муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 06.05.2015 9 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан район күләм балалар бакчаларының зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында рәсем, открытка ясау буенча конкурс үткәрелде. Балалар әти-әниләре белән берлектә эчтәлекле, матур бизәлешле открыткалар ясап алып килделәр. Эшләнмәләр "Бөек Ватан сугышы тәмамлануга - 70 ел" күргәзмәсендә урын алдылар. Конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
РостОК турниры 05.05.2015 Өченче ел рәттән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары РостОК регионара турнирында катнашып киләләр. Балаларның игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен ачыклау өчен төзелгән биремнәрне балалар тиешле вакытта үтәп беренче, икенче, өченче дәрәҗә Дипломнарга ия булдылар.Турнирда катнашкан Кашапов Илүзәр, Сафиуллина Наилә, Фасхиев Илназ, Гараев Ильдан, Латыйпова Язилә, Мирасова Зәлинә, Газизянова Камиләләргә уңышлар теләп калабыз.
-
О гранте "Лучший билингвальный детский сад" 30.04.2015
Вот уже в который раз Министерство образования и науки РТ объявляет о гранте "Лучший билингвальный детский сад" , организованный в соответсвии со Стратегией развития образования в Республике Татарстан на 2010-2015 годы "Киләчәк" - "Будущее", в целях выявления и поощрения лучших педагогических коллективов дошкольных образовательных организаций по обучению детей государственным языкам РТ. Сроки проведения конкурса: с 13 апреля по 20 мая 2015 г.
Экспертная комиссия под руководством начальника отдела дошкольного образования МОи НРТ Э.А.Измайловой в наш район по графику прибыла 30 апреля. По требованиям конкурса выявление участников ( МБДОУ) конкурса определялись с помощью жребия. В связи с этим, по жребию нашему детскому саду выпало стать участниками конкурса "Лучший билингвальный детский сад".
По критериям конкурса экспертная комиссия оценивала:
- отражение работы по реализации УМК в программе развития ДОО;
- отражение национально-регионального компонента в основной общеобразовательной программе дошкольного образования, реализуемой в ДОО;
- соответсвие перспективного, календарного планирования деятельности по обучению двум государственным языкам программе;
- организация и результативность работы с детьми и т.д.
В связи с критериями конкурса комиссия наблюдала за организацией НОД по обучению русскому ( воспитатель Вафина Л.И.) и родному языку в средней ( воспитатель Ахметсафина Л.Х), старшей (воспитатель Хуснулина Г.Г.), и подготовительной (воспитатель Сабирова Р.Р) группах, беседовали с детьми, оценивали уровень владения детей русским языком. Также, комиссия проверила всю необходимую документацию на соответствие программы и реализации УМК.
-
30.04.2015 Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, Татарстан җирлегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү,табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен үстерү; мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату; балаларда игътибарлылык урманга һәм аның байлыкларына сак караш, экологик культура тәрбияләү максатыннан "Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгы барышында күп кырлы эш алып барылды. Балалар белән "Урман - байлыклары", "Урман - күп катлы йорт" һ.б. темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Урманга барсаң үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Атналык тема һәр эшчәнлектә чагылды. Сирәгәеп баручы кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр белән танышып аларны Кызыл китпка кертүләрен шуңа аларны сакларга кирәклегенә төшенделәр. Гүзәл Габдулхаевна зурлар төркеме балалары белән "Ураманга сәяхәт" "бардылар". Юлларында очраган керпенең зарын тыңлап, аның биремнәрен үтәп, урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен бер кат искә төшерделәр. Балаларның эшчәнлек барышында тупланган белемнәре "Кем кайда яши?", "Кемнең баласы?", "Кайда үсә?", һ.б. дидактик уеннар ашы ныгытылды.
-
Бөек шагыйрь - Габдулла Тукай 25.04.2015
“Шатлан, халкым!”
Әнә ничек кояш көлә,
Әнә нинди матур көн!
Куанабыз, шатланабыз,
Бүген Тукай туган көн!
Әй,сөенлэр балалар,
Һәрбер чәчәк, һәрбер гөл.
Җир өстендә нурлар балкый,
Бүген – Тукай туган көн!
Җырла, халкым, куан халкым.
Шатлан, халкым, уйна, көл.
Бүген җирдә иң зур бәйрәм,
Бүген – Тукай туган көн!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бакчабызда бәйрәм иртәсе үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Г. Тукайның балалар өчен иҗат ителгән, яратып өйрәнелә торган шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Образларны чагылдырып, рольләрне матур башкарып, әсәрләргә салынган тәрбияви мәгънәне иптәшләренә җиткерделәр.
-
Яраткан әсәрләргә - күргәзмә 25.04.2015 "Г.Тукай - безнең күңелләрдә" атналыгы барышында Г.Тукайның киң танылган әсәрләрен балалар иҗади эшчәнлек барышында рәсемдә чагылдырдылар. Аларның эшләре әти-әниләр хозурлыгына куелды. Ин уңышлылары күргәзмәдә урын алды.
-
Юбилеең белән!!! 21.04.2015
Бүген бакчабызда озак еллар музыка җитәкчесе булып эшләгән, бүгенге көндә тәрбияче булып эшләүче Гайфуллина Дания Әминовнаны юбилее белән котларга Саба муниципаль районы Башкарма коитетының мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Шамсевалиева Айгөл Маратовна килде. Үзенең гомерен шушындый җаваплы әммә бик кирәкле эшкә багышлап, иҗади якын килеп эшләүче Дания Әминовнага изге теләкләрен җиткерде, Мактау Грамотасы истәлекле бүләк тапшырды. Дания Әминоанвны котларга Дилбәр Фатыховна, Наилә Гараевна, Кадрия Рафаеловналар да килде. Бергә эшләгән вактларын искә алып, җырлы бүләкләрен тапшырдылар.
Дания Әминовна!!!
Котлап сине туган көнең белән,
-
Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә 21.04.2015
"Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә" атналыгы барышында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Рәхилә Расиховна, тәрбияче ярдәмчесе Хабибуллина Гөлия белән берлектә Ә.Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәгә балалар бүлеге китапханәчеләре һәм методистлар үткәргән чарага теләп бардылар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган бу чарада китапханә хезмәткәрләре "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштеределәр. Бадикова Зөләйхә, Шакиров Әзкәр, Гасимова Зәринә, Гараев Ильдан, Нургалиев Рамил, Мирасова Зәлинә, Фасхиев Илназлар Габдулла Тукайның өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Габдулла Тукайның әсәрләре буенча бастырылган китаплар белән таныштылар. Балаларда китапларга карата сак караш, язучыларның эшенә ихтирам тәрбияләнде.
-
Космодром 17.04.2015
Балаларны чын барлыктагы объект һәм аның элементларын геометрик фигураларда күрә белергә өйрәтү. Әзер детальләрдән (түгәрәк, овал, турыпочмаклылар) ярдәмендә "Космодром" композициясен конструкцияләргә, рәсем итеп җыярга өйрәтү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге үткәрелде. Тәрбияче Рәхилә Расиховна балаларны иҗади уйлап эш итәргә, башлаган эшне ахырына җиткерергә күнектерү, пөхтәлек тәрбияләү өстендә эш алып барды.Күмәк эшләу барышында балаларда бер-берсен тынлый белергә, юл куя белергә, түземлелек тәрбияләнде. Балалар өч төркемгә бүленеп эшләделәр һәм эшчәнлек ахырында килеп чыккан эшләренә нәтиҗә ясадылар.
-
12 аперль - Космонавтика көне 16.04.2015
Балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү; галәм турындагы белемнәрен системалаштыру; Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту. Косманавтика көне турында белемнәрен формалаштыру; тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле, актив иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 13-17 апрель көннәрендә бакчабызда “Галәм киңлекләре” атналыгы бара. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Венера Аглиулловна белән берлектә “Галләмдә ракета” темасына бердәм эшчәнлек барышында галәмнең киң булуын, анда башка планеталар, йолдызлар булуы турында белем тупладылар, алган белемнәрен рәсемдә чагылдырдылар.