Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Юлда йөрү кагыйдәләре. 12.09.2014

-
Сәламәтлек сәгате. 11.09.2014

Бүген 1-7 сыйныф укучылары катнашында сәламәтлек сәгате үткәрелде. Авылыбыз фельдшеры Резеда апа сәламәтлек темасына багышланган бик эчтәлекле чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Сайлау. 10.09.2014

Мәктәп Балалар Думасына сайлаулар үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинова Илсинә - спикер, 10 сыйныф укучысы Валиева Әлфинә - вице-спикер итеп сайландылар.
-
Икенче икмәк. 08.09.2014

Басуларда икенче икмәгебез булган бәрәңге җыю эшләре бара. Бу эштә мәктәбебез укучылары да читтә калмый. Һәр елны хуҗалыкка булышу белән беррәттән, кышка бәрәңге запасы туплап куярга да онытмыйбыз.
-
Саф һава-тәнгә дәва. 05.09.2014

Бүген сыйныф сәгатьләрендә югары сыйныф укытучылары ГТО нормалары турында әңгәмә үткәрделәр. I сыйныф укучылары саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, II-IV сыйныф укучылары арасында эстафета уеннары үткәрелде.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2014

Бүген мәктәбебездә Белем көненә багышланган зур тантана булды. Быел мәктәптә 67 бала белем алачак, шуларның 4се беренче сыйныфлар.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга
-
Әти-әнилар җыелышы. 01.09.2014

9-11 сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта күтәрелгән төп мәсьәләләр:
1) ГТО нормаларын тапшыру.
2) ЕГЭ , ГИА га әзерлек.
-
“Сау бул, “Мишә!” 24.06.2014

21 көн сизелми дә узып китте. Бүген без лагерьга соңгы тапкыр җыйналдык. Мәктәп спортплощадкасында “Сабантуй” оештырылды. Бик күп күңелле уеннар уйнадык. Бүләкләр алдык. Сабантуй тәмамлангач лагерь ябылу тантанасына җыйналдык. Анда укучылар тарафыннан матур итеп концерт әзерләнгән иде. Укучылар бер- берсенә матур теләкләр теләп лагерь белән хушлаштылар.
-
"Наркоманиягә- ЮК!" 23.06.2014

“Мишә” лагере үз эшен дәвам итә. Балалар бик теләп йөриләр. Бүген Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнен билгеләп уздык. Иртәнге аштан соң, “Наркоманиягә- ЮК!” чарасы уздырылды. Балаларга видеофильмнар күрсәтелде. Мәктәп каршындагы спортплощадкада “Без- сәламәт киләчәк өчен!” дигән девиз астында спорт уеннары уйнадык. Көндезге аштан соң, “Гиннес рекордлары” белән таныштык.
-
22 июнь- Хәтер көне 22.06.2014

Күңелле лагерь көннәре әкеренләп ахырына якынлаша. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Балалар белән Явлаштау авылы Мәдәният йорты каршындагы Билгесез солдат һәйкәле янына бардык. Илебез азатлыгы өчен һәлак булган якташлар өчен чәчәкләр куйдык. Боек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган әтисе турында ветеран укытучы Хузина Вәсилә апа сөйләде. Сугыш елындагы авырлыклар турында авылыбызның өлкән кешесе Арсланов Әдһәм абый сөйләгәннәре дә истә калырлык иде. Митингтан соң, "Буду помнить” кинофильмын карадык. Менә шулай үтте безнең Хәтер көне.










