Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
“Ел укытучысы - 2017”
05.02.2017
“Ел укытучысы - 2017” бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этабы Мамадыш шәһәренең 2 нче лицеенда үтте. Анда районыбыз данын яклап, мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Халиков Рамил Рафис улы катнашты.
-
"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) регионара чемпионаты
04.02.2017
2017 нче елның 1-3 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) дип исемләнгән регионара чемпионаты узды. Анда Татарстаннан һәм башка регионнардан килгән катнашучылар көч сынаштылар. Чемпионат эшче һөнәрләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Мәктәбебездән Акбиров Альмир һәм Галимҗанов Нурсил әлеге чемпионатта булып, төрле һөнәрләр белән танышып кайттылар.
P.S. Татарстан 2019 елда яшьләр арасында эшче һөнәре буенча WorldSkills Russia Бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады.
-
"Серле каләм" бәйгесе
02.02.2017
Бүген районыбызда Казан федераль университетының социаль - фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия федерациясе югары һөнәри белем өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, якташыбыз Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге “Серле каләм”иҗат бәйгесенең йомгаклау туры булып узды. Әлеге бәйге һәр ел саен каләм тибрәтә белүче сәләтле укучыларны барлау максатыннан үткәрелә. Бәйгедә мәктәбебез укучылары да актив катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. Менә алар: 7-8 нче сыйныф укучылары арасында - Галиева Гөлинә – I урын, Шакиров Илгиз – III урын, 9 – 11 нче сыйныф укучылары арасында – Галимҗанова Рәфидә – I урын. (Җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Галиева Г.Х.). Афәрин, укучылар! Сезне чын күңелебездән котлап, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
- Мәктәбебезнең яшь каләмчеләре 02.02.2017
-
Мәктәп елларын сагынып...
02.02.2017
Студент еллары! Нинди матур, нинди күңелле, истә кала торган чор! Ләкин, шулай булса да үзең укыган, белем алган мәктәп тә истән чыкмый, ул да кадерле, ул да сагындыра. Бүген мәктәбебезгә 2015/2016 нчы елгы чыгарылыш укучылары – Зәйнәгыева Зәлинә (Казан дәүләт медицина университеты студенты) һәм Маметова Регина (Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студенты) килделәр. Алар укучылар белән очрашып, үзләре белем ала торган уку йортлары белән таныштырдылар, студент тормышы турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Хәрби - патриотик айлык башланды
01.02.2017
Явлаштау урта мәктәбе буенча патриотик тәрбия һәм спорт-сәламәтлек айлыгын үткәрү планы. (Февраль-2017)
№
Чараның исеме
Вакыты
Җаваплы
1.
Класс сәгатьләрендә “Ватанны саклау – мактаулы һөнәр ” дигән
темага әңгәмәләр үткәрү
Җомга көннәрендә.
Класс җитәкчеләре.
Ханнанов И.Ф.
2.
Һәр класс сәгате барышында Бөек Ватан сугышына багышланган 10 минутлык информацион блок булдыру.
3.02; 10.02; 17.02; 24.02.
Шигабиева Ф.Н.
Класс җитәкчеләре.
3.
Иҗади эшләр конкурсы “Әтиемә - бүләккә”
2.02 - 20.02
Башлангыч класс җит-ре.
4.
“Россия чаңгы юллары - 2017” чаңгы ярышлары
4.02.17.
Габдрахманов Р.Ш.
5.
“Татарстан балалары – Сирия балаларына” республика гуманитар акциясендә катнашу.
1-18 февраль
Шигабиева Ф.Н.
Класс җитәкчеләре.
6.
Әфганчы- авылдашлар белән очрашу
17.02.17.
Шигабиева Ф.Н.
Фаваризова Г.Г.
7.
Җыр белән стройда йөрү буенча смотр-конкурс.
17.02.17.
Гибадуллин З.Ф.
Галимзянов И.Ә.
Ханнанов И.Ф.
8.
Туган тел көнен билгеләп үтү.Шигырь бәйгесе үткәрү.
21.02.17
Шакирова З.Р.
Галиева Г.Х.
9.
23 февраль – Ватанны яклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы.
22.02.17
Исхакова А.Ә.
Шакирова Р.Р.
10.
“Әтиләр бәйрәме ”
24.02.17.
Башлангыч класс җит-ре.
11.
“Тарих эзләре буйлап” музейларга экскурсия
Ай дәвамында.
Ярмиева Г.М.
12.
“Һәр көнне игелек кыл” акциясе
10;17 февраль
Исхакова А.Ә.
13.
Кышкы спартакиада:
1. Таяк тартышу (5 кеше)
2. Хоккей (команда)
3. Шахмат (5 кеше)
4. Турникта тартылу. (5 кеше)
5. Отжимание. (5 кеше)
6. Дартс. (5 кеше)
7. Челночный бег(команда)
8. Мылтыктан ату. (5 кеше)
9. Кул көрәше. (5 кеше)
10. Мини футбол (команда)
11. Баскетбол (команда)
12. Волейбол (команда)
1. 13.02.17
2. 18.02.17.
3. 18.02- 28.02
4. 20.02.15.
5. 21.02.15.
6. 20.02.15.
7. 21.02.17
8. 24.02.17
9. 24.02.17
10. 16.02.17
11. 28.02.17
12. 27.02.17
Галимзянов И.А.
Габдрахманов Р.Ш.
Шакиров Б.М.
Халиков Р.Р.
Шакиров Б.М.
Галимзянов И.А.
Фазылов И.И.
Галимзянов И.А.
Гибадуллин З.Ф.
Фазылов И.И.
Ханнанов И.Ф.
Гибадуллин З.Ф
14.
Айлыкка йомгак ясау.
1.03.17.
Ханнанов И.Ф.
-
Начался прием детей в 1 класс
01.02.2017
Уважаемые родители!
С 1 февраля начался прием заявлений для зачисления детей в первый класс.
Справки по телефону: 8(84362)-4-68-35
-
ГТО значокларын тапшыру
30.01.2017
Бүген, ягъни 30 нчы гыйнвар көнне, мәктәп күләмендәге гомуми линейкада ГТО нормаларын уңышлы тапшырган укучыларны тәбрикләү тантанасы узды. Укучылар, сезне чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Рәзил Вәлиевкә - 70 яшь
27.01.2017
Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Рәзил Вәлиевкә бу көннәрдә 70 яшь тулды. Шул уңайдан мәктәбебездә әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Кичә күңелле үтте.
-
Тимурчылар
24.01.2017
Безнең халыкта элек –электән үк өлкәннәргә хөрмәт һәм аларга ярдәм итү - изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
Безнең Явлаштау урта мәктәбендә тимурчылык эше планлы рәвештә алып барыла. Укучыларыбыз өлкән яшьтәге әби – бабайларга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына һәрвакыт ярдәм итәләр.