Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 26.04.2016

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. Быел татар дөньясы аның 130 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан зурлар төркемендә (тәрбиячеләр Гараева М.М., Шакирова Э.А.) әти -әниләр җыелышы уен-викторина белән башланып китте. Тәрбияче Гараева Мәдинә Мансуровна презентация ярдәмендә әти-әниләргә төрле сораулар бирде, таныш әдәби сюжетлар буенча белемнәрен чарлады. Аннары әти-әниләргә уку елы дәверендә балалар белән үткәрелгән эшчәнлек турында презентация тәкъдим ителде. Җыелыш ахырында әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тәрбиячеләрдән җаваплар алдылар, фикерләштеләр.
-
26.04.2016

Безнең "Әллүки" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Бәйрәм Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында үткәрелде. Шарифуллина Әдилә башкаруында Габдулла Тукайның "Шаян песи" шигырен тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм " Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
«Тукайлы яз» әти-әниләр җыелышы. 25.04.2016

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда аның иҗаты шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.Чираттагы уздырылган әти-әниләр җыелышында үткәрелгән уртанчылар төркемендә (тәрбиячеләр Солтанова Г.Г. һәм Ибатуллина И.С.) белән берлектә сөйләм үсеше һәм танып белү үсеше буенча Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган эшчәнлектә балалар үз белемнәрен осталыкларын күрсәттеләр,Г.Тукай шигырьләре ” Бала белән күбәләк” “Кызыклы шәкерт” “Гали белән кәҗә “Ел фасыл- ларын “ сөйләделәр, проектор аша шагыйрнең язмаларын карадылар ,икенче өлештә әти-әниләр белән берлектә балаларга өйрәтелгән биремнәрне үтәп викторина буенча җаваплар таптылар,Яраткан шагыйребез Г.Тукайның иҗаты балалар күңелендә мәңге сакланыр,истә калыр.
-
Балалар әдипләре 23.04.2016

Яшь буынны тәрбиләүдә әдәби әсәрләр куллану нәтиҗәле алымнардан санала. Матур әдәбият әсәрләре баланы дөньяны танып белергә, табигатьнең матурлыгын күрергә, туганлык хисләре уятырга, үсемлекләр, хайваннар дөньясын яратырга өйрәтә. Бакчабызда даими рәвештә балалар язучылары әсәрләрен эшчәнлекләрдә киң кулланып эшлибез. "Балалар әдипләре" атналыгы кысаларында зурлар төркемендә (тәрбиячеләре Гараева Мәдинә Мансуровна) яраткан әдипләребез әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнар, әкиятләр карадык. Бөек шагыйребез Г.Тукайның әдәпле булырга өйрәтүче әкият-шигырьләре күңелләрдә матур эз калдырды.
-
"Тукайга - 130 ел" рәсем күргәзмәсе 21.04.2016

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Аның туган көне 26 нчы апрель көнне үткәрелсәдә, безнең "Әллүки" балалар бакчасында инде төрле чаралар уздырыла башлады . Бакчабызда эшләүче тәрбиячеләр һәм педагоглар тарафыннан "Тукайга - 130 ел" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Рәсемнәрен тәгъдим иттеләр: Абубакирова Р.Г. "Бәхетле бала"; Ахтямова Р.М. "Бала белән күбәләк"; Валиева Л.И. "Бишек җыры"; Ибатуллина И.С. "Кәҗә белән сарык"; Солтанова Г.Г. "Шүрәле"; Шакирова Э.А. "Кызыклы шәкерт"; Шарипова Ф.М. "Кәҗә белән сарык"; Хайретдинова Г.М. "Төлке һәм йөзем җимеше"; Широва Г.Г. " Гали белән кәҗә"; Гараева М.М. "Эш беткәч уйнарга ярый".
-
Тугэрэк остэл артында.
21.04.2016
21 апрель көнне 2нче кечкенәләр төркеменең чираттагы әти-әниләр җыелышы үтте.Тугәрәк өстәл артында узара аралашу формасында оештырылды.Тәрбияче Ахтямова Р.М. үтеп барган уку елына нәтиҗәләр ясады,балаларның унышлары белән уртаклашты.Бөек шагыйребез-Габдулла Тукай туган көне унаеннан,аны искә алып "Тукай мәнге безнең күңелләрдә" темасына призентация үткәрелде.
-
Беренче кечкенәләр төркемендә җыелыш 20.04.2016

I нче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Төркемдә алып барыла торган “Хәрәкәттә - бәрәкәт” түгәрәге эшчәнлегенә йомгак ясалды. Тәрбияче Хайрутдинова Г.М. уеннарның тәрбия чарасы булуын, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясавын, психик үсешенә ярдәм итүен, кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итүен ассызыклап үтте. Әти-әниләр белән “Песи һәм чыпчыклар” хәрәкәтле уены оештырылды. Икенче көн тәртибе буенча бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган уен – викторина үткәрелде. Әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Өченче көн тәртибе буенча тәрбияче төркем тормышы белән таныштырды, киңәшләр бирде. Җыелыш күңелле һәм файдалы үтте.
-
Әти - әниләр җыелышы 19.04.2016

19 апрель көнне ясле төркемендә әти - әниләр җыелышы булып үтте.
Җыелышның темасы “Бакчадагы бер көн” дип аталды.
Беренче көн тәртибе буенча тәрбияче Ибатуллина Илзирә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган уен - викторина үткәрде. Уен Г.Тукайның “ Туган тел” җыры белән башланды. Бу уенда әти - әниләр бик теләп катнаштылар.
Икенче көн тәртибе буенча тәрбияче Корбанова Нурия ” Баланың бакчадагы бер көне “дип аталган презентация күрсәтте.Балаларның көннәре нинди эшчәнлекләр һәм уеннар белән үтүе турында сөйләде. Бигрәк тә балалар бу төркемдә сенсор һәм дидактик уеннар белән кызыксына. Мондый уеннар баланың сөйләм теле һәм психик үсешенә ярдәм итә.
Өченче көн тәртибе буенча ”Әти - әнине кем тәрбияли” дигән анкета тутырып әти - әниләр бала тәрбияләүдә үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Язгы өмә 18.04.2016

16 нчы апрель көнне бакчабызда эшләүче барлык хезмәткәрләр тирә-юньне чистарту буенча экологик өмәдә катнаштылар. Бу изге эштә актив катнашкан барлык хезмәткәрләр бакчабызны чистарту өчен күп көч куйдылар. Җыелган чүптән арынгач, территория чистарып калды. Явып үткән яңгырдан соң бөтен җир яшәрде. Өмәдә катнашкан бар кешегә афәрин дип әйтәсе килә.
-
Без гөлләр үстерәбез 15.04.2016

Экологик тәрбия бирү хәзерге заманда иң актуаль проблемаларның берсе булып торганлыктан, без балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балаларга экологик тәрбия бирү эшен кече яшьтән үк башлап җибәрәбез. Төрле чаралар, эшчәнлек, уен вакытларында якыннан танышабыз, практик эшләп карау аша белемнәребезне ныгытабыз. Безнең беренче кечкенәләр төркемендә дә бу эшкә зур игътибар бирелә. Шуларның чираттагысы "Без гөлләр үстерәбез" дип исемләнгән эшчәнлек барышында балалар белән фикус һәм яран гөлләре белән таныштык, аларга су сиптек, яфракларын сөртеп үсү өчен нинди шартлар кирәклеге турында сөйләштек.Үзләре тотып эшләп карау балалар күңеленә аеруча хуш килде.(тәрбияче Шарипова Ф.М).









