Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Дымка уенчыгы. 29.11.2016

Уртанчылар төркемендә иҗади-сәнгать эшчәнлеге кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Буген без дымка уенчыклары белән таныштык. Балалар борынгы осталарнын балчыктан ничек уенчыклар ясаганнарын, матур ачык төстәге буяулар белән бизәгәннәрен белделәр. Шулай ук үзләре осталарга әйләнеп пластелиннан уенчык үрдәк ясадылар һәм аны үзенчәлекле итеп бизәделәр.
Уенчыклар бик матур, зәвыклы килеп чыкты,чөнки аны балалар тырышып, кунел жылыларын биреп эшләделәр.
-
"Иртәнге гимнастика" 28.11.2016

28ноябрь көнне беренче кечкенәләр төркемендә иртәнге гимнастика уен алымнары белән үтте:балалар кошлар булып очтылар,аю булып йөрделәр,куян кебек сикерделәр.Балалар түгәрәк ясап басарга,хәрәкәтләрне дөрес итеп башкарырга ,әйләнә-тирәдә ориентлашырга,игътибарлы,түзем булырга өйрәнделәр.
-
Хөрмәтле әниләр!
26.11.2016
Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч – дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр! Сезне эниләр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез.
Ана гүя дала –Колачы киң, йөзе кояшлы,Ана җирдә бөтен игелекнең,Изгелекнең тугры юлдашы.Ана булу – изгелекнең таҗы,Дөньяда иң олы дәрәҗә!Ана кеше бөтен баласыныңБәхетенә ача тәрәзә.Иң изге теләкләр белән Администрация һәм Профсоюз комитеты.
-
“Машина төзүчеләр” 25.11.2016

Зурлар төркемендә балалар төзү эшчәнлегендә транспорт төрләре темасын өйрәнеп ныгыттылар. Үзләре киләчәктә төзелештә эшләүне күзаллап машина төзү белән кызыксынды-лаәр.Төрле төрдәге машиналарны төзү алымнарын кулланып эшләделәр. Машина төрләренә карап нинди хезмәт башкаруларын белделәр.”Кайсы транспорт төре”уенында дөрес фикер йөрттеләр.Шакмаклы кәгаздә машина схемасын тоташтырдылар .Киләчәктә үзләрен шофер булгач без апаларны утыртып йөртергә сүз бирделәр.Эшчәнлек ФДББС таләпләренә яраклаштырылып үткәрелде.
Тәрбияче: Солтанова Г.Г.
-
"Әкияттә кунакта" 25.11.2016

Бүген безгә кунакка "Теремкәй"әкиятеннән әкият геройлары килде.Балалар бик "җылы" кабул иттеләр кунакларны.Алар белән рәхетләнеп сөйләштеләр,уйнадылар,тагын килегез дип озатып калдылар.
Тәрбияче:Абубакирова Р.Г.
27.11.2016.
-
“Каршы алсын безне юллар” 24.11.2016

24 нче ноябрь көнне Сабаның №2 нче “Әллүки” балалар бакчасының зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган “Каршы алсын безне юллар” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар әниләргә багышланган җырлар,уеннар,күңелле биюләрен күрсәтеп үттеләр. Әниләр үзләредә актив катнаштылар.Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар бакчасының гаилә белән хезмәттәшлек итү эше максатлы һәм юнәлешле булды. Бу максатларны тормышка ашыруда да яңа эш формалары уйлап таптык. Бакчабызда әниләр көче белән “Әниемнең җылы куллары”дигән темага кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Гаилә белән балалар бакчасын берләштерүче үтемле нәтиҗә дуслык, үзара аңлашу, ярдәмләшү. Тыныч-тату гаилә атмосферасындада үскән балалар гына әдәпле - әхлаклы, иманлы, акыллы-тәүфыйклы була, һәм шундый милләтнең, халыкның ышанычлы киләчәге, таянычы була ала.
Тәрбияче: Солтанова Г.Г
-
" Бүген бездә КВН".
23.11.2016
Бүген 23 ноябрь көнне уртанчылар төркемендә әниләр көне уңаеннан " Бүген бездә КВН" исеме астында бәйрәм кичәсе булып узды. Ярыш " Шофёрлар" һәм "Мактанчык үрдәкләр" командалары арасында төрле кызыклы биремнәр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ике команда да үзләренең бит оста, үткен, кыю икәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм әниләр белән бергәләшеп " Барбарики" биюен бию белән тәмамланды. ( Тәрбиячеләр Шарипова Ф.М, Ахтямова Р. М.).
-
Бәйрәм кичәсе "Әнием күз нурым"
22.11.2016
Әни – һәркайсыбыз өчен иң якын һәм кадерле кеше. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырырга өйрәтүче кеше. Без II нче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләр Хайрутдинова Г.М., Шарипова Ф.М.) әниләр көнен билгеләп үттек. Кичәбез бик күңелле узды. Балалар өйрәнгән җырлары, биюләре белән чыгыш ясап әниләрен сөендерделәр. Әниләр дә бик кызыксынып “Сорау бирәм – җавап тап” уенында катнашты. Бәйрәмебезне күмәк бию белән тәмамладык.
-
Транспорт төрләре
21.11.2016
21 ноябрь көнне Саба 2 нче номерлы "Әллүки" балалар бакчасының 1 - нче кечкенәләр төркемендә “Светофор” түгәрәге эшчәнлеге күрсәтелде. Тәрбияче – Корбанова Нурия Хаҗиахметовна. Максат: балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү, траспорт төрләре белән таныштыру. Җир транспортларын бер - берсе белән чагыштыру, аларның өлешләре турында белемнәрен арттыру. Кызыксынучанлык, кабул итү сәләтен үстерү, тәрбияче һәм яшьтәшләре белән аралашу теләге тәрбияләү.
-
"Юл йөрү иминлеге кагыйдәләре" 18.11.2016

Бүген зурлар төркемендә балалар педагогларга (тәрбияче - Солтанова Г.Г һәм музыка җитәкчесе Валиева Л.И җитәкчелегендә) "Юл йөрү иминлеге кагыйдәләре "темасы буенча күңел ачу чарасы күрсәттеләр.Балалар транспорт төрләренә табышмак аша җавап табып, килгән кунак убырлыны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр, Светофор турында шигыр сөйләп, биеп - җырлап , уеннар уйнадылар, үскәч үзләрен чын шоферлар итеп күреп күзаллап күмәк эшчәнлектә кисеп ябыштырып киләчәк машиналарын кәгазьдә ябыштырдылар.Балалар алган белемнәрне үзләштереп максатка ирештеләр.









