Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Велосипед ярышы. 15.06.2013
Бүген бездә велосипед ярышы үтте. Бу ярышта без иң, иңнәрне билгеләдек. Велосипедта иң тиз йөрүче - Акбиров Альмир, ә иң әкрен йөрүче дип Шамилова Гөлгенә, Галиев Рәнис һәм Яруллин Дилүсне билгеләдек. Аннары "Табышмак әйтәм, тап!" дигән кичә үткәрдек. Ә төшке аштан соң бик күңелле итеп дискәтүк үткәрдек.
-
Бассейнга экскурсия 14.06.2013
Бүген без бассейнга барачакбыз!!! Иртәнге зарядканы күңелле итеп ясап алдык та, тәмле боткалар белән сыйландык. Аннан соң хәрәкәтле уеннар уйнап алдык. Уеннар бик күңелле үтте. Бик күп без белмәгән яңа уеннар өйрәтте әйдаман апаларыбыз. Бераздан апаларыбыз “Суда үз-үзеңне ничек тотарга?” дигән әңгәмә үткәрделәр. Тәмле итеп төшке ашны ашаганнан соң Сабага бассейнга киттек. Андагы рәхәтлекне сүзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел! Бик тә, бик тә күңелле һәм шәп булды!!!
-
"Йолдызлы сәгать" 13.06.2013
Лагерьның һәр көне сизелмичә дә үтеп бара. Бүгенге көнне саф һавада кызыклы уеннар уйнап башладык. “Йолдызлы сәгать” уенын да бик ошаттык. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре – Галиев Ранис, Шамилова Гөлгенә, Ярмиев Рәзил булдылар. Әлеге бәйгенең сораулары бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышлынган иде. Рәсем конкурсында да бик теләп катнаштык. Бу конкурста җиңүчеләр: Шакирова Айзилә, Галимҗанов Нурсил, Хусаинов Рәлис, Аухадиев Фидәрис, Галимҗанова Илүзә, Ярмиев Рәзил, Галиев Рәнис. Шушы күңелле вакыйгалар белән лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
"Алло,без талантлар эзлибез!!!" 13.06.2013
Көндәгечә көндәлек режим буенча иртәнге линейка, зарядка һәм иртәнге аш булды. Бүген без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очраштык һәм аларның эшчәнлеге, авыл мәдәният йортының тарихы белән таныштык. Тамаша залында үзеңне тоту кагыйдәләрен исебезгә төшердек. Авыл музее һәм китапханәсендә булдык. Без дә сәхнәдә үзебезнең осталыкларыбызны күрсәттек. 12 июнь – Россия федерациясе Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне билгеләп үттек. Саф һавада футбол, “Самовар”, “Буяулы”, “Йөзек салышлы”, “Сантики-фантики”, “Аю-бүреле”, “Сәгатьле”, “Тартмада ни бар?” уеннарын уйнадык. Күңелебездә бары тик матур тәэсирләр калдырып лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
Татар халык уеннары. 11.06.2013
Бүгенге көн гадәттәгечә бик күңелле үтте. Табигать кочагында татар халкының төрле уеннарын уйнадык. Балалар бигрәк тә “Түбәтәйле”, “Капкалы”, “Зәлидә” уеннарын яраттылар. “Зәлидә” уенының җиңүчесе итеп Мөхлисуллина Фәридә, “Капкалы” уенының җиңүчесе итеп Галиев Рәнис булдылар. Сәлам юллыйм тапшыруында иң күп хат иясе булып Шакирова Айзилә һәм Галиева Гөлинә табылдылар. Иртәгесе көнгә планнар корып өйләребезгә таралыштык.
-
"Һәр рәсемдә-җәй!" 10.06.2013
Бүген бездә “Һәр рәсемдә-Җәй” конкурсы. Җәйнең матурлыгын һәр бала рәсемгә төшерде. Иң матур рәсем ясаучылар дип Галиева Гөлинә, Шамилова Гөлгенә, Ганиева Әдилә, Хусаинов Рәлис, Ганиев Айдар һәм Яруллин Дилүс табылдылар. Көндезге аштан соң “Көйне таны” уен-бәйге оештырылды. Балалар көйне танып кына калмадылар, ә рәхәтләнеп кушылып та җырладылар. Менә шулай күңелле вакыйгалар белән лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
"Экологик десант". 07.06.2013
Чишмәләрнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап бит-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек- электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Шушы максат белән без дә Явлаштау авылы чишмәләренә сәяхәткә киттек. Балалар чишмәләр янына барып, алар белән “сөйләштеләр”, “хәл-әхвәлләрен белештеләр”. Ә иң зур ярдәмнәре булып- бөтен чишмә буйларын пычраклардан чистарту булды. Тирә –якта килешсез яткан агачларны да читкә алып куйдылар. Чишмә яннарын чистартып алгач, балаларның үзләренә дә рәхәт булып китте. Тагын шушында килергә дип сүз куешып, лагерыбызга кайтып киттек.
-
Чәчәкләр көне. 06.06.2013
Бүгенге көн гадәттәгедән бөтенләй үзгә булды, чөнки яңгыр яуды. Шунлыктан бүгенге көнне лагерь эчендә генә үткәрергә туры килде. Шулай да без төшенкелеккә бирелмәдек. Чәчәк букетлары бәйләмнәрен рәсемнәрдә чагылдырдык. Бакча һәм болын чәчәкләре турында вожатый апаларыбыз презентация белән кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Аннары ике командага бүленеп пионербол уены уйнадык. Рәдиф, Нурсил, Фидәрис, Гөлгенә, Альмир аеруча әйбәт уйнадылар. Матур итеп рәсем ясаучыларга һәм яхшы пионербол уйнаучыларга бүләкләр бирелде.
-
Рус теле көне. 06.06.2013
Бүген рус теле көне уңаеннан мәктәптә укучылар белән брейн-ринг үткәрелде. Пушкин әкиятләре буенча мультфильмнар карадык.
-
"Универсиада-2013" 05.06.2013
Иртәнге гимнастикадан соң, иртәнге ашны ашап алдык та, “Универсиада-2013” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Аннары җырлы-биюле уеннар уйнадык. Узган көндәге сәяхәт буенча иң истә калган мизгелләрне рәсемгә тәшердек. Ә аннан соң зарыгып көреп алган Лесхоз Боз сараена юл тоттык. Барыбызның да күңелләре көр. Җырлый-җырлый барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Җәйге эссе көндә боз өстендә шуу үзе бер могҗиза. Боз сараеннан кайтасы да килмәде. Ләкин безне алда яңа уеннар көтә иде. Төшке ашны ашаганнан соң, саф һавада төрле уеннар уйнадык. Көнебез күңелле үтте. Иртәгесе көнгә планнар корып өйләргә таралыштык.