Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
01.11.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!
Валиева Л. И., Кадирова Ф.М., Канафиева Л.М., Вагизова М.В. сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез.Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. -
Лесхозның "Урман музеена" сәяхәт 31.10.2015

Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен – динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф – гадәтләрен, җыр – моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби – бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф – гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк. Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә.Ләкин, иң башта үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнү бездән өлкәннәрдән башлана. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер. Шушы максат белән,рухи байлык алыр өчен бакчабыз тәрбиячеләре Лесхоз авылындагы “Урман хужалыгы” музеена сәяхәт кылдылар.
Музей 2003 елда төзелгән, ачылышы - 24.03.2004 ел. Экспозиция 3 бүлектән тора:Саба Лесхозының тарихы; хайваннар дөньясы; портретлар галереясы.бик. Урман хуҗалыгының бугенге дәрәҗәгә күтәрелеүндә зур урын алып торучы шәхес Н.М.Миннихановның күргәзмәсе моның ачык мисалы булып тора.
Безне, музейда эшләүче Алинә Гарипова, һәр бүлек белән таныштырып, урман хужалыгы тарихын барлап экскурсия оештырды.Аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшендә уңышлар теләп калабыз!
-
"Көзге аулак өй"- бәйрәм иртәсе 30.10.2015

Көзне моңсулык алып килә диләр....... Ләкин көзнең үзенчәлекле, сихри матур мизгелләре табигатькә серлелек, ямь өсти. Әкрен генә өйләнгәләп тирбәлә- тирбәлә юлга түшәлүче, бер- берсе белән кыштыр- кыштыр сөйләшүче яфраклар яңгыры......Әйтерсеңлә алар бер- берсе белән мәңгегә саубуллашалар... Ә менә безнең әби- бабайларыбыз көз җитте дип бердә моңаймаганнар, ә киресенчә кырда- басуларда эшләр төгәлләнгәч көзге аулак өйләр оештырганнар , матур итеп күңел ачканнар..Балаларыбызны халкыбызның үткәне, милли йолалары белән таныштыру безнең бурычыбыз.Безнең “Әллүки” балалар бакчасында да Алтын көз бәйрәмнәре үзенчәлекле милли рухта үтте.Без зурлар төркеме әти- әниләребезне “ Көзге аулак өйгә “ эндәштек. Бәйрәм барышында авылга Әбиләргә кунакка бардылар. Кунакта тагын бер кат көзге уңыш, муллык, авыл тормышы , андагы кызыклы җанлылык белән очраштылар.Бәйрәмнән кәнәгать булып , нәниләребез, әти- әниләр чын күңелдән сөенеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Табигатьтә гөмбәләр, аларның үзлекләре. 29.10.2015

Уртанчылар төркемендә “Көз сандыгы” темасы буенча агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләрне аера белергә өйрәнеп күзәтүчәнлек сыйфатларын камилләштердек,табигаттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндек.гөмбә муляжлары белән танышып,әвәләү шөгылендә чебен гөмбәсен ясадык,гөмбәләрне төркемнәргә бүлдек.
Тик чебен гөмбәсе кебек
Агулысын өзмимен.
Ашарга яраклы гөмбәләрне
Яхшыларын эзлимен.
-
“Көзге бәйрәмне – әбидә уңыш җыеп каршылау” 29.10.2015

Елның көз фасылында татар халкы “Сөмбелә’’ бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Уртанчылар төркемендә үткәрелгән чараның максаты: балаларны “Сөмбелә бәйрәме’’ белән таныштыру, аның асылына төшендерү; игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, икмәкне кадерләргә өйрәтү,әбидә кунакта булу.өлкәннәргә көзге уңышны җыйганда булышу. балаларның шигырьләрне сәнгатьле итеп, җырларны дөрес җырларга , биюләрне оста башкаруларына ирешү.
-
"Без күңелле, шат балалар" 28.10.2015

Бүген 28 октябрь көнне безнең икенче кечкенәләр төркемендә "Без күңелле, шат балалар" дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте. Бәйрәм барышында балалар белән кызыклы уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, яраткан җырларыбызны җырлап, төрле биюләр биедек. Балалар бик теләп бакчабызны ничек яратулары, дуслары белән бик тату дустанә мөнәсәбәттә булуләры турында сөйләделәр. Ә без тәрбияче апалары үз чиратыбызда балаларыбызга сәламәтлек, гел шулай шат күңелле булып, бәхетле балачак илендә рәхәт яшәүләрен теләп бәйрәмебезне төгәлләдек. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булып үтте.
-
Раннее обучение английскому языку в детском саду. 28.10.2015

Английский язык для дошкольников в нашей среде – это средство общения и возможность обобщения духовного наследия стран изучаемого языка – песни, стихи, танцы, праздники и традиции Великобритании, Ирландии, США. Дети нашего детского сада приступили к систематическому освоению курса коммуникативного английского со средней группы (возраст 4-5 лет). К подготовительной группе (возраст 6-7 лет) дети владеют навыками разговорной речи по базовым темам. Могут вступать в диалог, рассказывать о себе, петь английские песенки, читать стихи, считалочки, участвовать в английских играх и драматизациях.
А это - дети подготовительной группы на занятии английского языка. Дети повторяют за педагогом элементы пальчиковой игры. Пальчиковая гимнастика необходима для поднятия настроения и развития мелкой моторики рук, что благотворно сказывается на увеличении лексического словарного запаса детей.
-
"Дәү әнидә кунакта". 28.10.2015

Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә килә халкыбызның матур бәйрәме Сөмбелә. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы күркәм бәйрәмгә җыелды. "Көзге аулак өй" дип аталган махсус сценарий буенча балалар авылга әбигә кунакка "бардылар". Әбигә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар, җырладылар, бергәләп күңел ачтылар. "Шалкан" әкиятендә уйнарга әти-әниләр дә кушылгач, тагын да күңелле булып китте! Балалар әби яныннан кунактан күчтәнәчләр, күтәренке күңел белән "кайттылар".
-
Сәламәтлек - зур байлык. 27.10.2015

Сәламәтлек-иң зур байлык. Балалар, тәрбиячелэр һәм ата-аналар да шушы байлыкка ирешу, аны саклау һәм үстерү-ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы белергә һәм көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиешләр.Чыннан да ,сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе.
Без”Әллүки” балалар бакчасында эшләүчеләр, физик тәрбия бирү процессында балаларны төрле яклап кызыксындырырга тырышабыз.Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуын күздә тотабыз.
Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әхлаклы итеп үстерү- безнең төп бурыч.Төп максатыбыз балаларның сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спортны яратырга өйрәтү.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 27.10.2015

Көз... Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! 2 кечкенәләр төркеме балалары да бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.









