Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Сәламәт яшик!
08.04.2017
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сыйныф сәгатьләрендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” темасына әңгәмәләр уздырылды.
- Һәр иртәбез зарядкадан башлана 07.04.2017
-
Террорчылык – куркыныч афәт
07.04.2017
Бүген мәктәбебездә участок инспекторы Хабибуллин Ф.Ф. “Террорчылык – куркыныч афәт” темасына укучылар белән әңгәмә үткәрде.
-
Мәктәбебездә - психологлар
07.04.2017
Мәктәбебездә педагог-психологлар Кошкина Ильмира Мукминовна һәм Шәрипова Эльвина Ильнуровна укучылар белән очрашып, психологик тренинг үткәрделәр. Укучылар социаль-психологик тест биремнәре эшләделәр.
- 7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2017
-
Һөнәрләр күп - кайсын сайларга?
06.04.2017
Илебездә 40 меңнән артык һөнәр булса да, күпчелек яшьләр югары белем алырга, бигрәк тә юрист, хисапчы, менеджер, икътисадчы белгечлекләренә тартыла. Һөнәрең буенча эш таба алмасаң, дипломыңа карап өйдә утырудан ни файда? Ә менә эшче һөнәрләргә исә ихтыяҗ беркайчан да кимеми. Эретеп ябыштыручы, пешекче, тракторчы, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур. Кукмара агар көллиятендә дә нәкъ менә шундый белгечлекләр буенча укып, һөнәр алырга мөмкин. Көллият мөгаллимнәре бу көннәрдә мәктәбебездә булып, чыгарылыш сыйныф укучыларына уку шартлары, белгечлекләр турында сөйләделәр, аңлату эшләре алып бардылар, укучыларны укырга чакырдылар.
-
"Киләчәккә адым" фәнни – гамәли конференциясе
05.04.2017
Бүген мәктәбебездә “Киләчәккә адым” дип исемләнгән фәнни – гамәли конференция үтте. Конференциядә 3-6 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясады. Чыгышларның тематикасы гаҗәеп күпкырлы иде: кемдер дару үләннәре белән кызыксына, берәүләр якташ шагыйрәләрнең иҗатын өйрәнә, кемнәргәдер физик ачышлар ошый, ә кемгәдер - сәламәт яшәү рәвеше. Кыскасы, шундый кызыксынучан, эзләнүчән укучыларыбыз булганда, илебезнең киләчәге өметле булыр дип ышанасы килә.
-
ГТО
05.04.2017
5 нче апрель көнне укучылар пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
Атналык линейка
03.04.2017
Һәр атнаның дүшәмбе көнендә мәктәбебездә гомуми линейка үткәрелә. Бүгенге линейкада бәйгеләрдә, спорт ярышларында, фәнни конференцияләрдә призлы урыннар алган укучылар бүләкләнде. Афәрин, укучылар!
-
"Үз юлым - своя строка" бәйгесе
03.04.2017
Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә, Республикакүләм "Үз юлым - своя строка" бәйгесенең икенче этабына узып, 2 нче апрель көнне Язучылар берлегендә остазы - Нәбирә Гыйматдинова белән очрашып кайтты. Яшь каләмчеләр төркеме ай буе остазлары ярдәме белән проза әсәрләре иҗат итәчәкләр. Ә май башында нәтиҗәләр билгеле булачак.