Экологик десант. 23.04.2013
"Тылсымлы пумала" һәм "Экологик туризм" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы үтте. Табигатьтәге язгы үзгәрешләрне күзәтү белән беррәттән, әйләнә- тирәне, юл кырыйларын чүп-чарлардан арындырдылар.
-
Тырышлык бушка китмәс. 19.04.2013
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә үткәрелгән, Сәгыйт Сөнчәләй исемендәге регион ара фәнни-практик конференциядә I урын яулап, дипломга лаек булды. Нәргизәне һәм аның фәнни җитәкчесе, география укытучысы Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхановнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз.Киләчәктә дә гел уңышлар юлдаш булсын аларга.
-
Зарница-2013. 19.04.2013
Республика буенча узучы хәрби-патриотик уен "Аҗаган-2013" нең зона туры безнең мәктәбебездә үткәрелде.Уенда Шәмәрдән, Килдебәк, Лесхоз, Нырты һәм Явлаштау мәктәпләре катнашты. Уен бик оешкан төстә узды. Мәктәбебез укучылары да бу уенда сынатмады.
-
Яшь программист. 09.04.2013
"Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм нәсел калдырырга тиеш дигән гыйбарә яши. Агачны һәммә кеше дә утырта ала. Ул синең киләчәк буынга, нәселеңне дәвам итүче балаларыңа зур истәлек. Дөрес, бүгенге заманда өй салу һәркемнең көченнән, матди хәленнән килмәскә мөмкин. Ләкин һәр ир кеше бу хыялын тормышка ашырырга тырыша. Хәзергә хыялымны компьютер программасы ярдәмендә тормышка ашырдым"- ди "Яшь программист" конкурсында катнашып, "Компьютерный дизайн" номинациясендә I урын яулаган укучыбыз Яруллин Айдар. Айдар сине чын күңелебездән зур җиңүең белән котлыйбыз.