муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Бала белән күбәләк" 15.03.2015 Зарипова Чулпан әнисе Зөлфия белән бөек шагыйребез Габдула Тукайның "Бала белән күбәләк" әсәрен сәхнәләштерделәр.
-
"Исәнме, кояш" 14.03.2015
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы −
Сагынып көткән яз килә.
Мөнир Мазунов.
“Исәнме, кояш!” атналыгы барышында максатчыл күзәтү аша балаларны язгы табигать күренешләре белән таныштыруны дәвам итү; кояш турында белемнәрен тулыландыру; кояшның табигатькә йогынтысын ачыклау; табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү; әйләнә-тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру; табигатькә карата аңлы караш, экологик культура, язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү өстендә эш алып барылды. Икенче кечкенәләр төркеме балалары Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна җитәкчелегендә"Язгы кояш" темасына эшчәнлек барышында кояшның җирне җылытуын, елмаеп бар дөньяны яктыртып торуын билгеләп, кояшның бар тереклек ияләренә кирәк булуын ачыклап рәсемгә төшерделәр.
-
"Яз килә, яз килә - елмаеп кояш көлә!" 14.03.2015
Күк йөзеннән бөтен җиргә
Кояш нур сибә.
Кар эри, тамчы тама
Бар тереклек уяна...
Зурлар төркеме балалары атналык тема буенча алган белемнәрен кисеп ябыштыру эшчәнлегендә чагылдырдылар.
-
Бәйрәм белән!!! 07.03.2015
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Хөрмәтле хатын-кызлар! Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына бәһалап беткесез өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята. Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар! Сезне матур бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калабаз!
-
"Йөрәк җылымны бүләк итәм" 06.03.2015
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Мәктәпкә әзерлек төркеменең бәйрәме үзенчәлекле булды. Танылган тапшырулар, кызыклы очрашулар, Әниләрдән интервью алу, кызыклы вакыйгаларны искә төшерү, файдалы киңәшләр бирү белән үрелеп барды бәйрәм. Кичә дәвамында балалар җыр, бию, уен коралларында уйный белү, нәфис сүзгә булган осталыкларын Әниләргә танылган "Сәламәт яшәү" , "Танылу минуты", "Күмәк бию" "проектлары" аша җитекерделәр.
-
Әниемә бүләк 05.03.2015
Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! "Әниемә бүләк" исемле бәйрәм кичәсе барышында зурлар төркеме балалары Әниләрне якынлашып килүче 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котладылар. Әниләр, Дәү Әниләргә,Әбиләргә булган матур, изге теләкләрне җиткерделәр.
Хөрмәтле Әниләр!!!
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә алда да.
-
"Җырлыйм Әнием турында" 04.03.2015 Әниләрнең назы белән Без керәбез һәр көнгә. Кояш кирәк җир йөзенә, Әни кирәк һәркемгә. Тәрбияче Ләйсән Хазиевна, музыка җитәкчесе Гөлнара Илдусовна уртанчылар төркеме балалары белән берлектә "Җырлыйм Әнием турында" бәйрәм кичәсе барышында малайларның киләчәктә әниләргә терәк, кызларның бала җанлы булып үсәчәкләрен тасвиларлап матур мизгелләр бүләк иттеләр. Балалар әниләрә, дәү әниләргә, әби, апаларга изге теләкләрен шигырь, җыр аша җиткерделәр. Кунакка килгән Ак Әби (Венера Аглиевна) белән Әниләрне татар халкының милли уеннарында катнаштарып татар хатын-кызларының чигү, бәйләү, тегү кебек кул эшләренә оста, гаиләне барлап, тәртипләп тору, гаиләдәге һәр кешегә мәрхәмәтлелек, михербанлылык, шәфкатълелек тәрбияләүдә Әниләрнең өлеше зур булуын билгеләп үттеләр. Кичә ахырында балалар күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләрен иң якын кешеләре Әниләре, Дәү әниләр, Әбиләргә тапшырдылар.
-
"Әнием - күз нурым" 03.03.2015
Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давыллардан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр Дания Әминовна, Гөлгенә Тәлгатовна, музыка җитәкчесе Гөлнара Илдусовна җитәкчелегендә "Әнием - күз нурым" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен шигъри юллар, җыр, бию аша якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм әниләр һәм балалар белән бергә уеннар уйнау белән үрелеп барды. Кичә ахырында балалар үз куллары белән ясаган бәйрәм открыткаларын кадерле кешеләре - Әниләренә тапшырдылар. Нәниләрнең күп төрле хөнәрләргә өйрәнеп чыгыш ясаулары Әниләргә хуш килде. Үзенчәлекле бәйрәм кичәсе үткәргән өчен Әниләр барлык бакча хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калдылар.
-
"Әбиемнең серле сандыгы" 27.02.2015
Балаларны татар халкының милли киемнәре, аларның бизәлеше белән таншытыруны дәвам итү, татар кызларының кул эшләре - тегү, чигү, бәйләү һөнәрләре белән кече яшьтән таныш булуларына төшендерү; балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү максатыннан "Әбиемнең серле сандыгы" темасы астында үткәрелгән атналык барышында күп кырлы эш алып барылды. "Татар халкының милли киемнәре", "Татар халкының милли чигү үрнәкләре" темасына презентацияләр күрсәтелде, түбәтәй, калфак чигү, читек бизәү орнаментлары белән таныштырылды. Балаларның алган белемнәре иҗадый сәнгать эшчәнлекләре барышында киң чагылдырылды һәм аларның эшләре буенча күргәзмә оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ир-егетләр һәм хатын-кызларның читекләрен, уртанчылар төркеме балалары түбәтәй, зурлар төркеме балалары алъяпкыч бизәүгә өстенлек бирде.
-
"Ел тәрбиячесе - 2015" муниципаль туры 27.02.2015
Агымдагы елның 26 февралендә "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры булып үтте. Билгеле булганча, әлеге чара "Россиянең ел тәрбиячесе - 2015" Россия күләм профессиналь конкурсы кысаларында уздырыла. Бәйгенең төп максаты - тәрбиячеләрнең статусын үстерү, аларның эш нәтиҗәләрен арттыру, иҗади якын килеп эшләүче педагогларны барлау һәм нәтиҗәләрен бәяләү. Алдагы этапта җинү яулаган коллегабыз - рус телен өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна балалар белән эшләүнең үрнәкләрен күрсәтеп өченче урынны яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа унышларга ирешеп эшләвен теләп калабыз.