Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Мы ждем Новый год!" 03.12.2015

В предверии Нового года воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Лэйсан Альфакаровна провела образовательную деятельность на тему "Мы ждем Новый год". Дети побывали в роли Деда Мороза, раздавали друг другу подарки, собирали пазлы по теме "Зима".
-
Кар бабай әвәләдек! 02.12.2015

Кыш! Күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный!Бүген уртанчылар төркеме балалары,тәрбияче апалары Рузилә Мидехатовна белән, кар бабай әвәләделәр!
Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Кар бабайны әвәләп
Яңа ел көтеп кала!
-
Без суыктан курыкмыйбыз! 01.12.2015

Зурлар төркеме тәрбиячесе Шамсутдинова Лениза Мисбаховна балаларның кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү максатыннан "Без суыктан курыкмыйбыз" темасына эшчәнлек үткәрде. Балалар кышкы табигатьнең матурлыгына сокландылар, кышның үзенчәлекле билгеләрен атадылар, Г.Зәйнәшеваның "Кыш килде" шигыре белән таныштылар. Карның файдасы һәм зыяны нәрсәләр икәнен ачыкладылар. Шулай ук кыш турында эчтәлекле презентация карадылар.
-
Алсуны урамга киендерәбез! 30.11.2015

Бу атнада балалар белән "Исәнме, кыш!" темасына эшчәнлекләр башланып китте. 2 кечкенәләр төркемендә тәрбияче Мухаметшина С.С.балаларны кышкы киемнәр белән таныштырды.Кышкы киемнең билгеләнешен, төсен, өлешләрен кабатлатты. Балалар ,җөмләләр төзегәндә,, исем белән сыйфатны туры китерделәр.Кунакка килгән Алсу-курчакны балалар бик теләп урамга чыгарга киендерделәр.
-
"Непослушные зверята" 30.11.2015

Сегодня дети подготовительной к школе группы показали воспитанникам детского сада сценку на русском языке "Непослушные зверята", с целью воспитания у них уважения и любви к мамам. После просмотра воспитатель по обучению русскому языку Лэйсан Альфакаровна провела беседу о мамах. Дети рассказывали, как они помогают своим мамам и называли ласковые слова.
-
Чираттагы педкиңәшмә! 30.11.2015

Бүген, 30 ноябрь көнне, педколлективта чираттагы педкиңәшмә үтте. Балалар бакчасы эшчәнлегенә федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС – ФГОС) кертелү – мәктәпкәчә тәрбия оешмалары алдына зур бурычлар кую белән беррәттән, яңа эшчәнлеккә мөмкинлекләр дә ачты. Тәрбияче Хайриева Гөләрия Тагировна мәктәпкәчә белем бирү ФДББСын гамәлгә кертүне, Мухаметшина Серинә Садретдиновна режим буенча эшне оештыруны, Гараева Альфия Мубаракшовна ФДББС ны тормышка ашыруда инглиз телен өйрәнүне үзләренең чыгышларында чагылдырдылар. Өлкән тәрбияче Ләйлә Рафаэловна уку елы башында узган мониторинг һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә үткән тематик тикшерүгә анализ ясап, тәкъдимнәрен әйтте. Мөдир Алсу Маратовна декабрь аенда үтәчәк семинарның планы белән таныштырды.
-
Әнием -кадерлем! 27.11.2015

Бүген уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренең әниләре белән гомуми җыелыш үтте. Мөдир Алсу Маратовна әниләрне бәйрәм белән котлады, кыскача бакча тормышы, ФДБС куйган бурычлар һәм аларның үтәлеше белән таныштырды. Тәрбияче Габбасова Л.Р. "Балалар бакчасы һәм гайлә арасындагы актуаль проблемалар" дигән темага доклад укыды. Ахырдан балалар, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Л.А. һәм музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. көчләре белән әзерләнгән, концерт куйдылар, әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Әниләр көне -КВН 26.11.2015

Бүген безнең бакчабызда ясле, 1 кечкенәләр, 2 кечкенәләр төркемнәренең әниләре белән гомуми җыелыш уздырылды. Өлкән тәрбияче Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна әниләрне бәйрәм белән котлаганнан соң, аларны бакча тормышы белән таныштырды. Тәрбияче Хазиева Алсу Габделхамитовна "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?" темасына доклад укып, әниләргә үзенең киңәшләрен бирде.Ә җыелышның икенче өлешендә төркемнәр арасында КВН үткәрелде. "Чебиләр", "Утята", "Веснушки" командалары тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Музыкаль тәнәфесләрдә матур җырлар яңгырады, нәфис сүзләр сөйләнде.Бәйрәм бик күңелле узды! Әниләребезгә һәм тәрбиячеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Яшь шагыйрь белән очрашу 25.11.2015

Бүген безнең балалар бакчасында кунакта яшь шагыйрь Илнар Хаҗиев булды. Ул балаларга үзенең шушы бакчада тәрбияләнүен әйтте, үзенең ииҗаты белән таныштырды. Илнар балаларга балачак, әниләр темаларына үзе язган шигырьләрен сөйләде. Кичә барышында шулай ук балалар да үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Кичә бик күңелле үтте!
-
Экскурсия в районную библиотеку 25.11.2015

Сегодня с детьми старшей и подготовительной к школе групп была организована экскурсия в районную библиотеку. Целью экскурсии было: знакомство с библиотекой и правилами поведения в общественном месте..В библиотеке детишек радушно встретили, ознакомили воспитанников с ассортиментом книг, рассказали о правильном обращении с книгой. Дошкольники с большим интересом слушали рассказ о том, как правильно нужно обращаться с книгами, для чего нужны книги и как они создавались. Затем дети увлеченно рассматривали предложенные им книги и детские журналы. Экскурсия произвела на дошкольников огромное впечатление. Они теперь с нетерпением будут ждать, когда станут читателями этой библиотеки.












