Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Илһам" - яшь каләмчеләр бәйгесе
03.04.2017
3 нче апрель көнне Арча педагогия көллиятендә республикакүләм “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең зона этабы булып үтте. Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә бәйгедә катнашу хокукына ия булып, “Яшь прозаик” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Йомгаклау тантанасы 20-25 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Рәфидәгә һәм аның җитәкчесе Галиева Гөлназ Хәмит кызына киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Чисталык икеайлыгы
03.04.2017
Ниһаять, тирә - ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте. Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы? Инде кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп - чарлар баш калкыта башлады. Республикабызда, шул исәптән Саба муниципаль районында да, 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде.
Икеайлык дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Әлеге чарада һәммәгезнең дә актив катнашуы сорала. Әйләнә – тирәбезнең чисталыгы, матурлыгы үзебездән тора!
-
Кошлар – безнең дусларыбыз!
02.04.2017
Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктидада, биек тау кыяларында, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларны шулай ук “санитарлар” дип тә атыйлар. Алар иген басуларындагы, урманнардагы бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. 1 нче апрель көнне мәктәбебездә “Кошлар көне” уздырылды. Һәр сыйныф бу чарага ныклап әзерләнгән иде. Чарада кошлар турында бик күп мәгьлүматлар бирелде, аларны сакларга кирәклеге турында әйтелде.
- Көлке көне белән! 01.04.2017
- 1 апрель - Халыкара кошлар көне 01.04.2017
-
"Китап докторы" акциясе
31.03.2017
“Балалар китабы” атналыгы кысаларында мәктәбебездә “Китап докторы” акциясе үткәрелде. Китапханәдәге китапларга “беренче ярдәм” күрсәтелде, ягъни алар төпләнде, тәртипкә китерелде.
- С началом четвертой четверти! 29.03.2017
-
"Мин - Мастер" бәйгесе
28.03.2017
27 март көнне укучы егетләр һәм кызлар арасында технология фәне буенча “Мин-Мастер” районара бәйгесе үтте. Бәйгедә мәктәбебездән Шамилова Гөлгенә һәм Галимҗанов Нурсил катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әдәби квест
28.03.2017
28 нче март көнне Саба гимназиясендә Джонатан Свифтның “Гулливерның сәяхәтләре” әсәре буенча әдәби квест уздырылды. Квестта Галимҗанов Ризат һәм Габдрахманова Ләйсән уңышлы чыгыш ясадылар һәм Ризат грамотага, ә Ләйсән катнашучы сертификатына ия булды. Молодцы, укучылар!
- Укытучыларыбыз - мәркәзебез Казанда. 27.03.2017