Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Экскурсияләр сезоны 21.09.2015
Быел көз бик матур килде.Янгыр да сирәк кенә ява, көннәр дә җылы, кояш та якты нурлары белән безне иркәли. Экскурсия-походларга йөрер өчен менә дигән вакыт! Кайбер сыйныф укучылары үткән атнада ук дәресләрдән соң табигать кочагына барырга өлгерделәр инде. Саф һава сулап, туйганчы футбол-волейбол уйнап, учак янында җыелышып аралашып утырып, вакытларын күңелле үткәреп бик канәгать булып кайттылар. Бу атнада да экскурсияләр сезоны дәвам итә!
-
"Көзге уңыш" 19.09.2015
Көзге уңыш җыю дәвам итә. Буген 5-11 нче сыйныф укучылары укытучылар белән берлектә чөгендер, кишер, кәбестә алу өмәсендә катнаштылар. Уңышның бик мулдан булуы барыбызны да шатландырды.
-
15 нче сентябрь-ТВБ туган көне! 15.09.2015
Татарстан Варислары Берлегенең 15 нче сентябрьдә туган көне. Бу барлык варислар өчен көтеп алынган көн. Бүген мәктәптә 5 нче сыйныф укучыларын "Таң" балалар оешмасының Варислар сафына кабул итү тантанасы узды. Булачак варисларны төрле уеннарда, конкурсларда сынап карадылар, оешма законнарын белүләрен тикшерделәр. Барлык сынауларны үтеп, барлык сорауларга җавап биреп бетергәч кенә 5нче сыйныф укучылары яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар Берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгьдә бирделәр. "Көн саен игелек кылырга әзерме?" дигән сорауга " Без һәрвакыт әзер!" дигән җавап яңгырады.
-
"Котыру" авыруыннан сак бул! 15.09.2015
Буген безнең мәктәптә ГБУ "Сабинское РГВО" -"Саба район ветеринар берләшмәсе"нән килгән врач эпизотолог Гимадиев Ренат Габдельaхатович укучылар алдында чыгыш ясады. Ул "котыру" чире турында мәгьлүмат ззерләгән иде. Барлык укучылар да бу чыгышны бик игътибар белән тыңладылар. Бу авырудан саклану чаралары һәм бу авыруның хайваннарда күзәтелгән беренче билгеләре белән танышу бик мөһим иде дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Бәрәңге алу өмәсе 12.09.2015
Һәр ел фасылы үзенчә матур, көзне бер төрле төсләргә бай табигате, үзенчә моңсулылыгы өчен һәм мул уңышлары өчен яратабыз. Менә бүген дә мәктәп яны территориясендә, көзнең төп уңышы - бәрәнге алу өмәсе үтте. 8, 10, нчы сыйныф укучылары берничә сәгать эчендә бер бакча бәрәңгене җыеп та алдылар.
-
Мәрхәмәтлек – безнең күңелдә 10.09.2015
Балаларның күңелендә мәрхәмәтлелек тәрбияләү, кечкенә авылларда яшәүче өлкәннәргә мәдәният хезмәте күрсәтү, аларга кечкенә генә бәйрәм ясау, күңелләрен күтәрү максатыннан 9 сентябрь көнне түгәрәк җитәкчеләре, түгәрәкләргә йөрүче балалар белән, Түлешкә авылына бардылар. Өч ир-аттан гына торган гаиләгә яңа гына мичтән чыккан ризыклар, күчтәнәчләрен тапшырганнан соң , балалар белән “Тамчы булып тамабыз” дип аталган концерт программасы күрсәтелде. Балалар - Хаҗинур абыйларының агач эшләнмәләр эшли торган остаханәсен бик кызыксынып һәм сокланып карадылар, сораулар бирделәр. Хайруллиннар гаиләсе безне рәхмәтләр әйтеп, тагын килегез, - дип озатып калды.
-
"Яшә чишмә!" акциясе 09.09.2015
"Яшә чишмә!" акциясе кысаларында, 5-8 сыйныф укучылары Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылы чишмәләрен чистарттылар.
-
"Финанс грамоталылыгы көне" 05.09.2015
Бүген, 5 сентябрь көнне, "Финанс грамоталылыгы көне" кысаларында 9-10 сыйныф укучылары белән "Гаилә һәм дәүләт бюджеты" дигән темага дәресләр үткәрелде.
-
“Экстремизмга – юк!” 03.09.2015
3нче сентябрь көнне мәктәптә “Экстремизмга – юк!” дип аталган бердәм Республика дәресләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны соңгы вакытта барган вакыйгалар, “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре белән таныштырдылар. Һәр халыкны, аның традицияләрен, телен, динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Бөтенроссия ГТО һәм Тынычлык дәресләре 01.09.2015
1-11 сыйныфларда беренче дәрес – Бөтенроссия ГТО һәм Тынычлык дәресләре буларак үтте.
Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!