Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
20.11.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбияче Абубакирова Р.Г., музыка җитәкчеләре Валиева Л.И. һәм Канафиева Л.М. "Дәү әнидә кунакта" дигән күңел ачу чарасы күрсәттеләр.
-
20.11.2015

Тәрбияче Шакирова Э.А. синель чыбыклардан чәчәк ясау буенча мастер класс үткәрде.
-
20.11.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Тамчы шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар. Төрле-төрле кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренә смайликлар җыйдылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Соңыннан тәрбияче апалары Абубакирова Р.Г. балаларга тапкырлыклары һәм зирәклекләре өчен медальләр тапшырды.
-
20.11.2015

Килгән кунакларны балаларның каршылаулары.Семинар бишек җыры белән башланып китте. Балалар үзләренең гаиләләре, балалар бакчасы, Туган ил турында шигырьләр сөйләделәр.
-
Китапханәдә күңелле очрашу. 19.11.2015

Уртанчылар төркемендә балалар китапханәдә сәяхәттә булып Эльмира Василовна белән китапханәче һөнәре белән якыннанырак таныштылар.Газета-журнал,китапларны карап, китапны сакларга,кадерләргә өйрәнделәр.
Әниләр көненә багышланган әңгәмәдән соң, шигырь сөйләделәр.Татар халкының “Өч кыз” әкиятен карап балаларда әниләренә карата хөрмәт уянды.
-
« Сабама – 85 ел” китапчыклар күргәзмәсе 19.11.2015

Кешелек элек-электән үк белемгә омтылган. “Беләге юан – берне егар, белеме булган – меңне егар”- дигән халкыбызның зирәк әйтелгән мәкаленә тукталасы килә. Замана яшьләренең күбрәк электрон китаплар, интернет челтәрен кулай күрүләре чын китапларга кызыксыну уяту катлаулырак әлбәттә. Безнең “Әллуки” бакчасында бу атна тормышы “Китаплар патшалыгында” үтте. Нәниләребез белән китапны яратырга, аңа сак карарга, китап белән һәрвакыт дус булырга, ертылса ремонтлап ябыштырып куерга кирәклеген өйрәндек. Әти-әниләребез белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Китапның куәтле тәрбия чарасы булуын аларга да аңлатабыз. Безнең зурлар төркеме әти-әниләреһәм балалары бу уңайдан “Туган җирем” темасына нигезләнеп, күргәзмәдә нәни китапчыклар ясап үзләренең зур өлешләрен керттеләр.
-
18.11.2015

18, 19 ноябрь көннәрендә Саба районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үткәрелә. Безнең балалар бакчасы мөдире Мухарлямова А.Ш. ПЭП №2 катнашты.
-
Баланы китап белән кызыксындыру 17.11.2015

Кулына китап тоткан бала – ул бәхетле бала. Китап битләреннән аның җанына нур иңә, дөньясына яктылык сирпелә, күңеленә җылылык йөгерә. Шуңа күрә дә безнең әби – бабаларыбыз борынгыдан ук китапны изге әйбер дип санаганнар, аны кадерләп, икмәк белән янәшә саклаганнар.
Бүгенге балаларның сөенерлеге бар, алар китаплы халык. Кешенең гаҗәеп могҗизасы саналган китап – бүген дә безнең белән, балалар белән.
Безнең I нче кечкенәләр төркеме балалары китап карарга бик яраталар. Балаларның китапны яратуы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга, үзләре яшәгән дөнья турында күбрәк белергә өйрәтә. Ә баланы китап белән дуслаштыру кече яшьтән үк башлана. Китап баланың рухи дөньясын баета, аның белемен арттыра, зиһенен үстерә.
-
Безнең хокукларыбыз 13.11.2015

Бөек мәгърифәтче галимебез Р.Фәхретдиннең алтынга тиң, мәгьнәле сүзләре: “ Бала чакта алган тәрбияне- соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” безгә бала тәрбияләү өлкәсендә махсус девиз әйләнде.Әйе без. Без гөнаһсыз нәниләрдән төрле яклап камил шәһес тәрбияләргә бурычлы.Балаларыбыз уенга, тирән белемгә, яхшы тәрбиягә, туган иле, теле булуга, күңелле, бәхетле, тыныч тормышка, халкыбызның матур гореф- гадәтләренә, ватанына тугрылыклы булуга хокуклы.Нәниләребез кечкенәдән үк мәдәниятле, тәрбияле булып, үз хокукларын белеп , үз-үзенә, якыннарына, гаиләсенә хөрмәтле булып үсәргә тиеш.Атналык “ Хокукый мозаика “ темасына нигезләнеп без зурлар төркемендә кызыклы уеннар, күңелле тәрбияви чаралар үткәрдек.
-
Уен-викторина "Минем хокукларым" 13.11.2015

Балаларның хокуклары турындагы белемнәрен киңәйтү, аларда әхлакый сыйфатлар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү, балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату, дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү максатыннан балалар белән “Минем хокукларым” дигән уен-викторина үткәрелде. Балалар сорауларга , табышмакларга җаваплар эзләделәр, уен уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, таныш әкиятләрдәге геройларның нинди хокуклары бозылганын дөрес итеп әйтә белделәр. Уен-викторина “Ягымлы сүзләр түгәрәге” уены һәм презентация карау белән тәмамланды.









