Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Котлыйбыз! 29.12.2015

Аттестация нәтиҗәләре буенча бакчабызның тәрбиячесе Мухаметшина Серинә Садретдиновна 1 квлификацион категориягә лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез!
-
Кыш бабайлар парады 28.12.2015

Бүген чыршы ачылышы,
җыелганнар сабалылар!
Кунак булып килде сезгә -
Кыңгыраудан балалар!
Сарык елы үтеп бара -
Җиңел генә котылдык
Җылы итеп киендек тә,
Машинага утырдык.
Гөрли Саба үзәгендә -
Кыш бабайлар парады.
Без "Кыңгырау" бакчасының -
Бәхетле балалары.
Кирәк икән җырлыйбыз да,
Кайчагында елыйбыз.
Сезне, дуслар, чын күңелдән,
Бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Чыршы -чыршы, без сине, сагынып көттек ел буе! 28.12.2015

27 декабрь көнне, барлык төркемнәрдә дә, чыршы бәйрәмнәре гөрләде. Балалар янына Африкадан Чи-чи исемле маймыл килеп, балаларны яңа ел паровозында сәяхәткә алып барды. Балалар Финляндия, Америка, Африкада булып уеннар уйнадылар, чит ил биюләрен башкардылар. Сәяхәттән кайткач, балалар Кыш бабай белән Кар кызын чакырдылар.Аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Кыш бабай да балалар белән бергә биеде, уеннар уйнатты, бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке рухта таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән!
-
Кыш бабай бездә кунакта! 24.12.2015

Бүген безнең бакчабызга,балаларыбызны чыршы бәйрәменә чакырырга һәм үзенең күчтәнәчләрен тапшырырга дип Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Балалар кунакларны шатланып каршы алдылар, бәйрәмгә ничек әзерләнгәннәрен сөйләделәр, бүләкләргә рәхмәт әйттеләр.
-
Бәйрәмгә чакыру 23.12.2015

Кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар!
Сезне, 27 декабрь көнне, чыршы бәйрәмнәрендә көтеп калабыз!
Яңа - 2016 ел, барыгызга да саулык, бәхет, шатлыклар гына алып килсен!
Бәйрәмнәрне үткәрү графигы:
Ясле төркеме - 9.00 сәг.тә
1 кечкенәләр төркеме-10.00сәг.тә
2 кечкенәләр төркеме - 11.00 сәг.тә
Уртанчылар төркеме-12.00 сәг.тә
Зурлар төркеме-13.00 сәг.тә
Мәктәпкә әзерлек төркеме -14.30 сәг.тә
-
Туган көн белән!!!!! 22.12.2015

Хөрмәтле Алсу Маратовна!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Киләсе көннәрегез Сезгә бары куанычлар, шатлыклар гына алып килсен. Җаныгызның - тынычлык, тәнегезнең -саулык, тормышыгызның - муллык белән ташып торуын телибез!!!
Тусагыз да Сез декабрьда,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин Сездән кешеләргә
Һәрчак җылы бөркелә.Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшәгез шулай
Кешеләрне җылытып.Иң изге теләкләр белән Сез җитәкләгән “Кыңгырау”балалар бакчасы коллективы.
-
Казанга экскурсия 21.12.2015

Кичә, безнең коллектив республикабызның башкаласы - Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты.Казанның истәлекле, тарихи урыннарында йөргәннән соң, "Ривьера" аквапаркында ял иттек. Экскурсия бездз бары уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
Яңа елга сыннар ясыйбыз! 19.12.2015

Яңа елга әзерлекне бүлмәләрне бизәүдән һәм кар сыннары ясаудан башладык. Сыннар белән ишек алдыбыз тагын да матурланып китте.Бу эштә безгә барлык төркемнәрнең дә әти-әниләре ярдәмгә килде. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Кыш бабай белән кар кызы безгә кышкы салкын көннәр алып килсеннәр иде! Бәйрәмнәребез күңелле үтсен иде!
-
Хайваннар дөньясында 18.12.2015

Бу атна дәвамында барлык төркемнәрдә дә хайваннар һәм аларның тормышлары белән таныштыру эшчәнлекләре барды. Хайваннарның кыш көннәрендә үзләрен ничек тотуларын, нәрсәләр белән туклануларын ачыкладылар. Хайваннар турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, алар турында шигырьләр, хикәяләр белән таныштылар, әкиятләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.Ә инде йомгаклау чарасы итеп хайваннар турында эчтәлекле презентация тәкъдим ителде. Балалар презентацияне бик теләп карадылар һәм ахырда хайваннар турында хикәя төзеп сөйләделәр.
-
Проект эшчәнлеге 17.12.2015

Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион алымнар куллану - тормыш таләбе.Безнең коллектив тәрбия эшчәнлегенең эчтәлеген ФДББС таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия - белем бирә, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнә, әти-әниләргә дә җиткерә.Эшебездз менә өченче ел инде проект методын кулланып эшлибез. Моңа кадәр бер атналык проект эшләрен башкарсак, бу уку елында уртача вакытлы 2 атналык һәм бер айлык проектларны эшләп кардык. Бу эш балаларга да, тәрбиячеләргә дә, әти-әниләргә дә бик ошады. Декабрь аенда "Ак ефәктәй кыш килде" проекты дәвам итә. Беренче атнада кыш турында рәсем, икенче атнада - кышлаучы кошларга җимлекләр, бу атнада -"Кышкы сюрпризлар" конкурслары оештырдык. Ай дәвамында татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр, җырлар өйрәнелә. Урамда кар сыннары ясала. Музыка залыбызны яңа ел бәйрәменә заманча итеп бизәдек. Барлык чараларда да әти-әниләр актив катнаша, аларга рәхмәтебезне җиткерәбез!












