Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Россия чаңгы юллары - 2017" - "Татарстан чаңгы юллары - 2017"
11.02.2017
Бүген Явлаштау авыл җирлеге буенча «Россия чаңгы юллары – 2017» – «Татарстан чаңгы юллары - 2017» үткәрелде. Традициягә әйләнгән зур күләмле бу спорт чарасында мәктәп укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр бик теләп катнашты.
-
Һөнәр сайлау - язмыш сайлау
10.02.2017
Мәктәптә укучыларны тормышка әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, уку елы дәвамында планлы эш оештырыла. Әледән - әле төрле һөнәр ияләре белән очрашулар булып тора. Бүген бездә кунакта Казан сәүдә институты вәкилләре булып китте. Алар укучыларга укырга керү шартлары, торак мәсьәләсе турында аңлаттылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кыскасы, очрашу эшлекле һәм бик җанлы үтте.
-
Сәламәтлек - зур байлык
10.02.2017
Бүген башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, саф һавага чаңгыда шуарга чыктылар.
-
75-я годовщина Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом
10.02.2017
Сегодня во время классного часа прошел урок мужества под названием «Жизнь после смерти». Урок был посвящен 75-й годовщине Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом. Учащиеся смотрели документальный фильм про ВОВ, узнали много нового из истории, поняли, какой ценой досталась Победа и активно вступали в диалог, обсуждая героические поступки.
-
"Иң шәп әйдаман - 2017”
08.02.2017
8 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында отряд әйдаманнары арасында үткәрелә торган "Иң шәп әйдаман - 2017” ("Замечательный вожатый - 2017”) республикакүләм конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Бәйгедә мәктәбебезнең XI сыйныф укучысы Мирзагаләмова Диләрә уңышлы чыгыш ясап, III призлы урынны яулады. Афәрин, Диләрә! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы – 2017
08.02.2017
Мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының зона ярышлары дәвам итә. Сабалылыр 8 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында үткән волейбол уенында – II, хоккейда III урынны яуладылар. Молодцы! Ярышларда катнашкан мөгаллимнәргә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
- 7 февраля – День сдачи ЕГЭ с родителями 07.02.2017
-
7 февраль - Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне
07.02.2017
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы – Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы).
-
Һөнәри конкурс
07.02.2017
6 нчы февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һөнәри конкурсы булып үтте. Анда безнең мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шиһабиева Фәйрүзә Нурислам кызы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Укучыларның фән олимпиадалары
06.02.2017
Бу көннәрдә Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы бара. Мәктәбебезнең VI сыйныф укучысы Минкәбиров Айзат, математика фәне буенча 7 – 8 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк олимпиадада катнаша. Айзатка уңышлар телибез.