Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
- Кышкы уеннар 04.01.2017
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек
03.01.2017
-
Яңа ел белән!
01.01.2017
Таң сызыла. Яңа ел иртәсен
Чулпан йолдыз котлап уята.
Ел башлана, дуслар, алдыбызда
Ап- ак карлы шома юл ята.
Теләгем шул: игелекле булсын
Яңа аяк баскан Яңа ел.
Моң –зар түгел, шатлык алып килсен
Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.
Яңа елның һәрбер туар таңы
Күмелсен тик сөенеч - шатлыкка.
Яңа елның яңа матур таңы
Күңелләрне төрсен аклыкка.
Ак бураннар булып бәхет ишек каксын
Чынга ашсын өмет- теләкләр.
Матурлыгын тоеп бар җиһанның
Шатлык белән типсен йөрәкләр!
ЯҢА ЕЛ КОТЛЫ БУЛСЫН!!!
- Лагерьда җиденче көн 31.12.2016
- Лотерея уены 31.12.2016
-
Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә
30.12.2016
29 нчы декабрь көнне мәктәбебездә профсоюз членнары һәм аларның балалары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә күп төрле сюрпризлар, Кыш бабай белән Кар кызының котлавы һәм искиткеч концерт номерларын тамаша кылырга мөмкин иде.
Ап-ак карларга уралып
Син киләсен, Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
-
Лагерьда алтынчы көн
30.12.2016
-
Спонсорлар ярдәме
29.12.2016
“Татмитагро” оешмасыннан бирелгән 20.000 сум күләмендәге спонсорлык ярдәменә “Выжигание” түгәрәге өчен барлык кирәк-яраклар һәм эш кораллары (24 шт. фанера -11.000 сум, пычкы-чүкечләр, агач белән эшләү өчен инструментлар һ.б.ш. – 9.000 сум) алынды.
“Жилэнергосервис” – 10.000 сум - “Оста куллар” түгәрәге өчен тотылды. Кул эшләре өчен кирәк булган барлык төр материаллар: бәйләү, тегү, чигү җепләре, тукыма, төсле кәгазь, энәләр, клей, кайчы, кул эшләрен куяр өчен рамкалар һ.б.ш.лар алынды.
“Лукоз Саба” – 15.000 сум, ООО “Саба” – 12.000 сум, “Агрогазсервис” – 10.000 сум һәм 3.000 сум - КФХ “Ахатов” тан бирелгән спонсорлык ярдәме спорт түгәрәкләренең материаль-техник базасын баету өчен тотылды. “Волейбол” һәм “Мини футбол” түгәрәкләренә – 6 шар шт. туп, “Хоккей” түгәрәгенә - 5 пар тимераяк, 12 шт. клюшка алынды.
ИП «Ахметов В.Г.» - 3.000 с. һәм ИП «Назипов» - 1.000 с. күләмендә бирелгән ярдәмгә тавыш көчәйткеч колонкалар алынды.
Без чын күңелебездән спонсорларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Лагерьда бишенче көн
29.12.2016
Иртәнге аштан соң укучылар спорт түгәрәгендә “Күңелле стартлар” уены уйнадылар, аннан соң көнне “Светофорда кунакта” викторинасы дәвам итте. Шулай ук “Кышкы уеннар” үткәрелде, шугалакта тимераякта шудылар. Саф һава сулап кергәч,төшке аштан соң “Чәчтарашханә” уены булды. Кызлар бер-берсенә матур-матур прическалар ясадылар ә малайлар жюрида утырды.
- Шугалакта күңелле 29.12.2016