Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Өлкәннәр көне 03.10.2016

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне. Бакчабызда һәр елны бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәбез. Бүгенге көндә 28 пенсионерыбыз бар. Өлкәннәребез хөрмәтенә багышланган бәйрәм иртәсе балалар һәм коллектив әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне ихлас йөрәктән күңелләрне кузгатырдай матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезне ихлас йөрәктән күңелләрне кузгатырдай искиткеч матур бәйрәмегез белән тәрбик итәбез. Бәйрәм уңаеннан сезгә булган иң изге теләкләребезне җиткерәбез: Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Ходай сезгә саулык-сәламәтлек бирсен, булдырган тормышыгызның рәхәтен күреп, тигезлектә, балалар һәм оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәгез. Бәхетле картлык насыйп булсын сезгә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә
Юлларыгызны гөлләр бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Матур теләк, шатлык хисе белән
Тәбриклибез сезне бу көндә.
Якын иптәш, өлкән остаз булып
Сез яшәрсез күңел түрендә.
-
С днем дошкольного работника. 27.09.2016

Работники дошкольных учреждений,
Все воспитатели, все няни, повара,
Сегодня праздник ваш, и мы вас поздравляем,
Желаем процветания и добра.
Желаем вам с хорошим настроением
Работать ежедневно с малышней.
Придумывать занятия с упоением,
Чтоб души детские наполнить красотой.
Мы вам желаем счастья в жизни личной,
Успехов и признания в труде,
Любви и радости, ну просто безграничных,
Благополучия, гармонии в семье.
С наилучшими пожеланиями Ахтямова Р.М. -
Кросс Наций. 26.09.2016

Сейчас кросс наций становится все более и более популярным как в России, так и во многих других странах мира. Тому много причин: и возможность почувствовать себя частью многонациональной спортивной страны, и шанс начать профессиональную спортивную карьеру и просто хорошая возможность приятно и с пользой провести время.Ахтямова Р.М.
Никому на маршруте не тесно
Этим добрым и солнечным днем,
Вот и мы – своей командою,
Не оставая за всеми махнем -
“Милләтләр кроссы-2016” 25.09.2016

25 сентябрь - якшәмбе көнне Сабада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, олысын-кечесен даими спортка тарту максатыннан “Милләтләр кроссы-2016” үткәрелде. “Аргамак” картодромында үткәрелгән элеге кросста “Әллүки “балалар бакчасының зурлар төркеме балалары һәм коллективы хезмәткәрләре дә актив катнашты.
-
Кабак бэйрэме 17.09.2016

Буген, 17 нче сентябрь конне Сабанын спорткомплекс бинасында шаулап, горлэп «Кабак бэйрэме» узып китте. Безнен Саба №2 «Эллуки» балалар бакчасынын тэрбиячелэре хэм эти-энилэр ярдэме белэн кабактан ясалган выставканы бэйгегэ тэгъдим иттек. Тэрбиячелэр торледэн – торле кабактан эзерлэгэн камыр ризыклары алып килделэр. Э кечкенэ нэнилэребез музыка житэкчесе Лилия Ильдаровна белэн «2 весёлых гуся» экиятеннэн бию белэн урелгэн клип белэн чыгыш ясадылар. Кызчыкларыбыз Алисэ белэн Руфинэ кызыклы кабак турында шигырьлэрен сойлэп кунакларны шаккаттырдылар. Элбэттэ, бэйрэм котлаулар белэн тэмамланды. Коллективка II дэрэжэле диплом, грамота хэм нэнилэргэ кечкенэ булэк тапшырдылар.Балалар бакчасы эти-энилэренэ, тэрбиячелэренэ, нэни дусларыбызга зур рэхмэтебезне белдерэбез хэм унышлар телибез!
-
Кабактан композицияләр. 16.09.2016

Һәр фасылның үзенә генә хас бәйрәме була. Табигать алтынсу төскә кергән вакытта уңыш бәйрәме уздырыла. Соңгы елларда Сабабызда көз тамашасына тагын бер үзенчәлекле чара - Кабак бәйрәме дә өстәлде. Елдан-ел ул популярлаша бара. Бәйрәмдә безнең "Әллүки" балалар бакчасы да бик теләп катнаша. Әти-әниләр дә үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп төрле матур, кызыклы, үзенчәлекле композицияләр ясап алып киләләр. Актив катнашкан һәр әти-әнигә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләренең композицияләре.
-
Корбан гаетендә игелекле гамәл. 15.09.2016

Бу көнне мәчетләрдә бәйрәм намазлары укыла.Корбан гаетенең асылында Аллаһы Тәгаләгә якынаерга теләк ята.Без бу мөбәрак бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз. Шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып, каршы алабыз.Бүгенге истәлекле чара “Әллүки “балалар бакчасында мөслимә Әлфия абыстайның ирештерелгән догалары белән билгеләп үтелде.Балаларыбыз өйрәнгән догаларын сөйләделәр, корбан итеннән авыз иттеләр. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, бер-беренә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Бу мөбәрак көнне нәфрәт-ачулар юкка чыга. Кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла.
-
Бишенче сентябрь. 05.09.2016

Нихаять,5 сентябрь көнне Әллүки балалар бакчасы шатлыклы балалар авазына күмелде.Зарыгып көтеп алган бакчабыз узенә нәниләрен кабул итте.Бу көн әти-әниләрнең, балаларның күңелендә әйтеп бетергесез сөенечле хисләр калдырды.Аллага шөкер бакчабыз заман тәләпләренә килерлек булып матурланды.Киләчәктә барыбызга да исән-сау эшләргә язсын.
-
Информация для родителей! 29.06.2016

Для переоформления права на получение основной и дополнительной компенсации за детский сад вы можете подать заявление электронно на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru. Для подачи электронного заявления необходимо зарегистрировать личный кабинет на Портале госуслуг Российской Федерации gosuslugi.ru. Подавайте заявление на Портале госуслуг Республики Татарстан и вы получите услугу «не выходя из дома». С дополнительной информацией вы можете ознакомиться на нашем сайте в разделе «Для родителей».
-
Котлыйбыз!!! 16.06.2016

Хөрмәтле Әлфия Шамиловна! Быелгы ел Сезнең өчен аеруча истәлекле, чөнки ул - Сезнең юбилей елы. Шушы тантаналы туган көнегездә ихлас котлаулар Сезгә зур шатлык булып ирешсен! 55 яшьлек юбилеегызга олы тормыш һәм хезмәт юлы үтеп киләсез. Хезмәтеңне ярату, җаваплылык, таләпчәнлек, гадел булу, кешелеклелек дигән сыйфатлар Сезне шундый олуг дәрәҗәгә күтәргән. Сез җир йөзендәге барлык уңай сыйфатларны гүя үзегезгә туплагансыз. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт, мәрхәмәтлелек. Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез - 55 яшьлек олы юбилеегыз белән котлыйбыз!









