муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
"Инглиз телен өйрәнәбез" 28.01.2015
28 январь көнне зурлар төркеменең әти-әниләр җыелышында инглиз теле өйрәтүче Гөлназ Альфредовна балалар белән берлектә "Гаилә" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген күртсәтте. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, төрле биремнәр аша балаларның белемнәре ныгытылды, гаилә членнарының атамалары өйрәнелде, гаиләдәге һәр кешегә карата игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәклеге аңлатылды. Эшчәнлекнең җанлы баруы, балаларның актив, сорауларга аңлап җавап бирүләре әти-әниләргә аеруча ошады. Балаларга күп кырлы тәрбия һәм белем бирү эшчәнелеге буенча эш алып барганнары өчен педагогларга, специалистларга, балалар бакчасы коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Беренче кечкенәләр төркеме 27.01.2015
27 январь көнне икенче кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышында тәрбияче Гүзәл Хәмзевна “Матур бизәкләр” темасы астында интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеген үткәрде. Кунакка килгән Мәрьямнең бик күп матур күлмәкләре булуын билгеләп, “Нәрсә үзгәрде?” уены аша төсләр турында белемнәрен ныгыттылар, төрле тукыма кисәләреннән тегелгән киезне күзәтеп, шуный ук кисәкләрдән юрган тегәргә кирәклеген ачыклап, “тукымаларга” матур бизәкләр төшерделәр. Һәр әти-әни бала янына утырып балалар белән берлектә кәгазьгә туры сызык, манып алу ысуллары белән төрле бизәк төшерү алымнарын үзләштерделәр. Балаларның пумаланы дөрес тотып эшли алуларына, чиста-пөхтә эшләүләренә ирештеләр.
-
Икенче кечкенәләр төркеме 26.01.2015
26 январь көнне икенче кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышында Дания Аминовна һәм Гөлгенә Тәлгатовна балаларның бердәм эшчәнлеген күрсәттеләр. Дания Аминовна бер төркем балалар белән “Серле кар бөрткеләре” темасына интегральләштерелгән бердәм эшчәнлек барышында кар бөтекләренең төрле бизәкле, кояшта җемелдәп, ялтырап торуын, салкын, кулда эреп суга әйләнүен, бер-берсенә ошамавын билгеләп үттеләр. Ябыштыру ысулы белән кар бөртекләрен ясадылар. Эшчәнлек табышмаклар, шигырьләр, җыр, уен белән үрелеп барды.
-
Транспорт төрләре 26.01.2015
Гөлгенә Тәлгатовна икенче төркем балалар белән “Транспорт төрләре” темасына багышланган бердәм эшчәнлек барышында балаларны җир, су, һава транспортларын таный һәм аера белүдә күнектерде. “Парын тап” уены ярдәмендә транспортны йөртүчеләр буенча белемнәрен ныгытты. “Поездда барып”, “самолетта очып”, “көймәдә йөзеп” транспорт төрләренең хәрәкәт итү буенча күзаллауларын үстерде. “Кем өлгер?” уены аша балаларны җитезлектә ярыштырды. Балалар актив, кызыксынып, теләп һәр биремне башкаралар, үз фикерләре белән уртаклаша беләләр.
-
Бакчабызда төркем җыелышлары 23.01.2015 Әти-әниләрне балалар бакчасы тормышы, балалар үзләштерегә тиешле күнекмәләр белән тирәнтен таныштыру йөзеннән төркем әти-әниләр җыелышларында балаларның бердәм эшчәнлекләрен күрсәтү; “Бакча тормышыннан мизгелләр”, “Чыныктыру чаралары”, “Уйный-уный үсәбез”, һ.б. темаларга презентация карау; әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү кебек чаралар үткәрәбез. 23 январь көнне нәниләр төркемендә әти-әниләр җыелышы вакытында тәрбияче Әнисә Әминовна, Әлфия Камилевна әти-әниләрне балаларның бакчадагы тормышын чагылдырып презентация күрсәттеләр. Балалар белән үткәрелүче бердәм эшчәнлекләр, уеннар, иртәнге гимнастика, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү, культура гигиена күнекмәләрен, яңа һөнәрләр үзләштерү мизгелләрен әти-әниләргә җиткерделәр. Балаларны тәрбияләү, сәламәтлекләрен ныгыту, мөстәкыйльлелекләрен үстерү буенча әти-әниләргә киңәшләрен бирделәр. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә гаилә тәрбиясенең йогынтысы зур булуын, гаиләдәге гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап, сәламәт яшәү рәвешен балаларга кече яшьтән төшендерергә кирәклеген аңлатып үттеләр.
-
Эше барның ашы бар 23.01.2015 Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Ахметсаифина Ләйсән Хазиевна белән берлектә иптәшләрен әти-әниләренең хезмәте белән таныштырдылар. Кайда кем булып эшләүләрен, нинди эш башкаруларын аңлатып сөйләделәр. Эшчәнлек хезмәт ияләре турында өйрәнгән шигырьләр, табышмакларга җавап табу, “Кемгә нәрсә кирәк?”, "Кем кайда хезмщт куя?" уеннары белән үрелеп барды.
-
Уңганның кулы тынмас, суыкта тәне туңмас 22.01.2015
Балаларны һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү, артист, клоун хезмәте турында тирәнтен белем бирү, аларга төрле образларга кереп уйнау өчен күп төрле костюмнар, маскалар кирәк булуын аңлату. Балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү, мөстәкыйльлелек тәрбияләү максатын күзаллап тәрбияче Сабирова Рәхилә Расиховна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Яраткан клоуныма” темасына бердәм эшчәнлек үткәрде. Балалар артистларның төрле жанрда эшләүләрен, оста булуларын, төрле ролләргә кереп уйнауларын, образны тамашачы күңеленә җиткерә беләлүләрен билгеләп үттеләр һәм төрле төрдәге төсле кәгазләрне кулланып клоун маскасын ясадылар.
-
Хөрмәт төбе – хезмәт, хезмәт төбе – хәзинә. 21.01.2015 Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату; төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү; балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан 19-23 январь көннәрендә “Хезмәт төбе – хәзинә” атналыгы үткәрелде. Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән берлектә беренче ярдәмчебез шәфкать туташы Хабибрахманова Әлфия Мөбәрәкҗановнаның хезмәте белән танышу өчен шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия оештырдылар. Әлфия Мөбәрәкҗановна кыскача эш тәртибе белән балаларны таныштырды, балаларның буйларын, авырлыкларын үлчәде, аларның үсеп китүләрен билгеләп үтте.
-
"Әкияттә кунакта" 19.01.2015
Уртанчылар төркеменнән Хасаншин Замир, Идрисов Ранил, Абдуллина Азалия тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна җитәкчелегендә, зурлар төркеменнән Хабибуллин Инсаф, Равилова Илсинә тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна җитәкчелегендә “Әкияттә кунакта”исеме астында үткәрелгән Россия күләм иҗади эшләр (рәсем) конкурсында катнашып сертификатлар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Балаларны, аларның җитәкче апаларын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз!
19.01.2015
Аттестация нәтиҗәләре буенча бакчабызның өлкән тәрбиячесе Нурисламова Миләүшә Фаритовна 1 категориягә раслау үтеп, тәрбиячеләр Гайфуллина Дания Аминовна, Вафина Лилия Ильфировна, Гилемханова Аниса Аминовна I квалификацион категориягә лаек булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба матур нәтиҗәләргә ирүшеләрен телибез.