• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21
Телефон: +7(843)-62-4-68-35
E-Mail: evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Евлаштауская СОШ"
Руководитель: Ханнанов Рамиль Фанисович
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 71
У нас учат: 24

Яңалыкларыбыз

18 май - Халыкара музейлар көне

Опубликовано: 18.05.2017

Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү, аларның күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү изге эш ул.Халкыбызның сәнгатен, көнкүрешен, тарихын өйрәнгәндә балаларда туган җиргә мәхәббәт үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа.

       Бүгенге көндә киң җәмәгатьчелекнең музейларга игътибары бик нык артты.Ник дигәндә, тарихыбызны мөмкин кадәр чынбарлыкка якынрак итеп киләчәк буыннарга җиткерүдә аларның әһәмияте бәяләп бетергесез.

      Үзенең ябалдаш – ябалдаш таулары белән билгеле булган Явлаштау авылы да киң һәм бай тарихлы.Ар таулары, бакыр заводлары, ялгыз нараты, киселми калган бердән – бер мәчете, мул сулы Мишә елгасы белән дан тотучы авыл ул.Бүгенге көндә Саба төбәгенең төзек, киләчәккә ныклы адымнар белән атлаучы авыллардан санала Явлаштау.

       Безнең Явлаштау урта мәктәбендә “ Туган якны өйрәнү “ музее эшли.Аңа 2002 елда гына нигез салына.

       Музейның төп максаты: татар халкының гореф – гадәтләренә, йолаларына, тормыш – көнкүреш әйберләренә, аның мәдәниятенә караган документлар җыю, күренекле шәхесләребезне барлау.Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.

      Музей эшенең башлангыч чоры “Яңарыш авазлары” отчет – концертыннан башланып китә.Бу чарага җыйналынган бай эчтәлекле күргәзмә материаллары аның беренче экспонатлары санала.Бүгенге көндә безнең музей фонында 150 гә якын экспонат бар.Бу әйберләр озын юллар кичеп, авыл халкының куллары аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.Алар махсус журналда теркәлеп барыла, сакланышлары тәэмин ителгән.Музей эшчәнлеге белән музей советы җитәкчелек итә.Ул үзенең эшен перспектив һәм еллык план нигезендә оештыра.

       Патриотик тәрбия бирүдә иң беренче мин Бөек Ватан сугышы темасы астына алынган бүлекне куяр идем.Бөек Җиңү көннәрен бәйрәм итү чаралары күпкырлы итеп төзелә.Музейга килгән һәр бала ветераннарга нинди олы хөрмәт күрсәтелүен, аларга багышлап нинди экспозицияләр куелуын күрә.

       “Әти” сүзен әйтә алмыйча үскән, хәзер инде үзләре әби – бабайлар булган авылдашларыбызга багышланган стент та урын алды музейда. Аларның үзләрен дә мәктәпкә чакырып очрашулар уздырылды. Аларның елый – елый сөйләгән хәтирәләре берәүне дә битараф калдырмады.Тылда эшләгән авылдашларның ул чорда үзләре эшләгән хезмәт кораллары турындасөйләве укучыларны шул чор белән тагын да ныграк якынайтты.Әлеге абый – апалар укучыларның әби – бабалары.

        Музей советы җитәкчелегендә тарих атналыкларында шәҗәрәләр конкурсы үткәрелә.Балаларның әти - әниләре дә бу эшкә тартыла.Үз шәҗәрәләре турында сөйләгәндә, укучылар йөзендә горурлык хисләре күрми мөмкин түгел.Шәҗәрәне өйрәнү нәсел – ыру традицияләрен, гореф – гадәтләрен, йолаларын, әдәп - әхлагын, шөгыльләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк.

       Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала гаиләсенең, үз мәктәбенең, үз авылының тарихын белергә, халык тарихына якынаерга тиеш.Әлеге темаларның берсен яктырткан бүлегебез “Гәрчә монда тумаса да,

                   Ул бераз торган иде ...” дип атала.Әтисе берничә ел мәктәбебез директоры булып торган, үзе шушы мәктәптә белем алып, эзен калдырган Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевка багышлана.Бариевлар гаиләсе белән бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә торабыз.2007 елда Шамил Баривның кызы Айгөл Бариева әтисенең иң кадерле, истәлекле әйберләрен Явлаштау мәктәбе музеена тапшырды. Без аның бу изге гамәле өчен чиксез рәхмәтле.Укучыларыбыз әлеге экспонатлар белән бик нык кызыксыналар, алар турында күбрәк белергә тырышалар.Алар арасында чыннан да бик кадерле әйберләр саклана: мәктәп бетергәнгә аттестат, театр училищесын тәмамлау турындагы дипломы, сөйгәне Гөлфиягә Шамил абыйның язган хаты, иҗатташ дуслары белән уйнаган шахматы, иҗат юлын тасвирлап барган фото альбомы һәм башка шундый кадерле экспонатлар.

          Музеебызда чигелгән, тукылган сөлге – тастымаллар, ашъяулыклар күз явын алып торалар.Сабантуйлары, никах туйлары һәм башка милли бәйрәмнәр хатын – кызларыбызның күңел җылысын, күз нурын сеңдергән сөлгеләрдән башка узмаган.Буыннан – буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалса да, аларның матурлыгы саклана.Бу сөлгеләр үзләренең күңелгә ятышлы матур төсләре белән безнең көнкүрешебезне бизәп торалар.Музейда: самовар, ипи көрәге, кисәү агачы, күмер савыты, кыскычы, чуен, чүлмәк кебек көнкүреш әйберләре урын алган.

           Музей предметлары җансыз әйбер булып кына калмый, татар халкының милли бәйрәмнәрендә экспонатлар балаларга гына түгел, авыл халкына да күрсәтелә.Киләчәктә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, музей эшен тагын да киңәйтергә, баетырга уйлыйбыз.

          Халкыбызның бай мирасы ярдәмендә үсеп килүче яшь буынның күңеленә изгелек орлыклары салу – тәрбия эшенең төп максаты.Бу эштә безгә музей нык ярдәм итәр.          

 



К списку новостей