Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Күргәзмәдә катнашабыз. 22.08.2013
Һәр елны районыбызда традиция буенча күргәзмә оештырыла. Быел бу күргәзмәдә безнең мәктәп тә катнашты.
-
Спартакиадага әзерлек. 21.08.2013
Район үзәгендә үткәреләчәк укытучыларның спартакиадасына әзерлек эшләре башланып китте.Бүген мәктәбебездз бу ярышка сайлап алу туры үткәрелде.
-
Сау бул, лагерь!
25.06.2013
Иртәнге ашны ашаганнан соң лагерь Сабантуе уздырылды. Милли уеннар белән беррәттән спорт ярышларында да балалар актив катнашты. Ә көндезге аштан соң лагерьны ябу тантанасы - концерт булды.
-
Саба музейларына экскурсия 24.06.2013
Без бүген Саба музейларында экскурсиядә булдык. Үзәк музейдагы экспонатлар белән һәм балалар библиотекасында кызыклы китаплар белән таныштык. Аннан соң Кадет мәктәбендә урнашкан Диңгез флоты музеенда булдык.
-
"Һичкайчан онытмабыз" 22.06.2013
Бүген иртәнге аштан соң балалар белән "Һичкайчан онытмабыз" дип аталган акция уздырылды. Бу кичә митинг белән башланып китте, шулай ук бер минутлык тынлыкта әби-бабаларыбызны искә алдык.
-
"Җәйге аҗаган" 21.06.2013
Балалар бүгенге көнне гимн тыңлау белән башладылар. "Җәйге аҗаган" уеннын оештыру өчен балалар әйдаман апалар белән берлектә болынга төштеләр. Болында балалар яратып уйный торган "Сантики - Фантики", "Ал кирәк, гол кирәк" уеннарын уйнадылар. Чәчәкләр белән таныштыру максатыннан Белмәмеш һәм Фәнсөяр гөлләр, чәчәкләр үстерү серләре белән таныштырды. Шунда ук "Күңелле стартлар" уены уздырылды. Бу уенда балалар үз көчләрен сынаштылар. Көндәлек эшкә нәтиҗә ясап балаларны өйләренә озаттык.
-
"Һәр көнне игелек кыл" 20.06.2013
Иртәнге аштан соң "Баскетбол-шоу" ярышы башланып китте. Ярыш 2 команда арасында барды һәм "Кояшкай" командасының җиңүе белән тәмамланды. Аннан соң скакалка сикерү, турникта тартылу, отңимание ярышлары булды. Бу ярышларда 1урынны-Рәнис, 2нче урынны- Рамазан, 3 урынны Алмир яуладылар. "Юлда йөрү кагыйдәләрен белүчеләр" бәйгесендә балалар кроссворд чиштеләр. "Һәр көнне игелек кыл" изге теләкләр язу буенча конкурс уздырылды. Укучылар әниләренә, укытучыларына, дусларына изге теләкләр җиткерделәр. Бүгенге көн биюләр белән тәмамланды.
-
Тукай эзләре буйлап... 19.06.2013
Без бүген Тукай музеенда Кырлайда экскурсиядә булдык. Без анда нәни Тукаебызның балачак эзләре буйлап сәяхәт иттек. Аның яшәгән урыннарында булгач, без тагын да шагыйребез иҗаты турындагы белемнәребезне ныгыттык. Безгә бу экскурсия бик ошады.
-
"Җәй кызы һәм җәй егете" 18.06.2013
Лагерьның бүгенге көне аеруча мавыктыргыч булды. Иртәнге аштан соң, мәктәп музеена экскурсиягә бардык. Анда Явлаштау аавылы тарихы белән таныштык, борынгы әйберләрне карадык. Кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиядән соң пионербол, футбол буенча ярышлар булды.Спорт ярышларында ике команда егетләре һәм кызлары сынатмадылар. Ә "Җәй кызы һәм җәй егете"конкурсына әзерләнеп килгән егет һәм кызларыбыздан күзләр камаша иде! Лагерьның бу көне дә күңелләрдә матур хәтирәләр генә калдырды.
-
"Җырлыйк әле" 17.06.2013
Мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Бүгенге көн "Җырлыйк әле" музыкалҗ бәйгесе җыр-моң белән башланып китте. Уен ике төркем арасында барды. Малайлар һәм кызлар бик теләп көч сынаштылар. Бер төркем җырлаганнан соң, икенче төркем җыр нинди хәрефкә беткән, шул хәреф белән дәвам итәргә тиеш иде. Уен ике команданың тигез җиңүе белән тәмамлады.