Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Тапкырлар иленә сәяхәт 10.04.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буген ,Тапкырлар иленә сәяхәткә бардылар.Тәрбияче апалары әйтүе буенча алар төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.
-
"Balahoner" дәвам итә. 10.04.2019

"Balahoner" дәвам итә. Балалар чын мәгънәсендә хыялланып йөри. Шул кадәр кызыклы, мавыктыргыч, иҗади, эчтәлекле бу очрашулар балалар өчен. Кая гына барсак та балалар бик актив.
-
"Назлыкай бездә кунакта" 09.04.2019

Уртанчылар төркеменә, бүген математика белем бирү эшчәнлегенә, Куян-Назлыкай килде. Ул геометрик фигураларны танымавын әйтте һәм балалардан булышуларын сорады. Балалар бик теләп Назлыкайга ярдәм иттеләр. Алар "Үз парыңны тап" дигән уен аша геометрик фигураларны дөрес итеп табып бастылар. (зур һәм кечкенә цилиндр, кубик, шар, түгәрәк, квадрат....)
-
Саф һавада уеннар 09.04.2019

Балалар белән төрле кызыклы, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.
-
"Тәрәзә төбе-яшеллек" 08.04.2019

Кызыклы һәм файдалы эшне дәвам итеп уртанчылар төркеме балалары тәрәзә төбендә нәни бакча булдырырга уйладылар:савытларга суган,укроп ,помидор карбыз һәм төрле чәчәк орлыклары чәчтеләр . Алар күзәтүләр аша үсемлекләрне үстереп җиткерербез дип уйлыйлар.
-
Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә ата –аналар җыелышы. 05.04.2019

5 апрель көнне мәктәпкәчә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта, булачак чыгарылыш кичәсе һәм балаларны мәктәпкә әзерләү буенча сораулар күтәрелде. Әти-әниләр алдында бакча мөдире Файзрахманова Р.Ф., тәрбиячеләр Резеда Ринатовна, Фәрдия Гумаровна музыка җитәкчесе Алсу Ринатовна, рус телчесе Ләйсән Альфакаровна, Логопед Миляуша Рашитовна, инглиз телчесе Әлфия Мубаракшовна һәм психологлар Ильсия Ирекевна, Ләйсән Тәлгатовна чыгыш ясадылар. Психологлар әти-әниләр өчен тренинг үткәрде һәм әти-әниләргә мәктәпкә әзерлек буенча әзерләнгән буклетлар таратты . Тәрбиячеләр балаларның бакчада ирешкән уңышлары хакында сөйләде.
-
"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы" 05.04.2019

Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Бакчабызның тәрәзә төбендә әти-әниләр ярдәмендә бик күп үсемлекләр чәчелде. Беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, помидор, укроп һәм хәтта борчак белән бодайда бар.. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү булып тора. Уртанчылар төркеме балалары, шытып чыккан усентеләрне Алсу Хамитовна белән берлектә күчереп утырту эшләре алып бардылар.
-
"Саба дулкыннары" ТРКсенә экскурсиягә бардык. 04.04.2019

Бүген Сабаның "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек тәркеме "Сакба дулкыннары" ТРКсенә экскурсиягә килделәр.Малайлар, кызлар радио,телевидение эшчәнлеген күзәттеләр Журналистлар белән аралаштылар.
-
Фестиваль 04.04.2019

Бүген балалар иҗат үзәгендә , балалар бакчалары арасында , инглиз теле фестивале булып узды. Бу фестивальдә безнең “Кыңгырау “ балалар бакчасы шигырь номинациясендә 1 урынга лаек булды. Афәрин, балалар.
-
Ярдәм итү 03.04.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары,хуҗалык эшләре өчен җаваплы,Раиль абыйлары белән ватылган урындыкны төзәттеләр.












